Выбрать главу
а булды», – диячәк. Ул гынамы, Апанай Күчтем Андрей Боголюбның каенише, ислам динен кабул итте, диячәк. Чиркәүгә ут салуга һәм епископны үтерүгә ышанмаса да, Апанайның мөселман диненә күчүенә ышаначак иде кенәз, чөнки вәзир Камай аның муенында тәресе юклыгын белә. Кенәз моны тикшерергә кушар, һәм ул әйткән хәл расланса, бөтен ачуын Апанайга юнәлтер, ә шәех мөридләре бер яктарак калыр. Изгелек игелексез булмый, кенәз Болгар ханы Сәлимне кичерер, үч алам дип йөрмәс. Вәзир Камай белә иде, кайчандыр Юрий Долгорук Яким белән Апанайның атасы олуг сәүдәгәр, Мәскәүтин утары булган Степан Күчтемне үтерә, кызы Улитаны Андрей угланына кияүгә алып кайта. Иллә Улита кенәзне яратмый. Кем инде атасын үтергән нәселне яратсын ди! Шуннан соң Андрей Боголюб Сәлим ханның сеңлесе Рокыяга өйләнә. Олыгаеп киткәч булса да, Кияүкала тәхетенә барып утырган Юрий Долгорук угланын Суздальга кайтарып җибәрә. Андрей кенәз Суздальга тукталмый, башкаласы итеп Владимирны сайлый һәм чиркәү өстенә чиркәү күтәрә башлый. 1157 елда май аеның унбишенче төнендә кияүкалалылар Юрий Долгорукны агулап үтерәләр. Олуг кенәз хокукын чиркәү әһелләре дә, бай сәүдәгәрләр дә Андрей Боголюбка йөклиләр. Андрей кенәз Кияүкала тәхетенә ашыкмый, Владимирда кала. Монда епископ итеп Константинополь тарафыннан расланган Феодорны күтәрә. Кенәзнең максаты изге була: ул чиркәүләр башын Владимирга күчерергә тели. Иллә кенәз күпме генә үзенең яраткан епискобын якламасын, 1169 елда аны кылган гөнаһлары өчен Кияүкалага чакыртып алалар да җәзалап үтерәләр. Чиркәү әһелләре халыкны, байларны Андрей кенәзгә каршы котырта башлыйлар. Кенәзгә митрополиттан баш тартырга туры килә. Шуннан күп тә үтми, Болгар епискобы Габбасны үтерәләр һәм чиркәүгә ут төртәләр. Әйе, ачуы чыгарлык була Андрей Боголюбның һәм бар нәрсәдән дә хәбәрдар вәзир Камай кенәздән бер дә юкка гына курыкмый иде, әлбәттә. Иң әүвәл кенәзнең вәзир Камайны кабул итмәве бар иде. Борчылырлык та, уйланырлык та иде вәзиргә. Сәлим хан аңа кисәтеп куйды: ничек кенә булса да, күңелсез хәлне йомып калырга, кенәзгә бүләкләрне кызганмаска. «Сакалың белән җир себер, мәгәр кенәзне юатмыйча кайтма!» – диде. Сәлим ханның урыс кенәзләре белән бер дә сугышасы килми иде. Һәр сугыш саен ул ниндидер каласын, ниндидер биләмәсен югалтты. 1164 елда, мәсәлән, кенәзнең атасы Юрий Долгорук Болгарның зур сәүдә каласын тартып алды. Хак анысы, Базар кала бер аныкы гына түгел иде, азмы-күпме ясакны Болгар тарханнары җыя иде. Хәзер әнә кенәз кешеләре, ягъни тиуннары җыя. Сәлим хан Владимирдагы хәлләрне белеп торырга тели иде, ә ул хәбәрне бары тик вәзир Камай гына алып кайта ала. Вәзире дүрткә ярылыр, әмма үз дигәненә ирешер. Камайның әле булса хәтерендә: 1172 елда кенәз сәүдә каласын бөтенләй үзендә калдыру нияте белән Болгарга яу оештыра. Иллә