Выбрать главу
Үзең, Ходам, мине комнан яраттың,Оҗмахың вә җәннәт белән котырттың.Янә гөнаһ, язык диеп куркыттың.Кызлар миңа шәраб вә йөзем улды,Оҗмахың калдыр үзеңә, йа Раббым! —

дигән. Җәннәт инде ул, җәннәт хатын-кыз куеннары, оста! Әллә, мәйтәм, шәраб салып биримме үзеңә? Син аны бөтенләй тотмыйсың дамыни? Шәехтән куркасыңмы? Әллә син аларны тотмыйлар дип уйлыйсыңмы! Һай, кем бар анда, чыгарыгыз әле шәраб чүлмәген!

– Кирәкми, рәхмәт, Кәримулла агай, мин киттем!

Дәүран йөгерә-атлый урамга чыкты. Ул өенә йомышчыдан алданрак кайтып җитәргә тиеш иде. Күр әле бу шагыйрьнең сүзләрен, ничек итеп тапкыр әйткән: «Оҗмахың калдыр үзеңә, йа Раббым!». Чынлап та шулай түгелме соң? Назлыгөлнең килеп керүе булды, гүя күк капусы ачылды. Сарай сәүдәгәре Бикколга әйтергә булыр әле, алып кайтсын китаплар, булмаса, кәтиб Хафиздан үтенергә, җибәрсен берничә җыру дәфтәре. Кәтиб Хафиз төннәр буена китап укып утыра, диләр. Дәүран бер тапкыр аңардан сорарга да иткән иде, анасы ачуланыр дип курыкты. Укый-укый да тик торганда елап җибәрә икән. Назлыгөл дә белә микән шагыйрьнең бу юлларын? Сәүдәгәр белсен дә, хан кызы белмәсен, ди. Дәүранга уку такы-токы тиде, анасы аны кәтиб Хафизга төннәрен генә китерер иде. Кеше күрмәгәндә генә сабак бирер иде сарай кәтибе Туйбикәнең углына. Сабакны кәтиб Хафиздан шәм яктысында алды Дәүран, әмма алды.

Укырга-язарга, исәп-хисапларга өйрәнде, менә дигән сарайлар, биналар, өйләр күтәрә, ә менә яттан шигырьләр белми иде. Бүген аның бәхете аягына уралган чагы, ни кылырга белми йөри. Тик кичәле-бүгенле аны бернәрсә борчый башлады: никахны кем укыр? Кем кол егеткә хан кызын никахлаштырыр? Моңа бер шәех тә бармас, чөнки хан аны моның өчен ат койрыгына тактырыр, тереләй җиргә күмдерер.

Тимерче Әхмәт углы ясап биргән йозакны ачканда, кабат әнә шундый уй килде оста Алпар углы Дәүран башына. Ләкин эчтәге: «Дәүран, синме бу?» – дигән ягымлы вә үз булып килгән тавышны ишетте дә барысын да онытты, барысы да асты өскә килде. Ишекне ачты һәм бусагада яшьле күзләре белән үзенә карап торган Назлыгөлне күрде дә, ни кылырга белми, кызның аягына төште.

