Выбрать главу

Назлыгөлне алар Яңа калага илтергә тиеш, ә бит әмир Хаҗи башкаласын шунда күчереп ята. Димәк, хан кызын, ягъни сеңлесен бер күрмәсә, бер күрәчәк. Кеше энә түгел, энәне дә тапкан кешеләр бар. Шулардан Таймас баһадир һәм Бачман баһадир. Сизенә, сизенә Җик Мәргән, Бачман баһадир белән аның күзгә-күз очрашасы бар әле. Ләкин нинди сәбәпләр аркасында? Җик Мәргәнне качкын буларак тотармы Бачман баһадир, әллә кыз урлаучы итепме? Ни генә булмасын, Бачман баһадир белән ул очрашыр. Ә инде Зәйтүнәнең сүзләрендә хаклык ятса, Җик Мәргән үзе үк Иске Казанга барыр. Барыр да абасыннан Зәйтүнәнең кулын сорар. Йолып калырмы Бачман баһадир, әллә сеңлесеннән дә һәм барысыннан да мәхрүм итеп, Сәлим ханга илтеп тапшырырмы?

– Хан кызын урларга мин берүзем булса да барырмын, Мамак!

– Хан кызын урлау ил өстенә төшкән афәт булыр, баһадир. Шигем бар, Җик Мәргән! Кыз урлауны Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәк оештырмады микән? Абыйсыннан үч алырга иткән булса? Ямак хан кызына өйләнсә дә, бабасы тегеңә җир-су бирсә дә, кеше сүзенә ышансак, Мөхәммәтгалимбәк һаман Болгар тәхете турында хыяллана икән.

– Ике туган арасына кереп булмастыр, Мамак! Алар тәхет өчен, без синең белән ирек өчен көрәшәбез. Мине бирегә ирек китерде. Мин бүген берәүгә дә буйсынмыйм, берәүгә дә бил бөкмим. Бачман баһадир кулына эләгүем белән, кеше кешесе булачакмын. Бу йөгәнне мин абамда да кия ала идем.

– Кызларга вәгъдә бирү изге нәрсәдер, Җик Мәргән! Син Бачман баһадир сеңлесенә вәгъдә бирдең һәм аны, шул юлда егылып үлсәң дә, башкарып чык! Егет сүзе бер булыр! Куркак батырлар турында тарихка язмыйлар. Тарихка каһарманнар турында гына язалар.

– Килештек, Мамак! Барабыз! Язганы булыр. Ә хәзер, бар, атларны карап кил, ерак китмәсеннәр.

Ни ул ихтыяр көче? Моңа кадәр сораган булсалар, Җик Мәргән, ихтимал, тапталган сүзләр белән генә җавап бирер иде: тапкырлык, тәвәккәллек, батырлык. Әйе, бу сыйфатлар күп кешегә хас нәрсәдер. Ә ир-егеттәге ихтыяр көче ни? Кылыч-сөңге тотып Ватаның саклаумы, үлемгә каршы барумы? Әллә соң бөтенләй башка нәрсәме ул ихтыяр көче дигән ир-егет сыйфаты? Әйткән сүзендә торудамы, кирәк икән, туган ил һәм сөйгән зат өчен үз-үзен корбан итүдәме?

Әйе, Җик Мәргән аңа вәгъдә итте һәм, таш яуса да, хан кызын урлар, Яңа калага – Казандагы оста Дәүранга илтеп бирер. Йөрәкне капчык авызы итеп кысып бәйләп булмый. Ул аңа гашыйк, моның шулай икәнлегенә Җик Мәргән соңгы мәлләрдә генә инанды. Әйе, ул аны ярата. Болгардагы кызларның меңнән берсе яраткан кешесенә кияүгә чыга аладыр. Шуларның берсе – хан кызы Назлыгөл, икенчесе Зәйтүнә булса? Әйтик, ул моңа кадәр берәүне дә яратмаган һәм Җик Мәргәнне күргән дә гашыйк булган… Ләкин тәкәббер кыз егетнең батырлыгын сыный булса кирәк, хан кызы Назлыгөлне урларга куша. Егетнең ихтыяр көче моңа җитәрме, янәсе. Ул аны сайлады, үзенеке итәргә тели, әмма башта сынап карыйдыр. Бик ихтимал ич! Әйе, Бачман баһадир сеңлесе ни кушса, шуны кылыр хәлдә ул бүген. Кыядан ташлан дисә, ташланыр. Хан кызын урла дисә, урлар, гәрчә тегене дә, моны да эшләргә күңеле тартмаса да. Оста Дәүран – хан колы, Назлыгөл – хан кызы. Икесе ике ярда басып сөйләшергә дә хаклары булмаган затлар. Җик Мәргән ике көннән аларны кавыштырыр. Моны аңа Бачман баһадир сеңлесе кушты. Ачуы да килә Җик Мәргәннең тәкәббер кызга, шул ук вакытта ул кушканны кылмый тынычлана да алмастыр, күрәсең.

– Атларны таптым, баһадир, болынга чыгып баралар иде, – диде Мамак, куышка керә-керә.

– Карале, Мамак, мин – сарайда белем алган кеше. Бачман баһадир сеңлесе безгә качкын атын такса да, ул көнгә калганыбыз юк ич әле. Сәлим хан дошманым түгел, абам да. Хан кызын урлау игелекле эш булырмы икән?

– Күр инде, Җик Мәргән әйтәме моны? Баһадир мәргәнме?! Аның башына хан белән абасы мең алтын вәгъдә иткәннәр, ә ул, «ай-һай, гөнаһ кылмагаем!» дип үкенеп-икеләнеп утыра. Хан алдына тотып китерсәләр, кызганыр микән ул сине? Аягыңнан агачка асып, аю-бүреләргә ботарларга калдырмас микән? Син инде, баһадир, икеләнеп маташма. Икеләнгән бер откан, тәвәккәлләгән – ике, диләр.

– Куй, куй, Мамак! Ышандырдың! Егет икәнсең, рәхмәт!

– Оста Дәүран кол, имеш. Ул кол дигән халык башкалардан киммени? Әйтик, синең белән миннән? Аларда да йөрәк бар, күңел. Хан кызы Назлыгөл гүзәлләрнең гүзәледер, ә оста Дәүран осталарның остасыдыр. Ул ясаган бизәкләрнең җаннары гына юк, ди. Хан үзе аның эшен көннәр буе карап йөри икән, диләр. Без Дәүранга игелек кылабыз, Җик Мәргән! Хыянәт итмибез ич! Хыянәт итсәк икән ул! Изге эшкә барабыз, баһадир! Кеше йөрәгендәге сагыш-михнәткә дәва табарга җыенабыз лабаса! Куанасы ит Ходай безгә Бачман баһадир сеңлесен җибәрүгә. Кая вә кемгә барып баш төртергә белми йөргән чагыбыз. Хәзер әйдә чыгып кара, мин сиңа сөенче китердем. Әйдә, әйдә, тизрәк!