Выбрать главу

Оста Дәүран ишекне барып бикләде. Иртән иртүк какмый-шакымый кала тарханының килеп керә торган гадәте бар иде. Керми торсын әле. Яңа кала тиз үсә, төрле яктан халык күчеп килә, һәркайсы урын сорый, кала тарханы аларны башта оста Дәүранга җибәрә, өй зурлыгын аның белән килешкәч кенә, тархан теге яки бу урынны йорт салучыга бирә. Тарханның җитеп килгән өч кызы бар. Шуларның берсен оста Дәүранга кияүгә бирергә йөри иде. Тархан, остага белдерми генә, өй салучылардан кул очына ришвәт ала. Ул ничә тапкыр инде остага акча тәкъдим итте, әмма Дәүран якын да килмәде. Шуңа күрәмедер, тархан остага килүен ешлатты, хәтта бер тапкыр асрау кыз китергән иде, Дәүран аны алмады, малай булса, карар идем, дигән булды. Хәзер Назлыгөл: «Йомышчы малаең булырмын», – дигәч, Дәүран шул хәлне исенә төшерде һәм үзалдына елмаеп куйды.

Дәүран сүзсез генә Назлыгөлгә карап торды. Гүзәл иде хан кызы, шушы гүзәлне йомышчы малай итеп күз алдына китерүе кыен иде. Кем ягыннан алып килгәндер бу тамаша гүзәллекне Назлыгөл, иллә Болгарда хан кызына гашыйк булмаган егет табылмастыр. Күзләре гүяки кара йөземдер, кашлары карлыгач канатыдай кыйгачтыр, алтын төсендәге чәчләрен ике толымга үргән дә, бер толымын күкрәгенә төшергән, башында энҗеләр тезгән калфак, кулында зөбәрҗәт ташлар утырткан беләзек, бармакларында якут кашлы йөзек. Малай булса, боларның берсе дә калмас…

– Мин түр якта йоклармын, Дәүран! Ә сиңа урынны алгы якка җәярмен, – диде хан кызы, күзләрен күтәреп карарга оялып.

Дәүран сүзсез ризалашты. Ул көтәр, сабыр итәр. Килер бер көн, хан аңа да ирек бирер һәм шунда ул аңа өйләнер, никах укытырлар.

28

Икенче көнне иртән оста Дәүран сәүдәгәр кибетендә утыра иде инде. Оста егет ояла-тартына гына малайлыкка алган оланга кием-салым сорады. Күпне күргән сәүдәгәр оста егеткә ышанды да, ышанмады да, шул ук вакытта егеткә ышанмаслык та түгел иде. Хан колына малай тоту ярамый дигәннәре юк, тыелмый, тота бирсен. Кием ни ул, кием табылыр. Ихтирамга лаек оста кеше, калада корыласы өйләрнең сызымнарын әүвәл аңа күрсәтәләр. Урынны да ул билгели, зур биналарны да ул сыза.

Сәүдәгәр оста каршына, яшенә карап, малай-шалай өчен кием чыгарып өйде. Дәүран киемнәрнең үзе теләгәнен сайлады: түбәтәйне дә ошатты, бишмәт-күлмәкнең дә әйбәтрәген алды, сырманың да килешлесен тапты. Ләкин хан кызын ошбу сырмадан күз алдына китерү кыен иде. Сәүдәгәр иң соңыннан итекләр чыгарды һәм иң әйбәтен сайлап бирде. Җитмәсә, Дәүранның котын алып:

– Мондыйларны, беләсең килсә, туганкаем, хан кызлары гына киядер, – диде.

Инде Дәүран:

– Миңа бу киемнәр кызлар өчен түгел, малайга, йомышчы малайга кирәк, – дип аклана башлагач, хәйләкәр сәүдәгәр үзалдына елмаеп куйгандай итте һәм шуның белән оста егетнең янә бер котын алды.

– Нигә ул малай сиңа? – диде сәүдәгәр. – Малай тотканчы, өйлән. Хатынга җитә буламы, тот та өйлән, оста!..

Дәүран каушый калды, тизрәк китү җаен карады. Иллә сәүдәгәр кулыннан тиз генә ычкынып буламы?! Сатучы останың беләгенә үк ябышты.

– Тукта әле, ашыкма әле син алай, оста егет! Телисеңме, үзеңә алиһәдәй кыз табып бирәм? Бер кашык балдай инде менә, кабасы да йотасы гына. Мәшәкате булмас, яучы мәшәкатьләрен үз өстемә алам. Беләсеңме, кем кызы? Әнә күрәсеңме Болакның теге ягындагы яшел түбәле йортны? Кем йорты дип беләсең? Сәүдәгәр Бакыргали йорты. Дүрт кызы бар, дүртесе дә тутырган тавык кебек мөлдерәп торалар. Бигрәк тә икенчесе. Һай, бирсә бирер икән Ходай чибәрлекне хатын-кызга! Шуны күрсәм, ике-өч көн йокыдан калам, төшемә кереп интектерә, балакаем. Минем дә кызым бар иде, былтыр вафат булды. И җыладым, и җыладым инде үзе өчен, балакаем. Әнә шул кызыма охшаган, ике тамчы су инде менә. Яшьли киткән кыз бала бигрәкләр кызганыч икән, әй кызганыч! Акыллы, сабыр, тыйнак иде үзе. Менә шул кызның бирнәле сандыгы калды. Курыкма, курыкма, оста, мин аны кыйммәткә бирмәм. Ят кеше түгелсең, әмир остасы, даның кала өстеннән йөри. Күз өстендәге каш диярлек. Игелеген күр. Сандыгы-ние белән синеке, һәй, кем бар анда?! – дип кычкырды сәүдәгәр Кәримулла. – Монда чыгыгыз әле, минем янга, дим!

– Нәрсә, бай абзый? – дип йөгереп килеп җитте шактый таза гәүдәле егет.

– Түр өйдә мәрхүмәмнең сандыгы бар. Әйе, бирнәгә дигән. Ат җик тә шуны оста өенә илтеп куй. Кара аны, эленке-салынкы йөрмә, бер аягың монда, бер аягың анда булсын!