29

Вәзир Камай Владимир кенәзе Андрей Боголюбка буш кул белән генә барырга теләмәде. Сәлим хан киңәше белән, ул күптән түгел ислам диненә күчкән Апанайны да алырга булды. Апанай иң бай нәселдән – күчтемлеләрдән. Абыйсы Яким моннан өч ел элек Апанайны Болгарда – тимерче Әхмәттә калдырып китте. Яким сәүдәгәрнең бер Бөек калада гына җиде-сигез кибете бар иде. Апанай Яким абыйсының кибетләренә дә күз-колак булды, шул ук вакытта Әхмәттә тимер эшләренә дә өйрәнде. Апанайның әле монда, әле тегендә күренүенә шаккатмадылар, шулай да вәзир Камай күптән түгел генә муенына тавык тәпие тагып йөргән, аннары ислам диненә күчкән, тәресен йолкып алып елгага ташлаган Апанайга шикләнебрәк карый иде. Яким Күчтем Болгар сәүдәгәрләре белән тыгыз элемтәдә тора – товар ишләре. Товар ишләре арасына хәтта хан һәм кенәзләр дә керә алмый иде. Товар ишләре сугыш теләми, угланнарын сугышка җибәрмәскә тырыша. Кыскасы, сәүдәгәр халкы өчен сугыш яман нәрсә иде. Товар ишләре арасында ханнар да, вәзирләр дә, кенәзләр дә аңлап бетерә алмаган дуслык, бердәмлек бар иде. Сәере шул иде: товар ишләре төрлесе төрле дингә табына, иллә кыйблалары бер – тату яшәү, тыныч сәүдә итү, бер-берсен яклау. Муеныннан алтын тәресен йоклаганда да салмаган Яким, энесе Апанай мөселман диненә күчкәч, күтәрелеп бәрелмәде, «Син – басурман!» дип акырынмады, кул селтәп, китте дә барды. Вәзир Камай исә урыс Апанайның ихластан ислам диненә күчүенә ышанып җитми иде. Гомумән, хан һәм кенәзләр кебек, ул да сәүдәгәрләрне өнәп бетерми, гәрчә ил-дәүләт байлыгы күп очракта алардан булуын аңласа да. Сәүдәгәрләр арасында Болгарга килеп чалма кигән, Владимирга барып тәре таккан кешеләрне дә күргәне бар иде аның. Тора-бара вәзир Камай үзе дә бер нәрсәгә инанды: хикмәт дин-иманда түгел, вәгъдәсезлектә икән. Вәгъдәсезләрне яратмый иде вәзир Камай, гәрчә үзе бу өлкәдә бик үк тугры булмаса да.

