– Ничек монда?! Бу бит, Җик Мәргән…
– Курыктың, оста! Шайтан манарасында хан җансакчыларына кылыч күтәрергә курыкмадың, ә монда котың алынды. Тиле беткән, хан кызы сине ярата һәм ул сиңа бөтенләйгә килде. Ишетәсеңме, ярата!
– Әйе, мин бөтенләйгә килдем, Дәүран! Бөтенләйгә! – диде хан кызы һәм егетләр ягына таба ымсынып куйгандай итте.
– Мөмкин хәлме бу, Назлыгөл, мөмкин хәлме?! Моның өчен иртәгә үк синең дә, минем дә…
– Нигә син болай куркакландың, Дәүран? Шайтан каласында баш күтәргәндә, берүзең бер көтү хан азатын куып йөргәнсең, диләр.
– Анда мин ишләремне якладым, Җик Мәргән!
– Монда мәхәббәтеңне якла!
– Мәхәббәтемне?!
– Әйе, ул сиңа килде, оста Дәүран, үзе килде! Ник каттың, табын хәстәрләр идең, ичмаса, – диде Җик Мәргән, хуҗаның иңенә кагылып. – Без юлдан килгән кешеләр. Хезмәтче малаең юкмыни?
– Юк. Мин үзем генә яшим.
– Зәйтүнә, – диде Җик Мәргән, – яле, өйгә хуҗа булыгыз! Кая, ризык-нигъмәтләрең бармы? Үзең дә булыш кызларга, оста!
– Юк, юк, мин үзем, сез кунаклар, – диде оста, кабалана төшеп.
– Андый эшне хатын-кызга тапшыру хәерлерәк булыр, оста! Катышма син аларга. Хәстәрләсеннәр.
Барысына да ышанырга була иде, әмма хан кызының үз янына качып килүенә һәм, үзе әйтмешли, бөтенләйгә килүенә… Җик Мәргән – хан җансакчысы, шаяртадыр әле. Шаяртмаган хәлдә… Ул турыда хәтта уйлавы да куркыныч иде.
Күп тә үтми, кызлар ир-егетләрне түр якка чакырып алдылар. Оста Дәүран хан кызына ояла-тартына гына күз төшергәләп алды. Ышануы кыен иде. Назлыгөлнең үз өендә утыруына ул һаман да ышанмый иде. Шук вә чая Җик Мәргән нидер уйлап тапкан һәм мәзәк итмәкче. Ләкин хәтәр уен иде оста Дәүран өчен. Барысы да табын тирәли утырыштылар, шау-шу килә-килә ашарга керештеләр, кызлар чәй көйләде, ризык турады.
Оста Дәүран уйланды, аз сөйләде, аның басынкы, юаш сыманрак тавышы сагышка тиң иде. Хәтта тел очына килгән сүзләрен дә әйтергә кыймый утырды. Фикер җебе хан кызы Назлыгөлдә, аның белән ике арада чәбәләнә, җавап эзли, таба алмый изалана иде. Мондый хәлне бит аның хыялында да күз алдына китерә алганы булмады. Дөрес анысы, сөйгәне турында төннәр буена уйланган, аның өчен егылып үләргә җиткән, һәр ясаган нәрсәсен, һәр төшергән бизәген аңа охшатырга тырышкан чагы бар иде. Аны күрергә теләү, һич югы, бер тапкыр булса да күзләренә сөеп карарга мохтаҗ булып яшә дә, берзаманны хан кызы кадәр хан кызы синең яныңа үзе килеп керсен, имеш! Менә генә ич Назлыгөл, менә генә: әле аскы иренен тешләп куя, әле кашлары калтырап китә. Оста егетнең уй-хисләре буасы ташырга торган елга суыдай болгана иде. Ул үзендә ниндидер уңайсызлану тоя. Шул ук вакытта ул аның янында көннең-көнозын булса да, сылу йөзен, күзләрен, һәр хәрәкәтен күреп, назлы тавышын тыңлап туя алмас бер халәттә иде ич. Дәүран хан кызы белән очрашу мизгелләрен күз алдыннан кичерде, әйе, шатлыклы мизгелләр иде алар, хан кызын күргән саен, күкрәгендә ике-өч көн буена мәхәббәт нуры эреп, кайнап йөрер иде. Назлыгөл ара-тирә көлемсерәп куя, елмайганда, аның йөзе тагын да гүзәлләнеп, тагын да нәфисләнеп китә. Оста Дәүран газаплы һәм татлы тәм тоеп, Назлыгөлнең күзләренә карады һәм кыз да, утка эләккән күбәләктәй, керфекләрен каккалап, аңа күз төшереп алды. «Йа Хода, чынмы бу, төшемә генә кермиме?!» – диде, чарасыз калып, Дәүран. Ул хан кызыннан башка берәүсен дә күрми, берәүсен дә ишетми иде инде. Сәламәт вә табигый мәхәббәт ләззәте бар нәрсәдән дә өстен, куәтлерәк һәм изгерәк икән.
– Дәүран, дим, Дәүран, сиңа әйтәм, әллә чукракландың инде?! – диде Җик Мәргән. – Шактый җитешле яшисең тагын үзең. Табыныңда да Аллага шөкер: казылык, корт, чәкчәк, көлчә, пәрәмәч, җиләк-җимеш, йөзем-өрек. Анысын кем китерә инде?
– Тархан тырыша. Ипле кеше, игелекле.
– Үзең игелекле булганга игелекледер, – диде Җик Мәргән.
– Җитешеп утырыгыз, барысыннан да, өрегеннән дә, хөрмәсеннән дә, кызлар, егетләр, сез дә! – диде, ниһаять, айнып киткәндәй, оста Дәүран.
– Күр әле моны, Назлыгөлем-былбылым, диген, җүләр беткән! Ул сиңа бөтенләйгә килде, һаман ышанмый тора инде әллә?..
– Килешерме соң алай, Җик Мәргән?
– Килештерербез. Бераз дөньялар тынычлансын, аннары никах укытырбыз.
– Мин сиңа чынлап та бөтенләйгә килдем, Дәүраным! – диде хан кызы Назлыгөл һәм йомшак кына егетнең кулына кагылды.
Дәүранның йөзенә кайнар кан йөгерде, борын очына тир бөрчекләре тибеп чыкты. Оста егетнең күңеле наз вә ләззи хис белән тулды. Иллә авызын ачып сүзен әйтә алмады. Ни әйтсә дә, чын булмас кебек иде. Ул талгын бер изрәткеч рәхәт тоеп утыра бирде.
«Мин сине шулкадәр сагындым, шулкадәр сагындым, Назлыгөлем! – дип уйлады ул, ни кылырга белми. – Сагындым, җанкисәгем, сагындым! Кичер мине, хәлеңнән килсә, әле булса ышанмый утырам. Бүген кичтән синең белән булсам, иртәгә үләргә дә ризамындыр…»