Выбрать главу

Тик алай дип әйтә алмады, бары тик:

– Назлыгөл, чынмы бу хәл, шаяртып кына маташмыйсызмы? Чын булган хәлдә мин ни кылырга тиеш? – диде.

– Атам мине эзләп тапса, кичермәс. Сине дә, мине дә. Мин беләм, абам әмир Хаҗи сине коллыктан азат итсә дә, син һаман атамның колчурасыдыр. Менә мин килдем хәзер сине азат итәргә— мәхәббәтем белән. Мин сиңа малай булып килдем. Без дусларым белән киңәштек инде, шау-шулар тынганчы, мин синдә малай булып хезмәт итәм. Иртәгә үк миңа малай киемнәре алып кайтасың. Шулаймы, Җик Мәргән?.. Зәйтүнә Җик Мәргәнгә кияүгә чыкты, никах укыттылар. Зәйтүнә ахирәтем килгәләп йөрер.

– Танысалар?

– Танымаслар! Хан кызының оста Дәүранда йомышчы малайбулып торуы кемнең башына килер. Каланы салып бетергәч, атам сиңа ирек бирер. Никах укытырбыз, Аллаһы Тәгалә боерган булса!..

Хәлләр чынга таба бара иде. Мәгәр Дәүран алдагысы турында уйларга курыкты. Аның янында әлегә кадәр уй-хыялында гына йөрткән хан кызы Назлыгөл. Һәм ул аңарда малай булып торачак. Әйтсәң, һичкем ышанмастай хәл, билләһи! Караңгы төшеп килгәндә килде дә керде. Килеп керде дә: «Калам!» – диде. Тәвәккәл иде хан кызы. Дәүран Назлыгөлнең кулын кысты. Хан кызының кулы йомшак, әмма чишмә суыдай салкын иде. Бу куркудан, куркудан гына дип уйлады Дәүран.

– Кем урлады сине, Назлыгөл?

– Җик Мәргән, аның ишләре, ахирәтем Зәйтүнә.

– Алар кайда соң?

– Сакта, оста Дәүран, сакта! Безне монда берәү дә күрергә тиеш түгел.

– Назлыгөлне урларга Зәйтүнә котыртты, Дәүран! Рәхмәтең аңа әйт, – диде Җик Мәргән. – Йә, безгә китәргә вакыт, Зәйтүнә! Никах укып кавышсагыз, хан кызының туен бергә итәрбез. Ә әлегә Назлыгөлнең исемен онытып тор. Исемне аңа Зәйтүнә бирер.

– Тансык атлы малай син, Назлыгөл! Ошыймы исем?

– Тансык?! Ул миңа чынлап та тансык, дусларым! – диде Дәүран.

– Димәк, килештек.

– Җик Мәргән, Зәйтүнә, сезгә булган рәхмәтемне…

– Кылынасы кылынды инде, оста! Кызны син алдың, мин бирдем. Хуш, хан кызы! – дип баш иде дә Җик Мәргән ишеккә таба юнәлде. Зәйтүнә ахирәтен кочагына алды, колагына нидер пышылдады, аннары кызлар битләрен биткә куештылар да саубуллаштылар. Ишек ябылды, өйдә тып-тын булып калды. Кеше булганда хан кызы да, Дәүран да үзләрен кыюрак, иркенрәк тоталар иде, үзләре генә калгач, нигәдер бер-берсенә күтәрелеп карарга оялып тордылар. Аннары хан кызы табынны җыештыра башлады, Дәүран аңа булышырга тотынды. Алар сөйләшмәделәр, ризык-нигъмәтләрне ашъяулыкларга төрделәр, куллары кулга тиеп киткәндә колак очларына кадәр кызарыштылар.

Шуннан соң Назлыгөл түр якка кереп китте, берүзе калган Дәүран гүя күккә ашты, йолдыздан йолдызга сикерде, болыттан болытка күчте. Назлыгөл түр яктан килеп чыкты һәм:

– Өй үзеңнекеме, Дәүран? – дип сорады.

– Үземнеке булмый, әйтәм бит, әмир рөхсәт итте. Киләсеңне белгән булсам, диварларыма аккош сурәтләре төшергән була идем. Беләсеңме, Назлыгөл, кичә мин сине төшемдә күрдем. Менә шул өйгә килеп кергән икәнсең дә түргә узарга кыймый торасың икән, имеш…

Дәүран кызның үзенә таба ымсынып куйганын күрдедә, кулыннан эләктереп алды һәм хан кызын зырылдатып әйләндерергә кереште. Озак әйләндерде, такмак әйтә-әйтә:

Болгар иле кызларыЧикләвекләр ашыйдыр.Идел суы язлардаЯрларыннан ташыйдыр.
Шәһри Болгар бодайлары,Татлыдыр күмәчләре;Шәһри Болгар гүзәлләре,Татлыдыр бикәчләре.
Шәһри Болгар манарасыСиксән баскыч менәседер;Анда менгән ирләрнеңКан сугышка керәседер.
Сарай сала ташчылар,Бал җыядыр балчылар;Хан кызына гашыйк булганДивана баш осталар…
Ханиямнең өедер,Назлыгөлнең көедер.Азат иткән колчурасыХан кызына сөенер…

– Төшер, Дәүран! Син сөенә тор, ә мин өеңне карыйм. Бир әле шәмеңне?!

Назлыгөл диварларга төшерелгән бизәкләрне карарга тотынды. Матур иде нәкышләр, төрле төсләргә дә буясаң. Әлбәттә инде, бизәкләрне аңа багышлап төшергәндер, һәр чәчкәгә җан өргән саен, аны күз алдында тоткандыр. Шулай ук булмаса да, шулай дип уйлавы рәхәт иде Назлыгөлгә. Сурәтләр бүлмәләргә тансык ямь бирә. Дәүран сөйгәне артыннан йөри, һәр сурәтне янә күздән уздыра. Хәтерли, өйне салгач һәм бар нәрсә дә әзер булгач, аның өен әмир Хаҗи үзе карарга килде. Кала-ил башы һәр сурәт вә бизәк янында туктап, озаклап карап торды. Ахыр чыгып киткәндә: «Хәзер өйләнергә дә була, күзең төшкән кызың булса, әйтерсең», – дип гүя фатиха бирде. Ә Дәүранның ул хакта уйлап та караганы юк иде, күңелендә гел Назлыгөл, башкаларны ул күрмәде дә, күрергә дә теләмәде. Назлыгөлдән башка хатын-кыз аның өчен юк иде. Бүген аның өчен күк капусы ачылды – хан кызы Назлыгөл үзе килеп керде. Күптәнге хыялы тормышка ашты, аның гына түгел, әнисенең дә хыялы. Анасы, мәрхүмә, дөрес әйткән булып чыга. Түшәктә ятканда, «Хан кызына өйләнерсең» дигән иде. Фәрештәнең «амин» дигән минутына туры китереп әйттеме әллә? Хак Тәгалә бар ич, хан кызы чынлап та аның өендә!