Апанайны тылмач итәр өчен алмады ул, үзе дә урыс телен ару гына сукалый иде. Ул аны башка уй белән ияртте. Кенәз янына нинди дә булса сәбәп табып керү кирәк иде, керде исә сүз катарга тиеш иде. Кенәз Болгарда булган яман хәбәрне ишеткәндер инде. Баштан ук аңардан: «Епископ Габбасны кем үтерде?» – дип сорар. Эшне бик үк катмарландырмыйча, вәзир Камай: «Епископны үтерүчеләр һәм чиркәүгә ут салучылар арасында Апанай да булды», – диячәк. Ул гынамы, Апанай Күчтем Андрей Боголюбның каенише, ислам динен кабул итте, диячәк. Чиркәүгә ут салуга һәм епископны үтерүгә ышанмаса да, Апанайның мөселман диненә күчүенә ышаначак иде кенәз, чөнки вәзир Камай аның муенында тәресе юклыгын белә. Кенәз моны тикшерергә кушар, һәм ул әйткән хәл расланса, бөтен ачуын Апанайга юнәлтер, ә шәех мөридләре бер яктарак калыр. Изгелек игелексез булмый, кенәз Болгар ханы Сәлимне кичерер, үч алам дип йөрмәс. Вәзир Камай белә иде, кайчандыр Юрий Долгорук Яким белән Апанайның атасы олуг сәүдәгәр, Мәскәүтин утары булган Степан Күчтемне үтерә, кызы Улитаны Андрей угланына кияүгә алып кайта. Иллә Улита кенәзне яратмый. Кем инде атасын үтергән нәселне яратсын ди! Шуннан соң Андрей Боголюб Сәлим ханның сеңлесе Рокыяга өйләнә. Олыгаеп киткәч булса да, Кияүкала тәхетенә барып утырган Юрий Долгорук угланын Суздальга кайтарып җибәрә. Андрей кенәз Суздальга тукталмый, башкаласы итеп Владимирны сайлый һәм чиркәү өстенә чиркәү күтәрә башлый. 1157 елда май аеның унбишенче төнендә кияүкалалылар Юрий Долгорукны агулап үтерәләр. Олуг кенәз хокукын чиркәү әһелләре дә, бай сәүдәгәрләр дә Андрей Боголюбка йөклиләр. Андрей кенәз Кияүкала тәхетенә ашыкмый, Владимирда кала. Монда епископ итеп Константинополь тарафыннан расланган Феодорны күтәрә. Кенәзнең максаты изге була: ул чиркәүләр башын Владимирга күчерергә тели. Иллә кенәз күпме генә үзенең яраткан епискобын якламасын, 1169 елда аны кылган гөнаһлары өчен Кияүкалага чакыртып алалар да җәзалап үтерәләр. Чиркәү әһелләре халыкны, байларны Андрей кенәзгә каршы котырта башлыйлар. Кенәзгә митрополиттан баш тартырга туры килә. Шуннан күп тә үтми, Болгар епискобы Габбасны үтерәләр һәм чиркәүгә ут төртәләр. Әйе, ачуы чыгарлык була Андрей Боголюбның һәм бар нәрсәдән дә хәбәрдар вәзир Камай кенәздән бер дә юкка гына курыкмый иде, әлбәттә. Иң әүвәл кенәзнең вәзир Камайны кабул итмәве бар иде. Борчылырлык та, уйланырлык та иде вәзиргә. Сәлим хан аңа кисәтеп куйды: ничек кенә булса да, күңелсез хәлне йомып калырга, кенәзгә бүләкләрне кызганмаска. «Сакалың белән җир себер, мәгәр кенәзне юатмыйча кайтма!» – диде. Сәлим ханның урыс кенәзләре белән бер дә сугышасы килми иде. Һәр сугыш саен ул ниндидер каласын, ниндидер биләмәсен югалтты. 1164 елда, мәсәлән, кенәзнең атасы Юрий Долгорук Болгарның зур сәүдә каласын тартып алды. Хак анысы, Базар кала бер аныкы гына түгел иде, азмы-күпме ясакны Болгар тарханнары җыя иде. Хәзер әнә кенәз кешеләре, ягъни тиуннары җыя. Сәлим хан Владимирдагы хәлләрне белеп торырга тели иде, ә ул хәбәрне бары тик вәзир Камай гына алып кайта ала. Вәзире дүрткә ярылыр, әмма үз дигәненә ирешер. Камайның әле булса хәтерендә: 1172 елда кенәз сәүдә каласын бөтенләй үзендә калдыру нияте белән Болгарга яу оештыра. Иллә соңгы мәлдә генә үзе килми. Угланы Мстислав дружинасы белән Городец каласында атасын көтеп тора-тора да воеводы Борис Жидислав белән Болгарга яу кузгала. Алар Болгар җирләренә үтеп, алты авылны, берничә утарны талыйлар һәм яндыралар. Гадәти булмаган кышкы көннәрдә яу килә владимирлылар. Аларның яу килүен ишеткәч, болгарлар, алты мең тирәсе гаскәр җыеп, дошманны куа чыгалар. Владимирлылар тәртипсез рәвештә кача башлый. Сүрә елгасын чыкканда, кенәз Мстиславның аты боз астына китә, көч-хәл белән котылып калган яшь кенәз кайтып озак та тормый вафат була. Күп тә үтми, Андрей кенәзнең икенче угланы Изяслав та дөнья куя. Олуг кенәз янында бердәнбер угланы Георгий кала. Вәзир Камай белә: уңышсыз яуның башы кенәзбикә Рокыяда һәм бай сәүдәгәрләрдә. Рокыя да, бай сәүдәгәрләр дә Болгар белән сугышырга теләми, олуг кенәзнең угланына ярдәмгә килмәве дә шуннан була. Моның өстенә 1173 елда Галич кенәзлегендә булган яман хәбәр Владимирга килеп ирешә – Китан кенәзнең апасы Ольга угланын ала һәм ире кенәз Ярославтан китеп бара. Сәбәбе болай була: кенәзнең сөяркәсе Анастасия угыл бала таба. Кенәз уйнаштан туган баланы якынрак күрә. Галич байлары бу хәлгә баш күтәрәләр, кенәзнең сөяркәсен утта яндыралар, углын төрмәгә ябалар, кенәзне кулга алалар, аның дружинасында хезмәт иткән кыпчакларны тураклап ташлыйлар. Иленнән качып киткән кенәзбикә Ольганы шуннан гына чакырып кайтаралар. Ольга – кенәз Андрейның иң яраткан апасы. Узына башлаган Галич байларын, Кияүкала куштаннарын барып акылга утыртасы иде дә – әллә нигә кул җитми. Атасы аларны тату яшәтер иде. Баш бирмәгән кенәзләрнең кайсына яу чапты, кайсы белән тәре үбеп килеште, кайсының башын кистерде. Ә менә атасы Юрий Долгорук урынына олуг кенәз булып калган Андрей Боголюб һични кылмый, нидер көтә, нидер өмет итә. Владимирга мөстәкыйль митрополит булдыру нияте дә барып чыкмады, ул са