Выбрать главу

– Чуен кайната, хак. Анда йөздән артык кеше эшли, диләр. Җитешле яшиләр, имеш. Минем дә ишеткәнем бар, – диде Артык.

– Манараны, кергән бер кеше кире чыкмаслык итеп, оста Дәүран корып бирде, баһадир! Ул әллә ниткән төньюллары салдырды, аннары әллә инде бер сүздә булып, әллә чын-чынлап бар ташчыларны да кырып бетерделәр. Оста Дәүран калды әнә. Манараны төзеп бетергәч, Сәлим хан карарга килә һәм остага төньюлларын күрсәтергә куша. Теге аңардан барча ташчыларга да ирек дәгъва итә. Ханның ачуы чыга, җансакчыларына останы юлыннан алып ташларга куша. Остада әнә шул чуеннан кайнатылып, мең тапкыр суктырылып ясалган кылыч икән. Кылычы кылычка тиюе була, тегеләрнең кылычлары эреп төшә. Ахыр чиктә хан оста егеткә үзе ташлана. Ханның Дәмәшкъ осталары ясаган кылычы оста кылычына тиюе була, сына да оча. Шуннан оста манарадан чыга һәм ташчыларына: «Коралга!»– дип кычкыра. Китә орыш, суеш, чәнчеш. Шуннан кирмәнгә без килеп кердек. Яман бетте хәлләр. Әмма Сәлим хан барыбер останың башын чаптырмады. Ташчыларны кырдыртты, ә останы Бөек калага алып кайтып китте. Хан белән оста арасында ниндидер хикмәтле хәлләр бар, диләр. Имеш, оста бер тапкыр ханга: «Минем үлемем – синең үлемең!» – дигән икән. Шуннан бирле хан останы күз карасыдай итеп саклый, имеш. Ә менә кызын аңа урлап илтүгә әллә нигә ышанасым килми. Башы икеме әллә ул останың? Бу хәлне белсә, нишләтәчәк дип уйлыйсыз ул бичараны Сәлим хан?!

– Болгатма әле, Мамак! Болай да баш каткан. Сәлим ханны угланы әмир Хаҗи коткара, ә син ул вакытта әмирдә хезмәт итә идең.

– Итсә соң!

– Фетнәне оста түгел, ташчылар кузгата, ханның азатларын кыралар, шуннан соң гына сез килеп керәсез.

– Әмир Хаҗи барлык ташчыларның да башларын кистереп елгага ташлаткач, киттем мин аңардан. Мең ташчыдан бер ташчы да исән калмый, ә оста исән. Һәм әнә шул кешегә мин хан кызын урлап илтергә тиеш!

– Әйе шул, баһадир, мөмкин хәлме бу? – диде әле булса китә алмаган Артык.

– Бар инде, юлыңда бул, Артык!

– Киттем, киттем, баһадир!..

Артык агачлар арасына кереп югалгач, Мамак Җик Мәргән янына килеп утырды.

– Оста Дәүран турында чынлап та әллә ниткән хикмәтләр сөйлиләр, баһадир! Имеш, ул егет хан кызын сихерләгән икән. Ләкин мин моңа элек тә ышанмаган идем, хәзер дә ышанып җитмим. Мин шуны беләм: останың анасы Сәлим ханга икенче хатын булып килә, иллә күпме торса да, балага узмый. Хан тота да моны кол остасы Алпарга бирә. Башта хан бикәсе Туйбикә оста турында ишетергә дә теләмәгән, диләр. Аннары үзен күргәч, Аллага тапшырган, чөнки, имеш, шул төндә төш күргән. Төшендә исә шул оста Алпардан угыл тапкан икән. Ләкин төшендә тапса да, өнендә бу хәл тиз генә булмаган. Ул арада Сәлим хан кыпчак ханы кызы Зөбәрҗәткә өйләнә. Теге аңа берсе артыннан берсе ике углан табып бирә – Хаҗи белән Илһамны. Берничә ел үткәч, инде яңадан бала тапмам дип торганда, Зөбәрҗәт бикә ханга кыз бала таба – Назлыгөлне. Шул ук төндә, әйтсәм әйтим, теге остага кияүгә бирелгән Туйбикә дә бала таба – ир бала, атын Дәүран куштыра. Туйбикә камнан юраткан икән, ди, Аллаһы Тәгалә кемгә язган, имеш, хан кызын? Кам аңа: «Синең углыңа!» – дигән. Туйбикә үләр алдыннан угланын чакырып алган да: «Дәүран углым, төшемә керде, син хан кызы Назлыгөлгә өйләнерсең!» – дип әйтеп әйткән, ди. Шуннан соң оста егет хан кызына күз сала башлаган һәм тегене тәмам сихерләгән, ди. Хан кызы әле дә гел останы гына уйлый икән…

– Мамак, син кем? Хикмәт, мин сине гап-гади азат итеп кенә беләм, син чичән икәнсең бит, әллә соң хан шымчысымы?

– Мин чичән дә, шымчы да түгел, баһадир! Мин бары тик тыңлый беләм. Сөйләмим, тыңлыйм да тыңлыйм. Тыңлаган – акыл җыяр, сөйләгән – акыл сатар, ди. Мине башка нәрсә борчый әле. Хан кызын урларга баруыбыз акланамы, тозакка гына эләкмәбезме? Әмир Хаҗи гаиләсендә тәрбия алган, ир-егетләрдән бер дә ким орышмаган Бачман баһадир сеңлесенең хәйләсе түгел микән дим? Җик Мәргәннең үзе үк хан кулына килеп керүе бар лабаса!

Җик Мәргән дәшмәде. Чынын гына әйткәндә, ул үзе дә бу хакта уйлаган иде, мәгәр кызга шиген белдерәсе килмәде, хәзер исә, нияте чынга әверелә башлагач, моның янына Мамак та шиген белдергәч, Җик Мәргән шомлана калды. Шул ук вакытта белә иде, ул хан кызын урларга барыр, бармый калмас, чөнки Зәйтүнәгә вәгъдә итте. Ә ул ирдәүкә кыз менә ничә көн инде аның күз алдыннан китми дә китми. Әгәр дә мәгәр Зәйтүнә күктән йолдыз алып бирергә кушса, аны да алып бирер иде кебек. Әнә шундый халәттә иде Җик Мәргән. Шуңа ул Мамакка дәшмәде. Дәшкән, бер откан, дәшмәгән – ике. Ләкин ул шуны да аңлый иде: азатына ни булса да әйтергә тиеш, иң яхшысы чынын, мыскалын да яшерми. Мамак белергә тиеш: кая, ни өчен бара һәм кем белән. Бәхәссез, Зәйтүнә туташның нияте ихлас булса, кызы югалу белән, хан аны эзләргә керешер. Моның өчен бөтен гаскәрен аякка бастырыр, чат саен сак куяр, иллә үзенекен итәр – урланган кызын табар. Кыз табылгач, барысы да ачыкланыр һәм Җик Мәргән үз гомерен дар агачында бетерер. Кызы югалуга, Сәлим хан угланнарын дәшеп алыр, аларга да урланган кызын эзләргә кушар…