Выбрать главу

– Кирәкмәс иде, Кәримулла агай, яхшы түгел бит. Аннары минем янымда ул хәтле акча да юктыр, – дигән булды Дәүран.

– Акча нигә синдәй кешегә, син үзең алтын. Алабайдан аласың булсын. Бирерсең. Сабыр итәрмен. Илдән качып китәргә җыенмыйсыңдыр, шәт? Юкмы? Шулай булгач, Аллаһы Тәгалә язган итсә, иншалла, бирерсең бер. Әнә Әхмәт тарханның углы Бәкерне тапмыйлар, ди. Урал ягына эремә таш эзләргә киткән дә кайтмый да кайтмый икән. Хатыны лаф ора, йөкле, диләр. Берәүләр «Урыс юлбасарларына тап булгандыр» дип юрыйлар; икенчеләре «Илдән качкандыр» дип бара. Аңламассың бу дөньяны. Тик аны әмир Хаҗи барыбер табар, әмирнең кулы озын. Тели – Владимирга җитә, тели – Үргәнечкә. Үзе белән, – Кәримулла як-ягына каранып алды, – чуен кайнату серен алып киткәнме, ди. Әйе, лаф орырлык әмиргә. Илгә бер оста иде ич, син дә әнә шундыйлардан. Синдәен кешегә мал кызганыргамы! Кәримулла ла мин, әтрәк-әләм малчылары түгел.

– Бәкер Шайтан каласында, кайткан, беркая да качмаган, Кәримулла агай.

– Һе, гайбәт булды микәнни? Кем, ни, гайбәт сатучылар да күбәеп китте, заманын да әйтер идем инде…

– Мин аны кичә кич якта әмир белән күрдем, Кәримулла агай, Бәкер останы, дим!

– Һы, шулаймыни, аты коргыры, ни генә сөйләми бу сәүдәгәр халкы, әй! Сүз куертырга дисәң, безгә бир инде син аны, оста егет, сәүдәгәрләргә. Бәһасе, малай дигәнеңә, өч алтын булыр, оста! Сиңа кызгана буламы?! Менә бу йорт-каралтыларны салырга кем сызымнар ясап бирде? Син! Хак анысы, кала тарханы акчасын каерды каеруын, әмма үкенәсе юктыр, бер миннән генә алмый, ил белән. Аның каравы йортымны күр! Болак буенда. Иртәнге якта бакчамда сандугачлар сайрый. Тиздән менә бирегә таба кораблар керә башлар. Казып киләләр, Казан елгасын Кабан күленә тоташтырмакчылар. Әмиргә син киңәш иткәнсең, диләр. Хак, димәк, син. Йортым да кәттә булды, Болак буйлап кораблар да керә башласа, лафа булыр, оста! Аннары көт тә тор, Бөек кала сәүдәгәрләре бирегә таба агыла башлаячак. Бөек кала ни шәп булса да, бераз оттыра, су юлыннан ераграк, ә сәүдәгәргә иң әүвәл су юлы кирәк. Ни өчен гарәбе-чине, команы-урысы, угызы-әрмәне бирегә агыла дип беләсең? Монда таурның җиллесе, болгары, урысы, ары сату итә. Тиреләрнең затлысы, балларның татлысы, кызларның сылуы кемнәр кулында – төньяк сәүдәгәрләрендә. Менә, менә бу тирене кара син, кара, кара, җем-җем итә, көмеш тә көмеш, бу да көмеш, алтын бәһасе тора. Алып җибәр, әй, оста, киләчәк бичәңә!..

– Юк, юк, Кәримулла агай, булмастыр, миңа бернинди дә тире кирәкми, аннары минем хатыным да юктыр, өйләнмәгән әле мин.

– Өйләнерсең, ат аунамый, егет өйләнми тормый. «Кирәкми» дип кырт кисмә. Кемне алсаң да, хан кызын алсаң да, ярлы-ябагадан өйләнсәң дә, хатын-кыз хатын-кыз булып калыр. Хак анысы, башта аңа берни дә кирәкми, әмма тора-бара теге кирәк тә бу кирәк дия башлый. Ә инде синең холкың-фигылең, гадәтең-җаең белеп алдымы, юха җыландай кылана башлый: ни тели – шуны алдыра, ни тели – шуны эшләтә. Минем андый булмады әнә, Аллага шөкер, ә менә күрше Шакирҗан тап булды бер пәригә – өзми дә, тешләми дә, тик кабып тота, ди. Тукта, китәсең дәмени инде? Карале, әйбер-кара кирәксә, берәүгә дә туктама, туры үземә кил, синдәй кешегә күгәрчен сөте дә табармын. Шәйлисеңдер, миндә барысы да бар. Килә йөр, әйе, эзең суытма, ни кирәксә дә… Нигә соң әле үзеңә берни дә алмадың? Үзең тиздән өйләнәм дигән буласың? Өй-каралтылар салуда акыл иясе булсаң да, сату-алу эшендә сай йөзәсең икән ич, оста, дим! Ятсынма, өйләнмәгән дип торма, теләгән әйберең сайла да ал. Өйләнерсең бер. Йөгән салмый атны да дагаламыйлар. Болын – чәчкәсез, ир хатынсыз булмый. Чиләгенә күрә капкачы табыла аның. Ходай Тәгалә бик уйлап эш иткән. Бергә— бер. Тап-таман, димәк ки. Бүген Болгарда хатын-кыз күбрәк, ир-ат азрак икән, моңа бер дә Ходай Тәгалә гаепле түгел, ул аларны бермә-бер тигез ярата. Ә менә ир-ат сугышта үлә, дуамал кыланып аттан егыла, дәгъвалаша, тарткалаша, бүлешә, орыша, бәхәсләшә, ызгыша. Берни булдымы, кылыч-хәнҗәргә тотына. Ә хатын-кыз нишли берсе белән берсе килешмәсә? Һич югы, чәчкә ябыша, кая ул кылыч-хәнҗәр. Юк ул корал алар өчен. Сине дә бик каты орыша икән, диләр. Орыш! Чөнки син ир-ат. «Кол мин» дип торма, коллыктан да азат итәрләр, капкасына күрә кодасы да булыр, умартасы барның балы да булыр, ди. Хатын-кызның уе яман булса да, куены җәннәт, оста!

– Мин китим инде, Кәримулла агай?!

– Әйе, бар инде, бик ашыксаң, бар. Мин сине кеше җыелмасмы дип кенә тоткан идем. Хуш! Беләм, күп сөйләшәм. Безнең эштә сөйләшмәсәң дә кыен. Син әнә гелән авызыңа су капкансың, ә мин авыз дигән әгъзаны яба алмый интегәм. Ә хатын-кыз татлы сүзләр ярата, алдына килгән ашны ашамас, әмма татлы сүзне тыңлар. Телең кызганма син аңа. Керпе дә әнә сөйгәнен «йомшагым» дип ярата, ди, аю – «аппагым» дип. Ни әйткән шагыйрь шул хакта: