Выбрать главу

– Ни тагын, Мамак?

– Башта чыгып күр, Алла бар ул, бар, баһадир!

Алар икесе дә куыштан чыктылар. Алан уртасындагы ак атны күрде дә Җик Мәргән таң калды, сораулы күзләре белән Мамакка текәлде.

– Мамак, бу ни дигән сүз? Бу бит…

– Сиңа, баһадир, Зәйтүнә туташ калдырып китте. Хан кызын урларга шушы атта килсен, диде.

– Нигә мине дәшмәдең, нигә әйтмәдең?!

– Син тыңлый беләсең, миңа ярамый. Әйтергә кушмады, менә ни өчен әйтмәдем. Миңа калса, баһадир, ул кыз сиңа гашыйк булгандыр. Ат башына ат китереп китү генә түгел бу, мәхәббәтен шулай сиздерүедер.

Җик Мәргән азатына җавап бирмәде, бүләк ителгән атка таба омтылды. Ат башта чит кешедән ятсыныбрак торды, иллә Җик, атларның телләрен белмәсә дә, аларга йомшак итеп дәшә белә, бик тиз ышанычын яулый торган иде. Ул әкрен генә толпар янына килде дә ял астыннан сыйпады, сөйләнә-сөйләнә муеныннан сөйде, колак артын кашыды. Ат, пошкырып, башын чайкап куйды да, ашарга ирек бир дигәндәй, үлән чемченергә тотынды.

– Бәйрәм ашы кара-каршы гына булды бу ат, Мамак! Үз атымны Артыкка бирергә туры килердер.

– Артыкка түгел, атны сиңа атап бирде, аннары безгә һәрберебезгә җайдак ат кирәк, баһадир! Менә синең җайдак атың булды.

– Анысы җайланыр, Мамак! Тагын ни диде туташ? Киләм димәдеме?

– Менә анысын әйтмәде, баһадир! Иллә килер ул болай булгач, килер.

– Күрәзәлек итәсең. Үзе белән әмир азатларын алып килсә?

– Менә анысы булмастыр, баһадир! Мәхәббәт малга сатылмый. Күңелем белән сизәм, ихластан йөри ул кыз бала.

– Димәк, Мамак, хан кызын безгә урларга Ходай үзе кушкан булып чыга.

– Әгәр дә мәгәр ошбу көннән Бачман баһадир сеңлесе синең өчен Хода үзе икән, кушкан булып чыга, баһадир!

27

Яңа каланы салып ятучы осталарның остасы Дәүран хан кызы Назлыгөлне күрде дә тәмам телсез калды. Кайдан?! Әлбәттә инде, Бөек каладан! Әмиргә корып яткан сарайны карарга килгәндер. Шулайдыр, әлбәттә. Сарай салынды дияргә була, рәхәтләнеп карый ала. Тик хан кызы нигәдер аның өенә килгән, аннары төн ич инде, караңгы төште, нинди сарай карау, ди. Җитмәсә, үз итеп елмая. Хан кызы артында басып торучы азатлар да самими елмаю белән елмаялар. Ханның җансакчыларыдыр. Кызын озата килгәннәр. Аның артыннанмы? Алай дисәң, бернинди дә хилафлык кылмады кебек. Җансакчыларда өмет юк, кыюлар, кансызлар: хан боерса, теләсә кемне кылычка алырга торалар.

– Сарайны карарга килдегезме? – дип сорады оста Дәүран.

– Сиңа килдем, ничек берүзең яшисең икән, – диде, ниһаять, Назлыгөл. – Сарайны карарга да.

– Күрдегезме соң?

– Күрдем. Бик ошый. Матур, мәһабәт, иркен! – диде хан кызы, башын чөя төшеп.

– Сәлам, оста Дәүран! – диде азатларның берсе. – Әллә танымый тора инде?

Дәүран аны шундук таныды.

– Таныдым, нигә танымаска, – диде оста. – Рәхим итегез, түрдән узыгыз! Хан мәргәне, сиңа әйтәм!

– Таныды, димәк. Менә нәрсә, оста! – диде Җик Мәргән, Дәүранның терсәгенә кагылып. – Хан кызы Назлыгөл синдә калып торыр. Сарай да әзер түгел икән әле.

– Миндә-ә?!

– Синдә, синдә, оста!

Җик Мәргәнне оста Дәүран чынлап та белә һәм күргәне бар иде. Әмма соңгы вакытта аның турында әллә нинди хәбәрләр сөйли башладылар. Имеш, абасыннан качып йөри икән, ә абасы белән хан мәргәнне эзли икән. Кыскасы, хан мәргәне качкынга әверелгән, имеш. Абасы Тубыкбай хәтта энесе башына мең алтын вәгъдә иткән, дигән сүз дә ишетелде. Гайбәт кенәдер, юкса хан кызы белән остага килеп кермәс иде, җитмәсә, кич якта, караңгы төшкәч. Димәк, Җик Мәргән Сәлим ханның меңбашы, йә җансакчысы, ә бәлкем, йөзбашыдыр, кызын сакларга куелгандыр…

– Кичерә күр, Җик Мәргән, мин бернәрсә дә аңламыйм. Ни бу? Ишек яры торучы азат кем? – Дәүран Җик Мәргәннең колагына иелә төште. – Хатын-кызга охшаган диюем.

– Күзең очлы икән, оста! Ул чынлап та хатын-кыз. Бачман баһадирның сеңлесе Зәйтүнәдер. Нишлисең, хәрбиләр киеме ярата. Назлыгөлне ул алып килде. Күңелеңә авыр ала күрмә тагын.

– Кәтиб Хафиз шәкерте Зәйтүнә Назлыгөлне миңа алып килдеме? Күрсәтергә?

– Куй әле шул гаҗәпләнүеңне. Зәйтүнә хан кызы Назлыгөлнең ахирәте. Назлыгөл аңа сиңа булган мәхәббәтен чишкән, һәм менә без монда…