соңгы мәлдә генә үзе килми. Угланы Мстислав дружинасы белән Городец каласында атасын көтеп тора-тора да воеводы Борис Жидислав белән Болгарга яу кузгала. Алар Болгар җирләренә үтеп, алты авылны, берничә утарны талыйлар һәм яндыралар. Гадәти булмаган кышкы көннәрдә яу килә владимирлылар. Аларның яу килүен ишеткәч, болгарлар, алты мең тирәсе гаскәр җыеп, дошманны куа чыгалар. Владимирлылар тәртипсез рәвештә кача башлый. Сүрә елгасын чыкканда, кенәз Мстиславның аты боз астына китә, көч-хәл белән котылып калган яшь кенәз кайтып озак та тормый вафат була. Күп тә үтми, Андрей кенәзнең икенче угланы Изяслав та дөнья куя. Олуг кенәз янында бердәнбер угланы Георгий кала. Вәзир Камай белә: уңышсыз яуның башы кенәзбикә Рокыяда һәм бай сәүдәгәрләрдә. Рокыя да, бай сәүдәгәрләр дә Болгар белән сугышырга теләми, олуг кенәзнең угланына ярдәмгә килмәве дә шуннан була. Моның өстенә 1173 елда Галич кенәзлегендә булган яман хәбәр Владимирга килеп ирешә – Китан кенәзнең апасы Ольга угланын ала һәм ире кенәз Ярославтан китеп бара. Сәбәбе болай була: кенәзнең сөяркәсе Анастасия угыл бала таба. Кенәз уйнаштан туган баланы якынрак күрә. Галич байлары бу хәлгә баш күтәрәләр, кенәзнең сөяркәсен утта яндыралар, углын төрмәгә ябалар, кенәзне кулга алалар, аның дружинасында хезмәт иткән кыпчакларны тураклап ташлыйлар. Иленнән качып киткән кенәзбикә Ольганы шуннан гына чакырып кайтаралар. Ольга – кенәз Андрейның иң яраткан апасы. Узына башлаган Галич байларын, Кияүкала куштаннарын барып акылга утыртасы иде дә – әллә нигә кул җитми. Атасы аларны тату яшәтер иде. Баш бирмәгән кенәзләрнең кайсына яу чапты, кайсы белән тәре үбеп килеште, кайсының башын кистерде. Ә менә атасы Юрий Долгорук урынына олуг кенәз булып калган Андрей Боголюб һични кылмый, нидер көтә, нидер өмет итә. Владимирга мөстәкыйль митрополит булдыру нияте дә барып чыкмады, ул сайлап куйган һәм үз белдеге белән епископ дәрәҗәсенә ирештергән Феодорны төп йорттагы дин әһелләре Кияүкалага чакырып алып җәзалап үтерделәр. Ясак җыярга дип җибәргән вәкиле Михәйне, сакалын кыркып, корсагы җиргә тигән карт биягә атландырып, мыскыл итеп җибәрәләр. Әнә шуларның барысыннан соң Андрей Боголюб кенәз тәвәккәлли: 1174 елда, ата-бабаларыннан калган төп йортны янә кулга алу нияте белән, заманына карата тиңе булмаган гаскәр туплап, Кияүкалага яу кузгала. Иллә юл өстендәге Вышгород каласын да ала алмыйча, шактый гаскәрен югалтып, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Яуда катнашкан байлар, дин әһелләре бу хәлгә ачыктан-ачык канәгатьсезлек белдерәләр. Әмма кенәз берәүне дә тыңламый, берәү белән дә киңәшми, кире борыла. Владимирга кайтуга, хатынын да күрмичә, туры утарына китә, хәтта каласында булган Болгар илчеләрен кабул итүдән дә баш тарта. Болгар илчеләрен кенәзнең тиуны кабул итә.