Выбрать главу

– Мин аңа бүген үк илтеп бирермен ошбу акчаларны, баһадир! Кулымда Коръән булса, Коръән тотып ант итәр идем.

– Кыланма, шамакайланма, – диде Җик Мәргән, сарык ботын кимерә-кимерә. – Коръән тоту өчен әүвәл сиңа аны укый белергә кирәк. Ә синең укуың, белгәнемчә, ташка үлчим.

– Анысы хак, – диде Мамак. – Ул имза куя да белми. Хәтта тамгасы да юктыр.

– Тамгам бар, Мамак! Әнә савытымда да, садагымда да.

– Куеп тор әле, Мамак, ул хәлне. Мине тыңлагыз: өченче көнгә, хәтта әйтергә дә куркыныч, хан кызы Назлыгөлне урларга китәбез!

Мамак сөяк кимергән җирдән шым булды, Артык исә ачкан авызын ябалмый торды.

– Ни, ни? – диде, ниһаять, Артык. – Ни дидең, баһадир?

– Хан кызы Назлыгөлне урларга барабыз, дим!

– Һе, – диде Артык, – һәй, хан кызын. Тотып ат койрыгына такмаслармы соң безне, баһадир?! Шул гына җитмәгән иде. Качкын булу гына җитмәгән, ат карагы булдым, инде хәзер хан кызын урларга… Йа Хода, кем өчен?..

– Сиңа соң барыбер түгелмени, Артык?

– Барыбер түгел, баһадир, барыбер түгел.

– Миңа калса, тәҗрибәң җитәрлек, җитмәсә, карак атын алдың. Ат урлау ни дә, кыз урлау ни хәзер сиңа…

– Алай димәс идем, баһадир! Барыбер түгел, – дип күтәрелде Артык. – Кыз урлау күңеллерәк, иллә соңы яман бетүе бар. Хан кызы ла!

– Кыз урлау, минем кара уемча, караклыкка керми. Киресенчә, мактаулы эш диясем килә, – диде Мамак.

– Яхшы әйттең, Мамак, бик матур әйттең… Йә, Артык, элдер атлар исәбенә. Атның берсен иясенә илтеп бирерсең, ә менә бу дүрт алтыныңа ияр-корал алып кайтырсың.

– Көпә-көндезме, баһадир?! Хан азатларына тап булсам?..

– Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сора. Явызлык кыла белгәч, җавабын да тота бел. Хуш, Артык!

Җик Мәргән амин тотты да куыштан чыкты. Шунда гына исенә төште: аларның өчесен дә шушы куышта куыра алалар иде ләбаса. Хан азатлары белән орышу түгел, сак та куя белмиләр. Әйе, ишләрен әрләргә түгел, үзен орышырга тиеш ул! Баһадир буларак, иң әүвәл үзе сак турында кайгыртырга тиеш иде! Ә аның гамендә дә юк. «Баһадирыбыз бул!» – дигәч, килеште тагын үзе. Адәм көлкесе! Ике азатлы баһадир! Чын баһадирда илледән артык җансакчысы була. Кәмит, бары кәмит.

– Артык, озак йөрмә, – диде Җик Мәргән җыена башлаган егеткә.

– Мамак та барса икән минем белән, баһадир?

– Нинди баһадир булыйм мин сиңа?

Мамак белән Артык янә күзгә-күз карашып алдылар.

– Шулай сөйләшкән идек ич инде, Җик!

– Нигә сиңа Мамак? Үзең генә барсаң?

– Мамак кеше белән сөйләшә белә, мин ике сүз әйтәм дә күтәрелеп бәреләм. Аннары Мамак күп нәрсәдән хәбәрдар. Әйтик, ул Шайтан каласында бакыр чыгарган, Урал якларыннан эремә таш ташыган. Агыйделнең салкын суында алтын юган кеше. Абаң Тубыкбайда азат булган. Күрмәгәне юк аның…

– Башыңа төшкәч, син дә өйрәнерсең, – диде Мамак. – Дөнья михнәт чиктерә белә ул.

– Бакырны кай тарафтан чыгардыгыз, Мамак?

– Бакыр базлары моннан ерак түгел, баһадир! Шайтан манарасыннан да төшеп була. Ләкин аннан йөрүче юктыр хәзер, әмир Хаҗи юлын бикләткән, диделәр.

– Тагын ни беләсең, Мамак?

– Борын-борын заманда, Таман ярымутравында һәм Тын елга буйларында яшәгән төрки болгарлар монда күчеп килгәч, Шайтан тавына манара күтәрәләр, күзәтү манарасы. Ләкин төрки болгарлар килгәнче үк инде биредә ниндидер мәҗүсиләр поты була. Төркие, чирмеше, ары, мукшысы, исүе, висүе шул потка корбан бирә торган булганнар. Ә бик борын заманда хәтта бала-чагаларын, угланнарын, аннары мал-туар корбан итә башлаганнар, ди, мондагы халык. Тәңреләре саф алтыннан булган, әйе, потлары инде, атнага бер аңа, имеш, җан иңгән һәм халык бик күп җыелган вә корбан биргән кичләрдә ил арасына чыгып, күзгә күренә торган булган, диләр. Шунда арадан берәүсенә кагылып китүе булган, шундук аны корбан иткәннәр, иң гаҗәбе, теге бичара һичнинди тавыш-тын чыгармаган. Моны миңа шул Шайтан манарасында көн күрүче кам сөйләде, ул еш кына безнең янга килеп, төрле тузга язмаганнарны сөйләп утырыр иде. Хәзер менә ничә ел инде камны күргәнем юк. Аны тыңласаң, баһадир, гел менә хикмәт инде, колакларың үрә торыр. Билләһи, дим, белмәгән нәрсәсе юктыр. Иртәгә яңгыр явасы икән – төп-төгәл әйтә. Хәтта кемнең кайчан үләсен дә әйтә торган иде. Албастылык кылуын күрсәң, шаккатмалы, әле ул кәҗәгә, әле атка, әле зифа кызга әверелә ала. Әкәмәт инде менә. Ә менә безнең арада берәү бар иде – Румнан килгән оста. Ул аңа ышанмый иде, шамакайланма, дип кенә җиффәрә иде. Минем күз алдымда зифа кыз түгел, шамакай басып тора, дип көләр иде. Олуг тимерче Әхмәт, ишеткәнегез бардыр, бәлкем, ул кам белән үтә дә дус иде. Оста Әхмәтне әмир Хаҗи Яңа каласына тархан итеп куйган, дип сөйлиләр. Ул оста Әхмәт тә хикмәтле кеше. Чуен коюны үзе ачты, ә углына серен әйтте. Хәзер Бәкер атлы углы Шайтан каласында чуен кайната, янында теге Рум остасы. Җәннәттә яшиләр, җәннәттә. Әмир уч төбендә генә йөртми үзләрен.