Менә шунда инде аңа вәзир Камай Яким бай энесе Апанайның ислам диненә күчүе хакында әйтә. Тиун бу хәбәрне шундук кенәзгә җиткерә. Яудан тәмам кәефе кырылып кайткан Андрей кенәз Апанайны тотарга һәм чиркәү каршындагы мәйданда дар агачына асарга боера. Боерып кына калмый, тиунына бу хакта фәрман язып бирә. Фәрманны Яким бай кияве Пётр күреп кала. Ә Апанайны иртәнгә кадәр төрмәгә ябып куялар.
Бу хәл Яким Күчтем бай кияве Пётрның туган көнендә була. Кенәз янына Пётр туган көнен уздырырга Владимирның иң куштан байларын чакыра. Җәйнең матур көне була. Кунаклар арасында кенәзнең келәтчесе Анбал да бар, әлбәттә инде, иң түрдә Пётрның бабасы Яким утыра. Яким Күчте дәрәҗәле, абруйлы, кенәзгә якын байларның берседер. Аны барысы да тыңлыйлар, ихтирам итәләр.
Ашап-эчеп, бераз төшереп алгач, дөнья хәлләре турында сөйләшү китә. Кем генә сүз башламасын, тел очы кенәз Андрейга, аның Кияүкалага барганда уңышсыз беткән явына, кияүкалалылар тарафыннан мыскыл ителгән кенәз вәкиле Михәйгә барып төртелә. Барысы да Андрей кенәзне гаепли. Атасы мәрхүм Юрий булса, бу көнгә калмас идек, дигән тавышлар да ишетелә. Шунда байларны тагын да котырту нияте белән:
– Ул менә иртәгә минем каенагам Апанайны дар агачына асарга фәрман бирде, берсекөнгә берәм-берәм безне астыра башлар. Эшләр шуңа таба бара, байлар! – дип сикереп тора Пётр. – Бабай, бабай, атаңның Мәскәүтин утарын кем тартып алды, кем Улитаны мыскыл итеп куып җибәрде? Улита кайда, кем белән яши? Дәшмисең?! Кем Степан Күчтемнең башына җитте? Шул ук нәсел түгелме? Юрий Долгорук атаңның башына җитсә, бусы безне юк итәр. Кайчанга кадәр байларны санга сукмый үзбаш хөкем итеп яшәр бу кенәз?! Мәскәүтин утарына кирмән сала башлады. Үзенеке итмәкче. Ә утар хуҗаларыннан тизрәк котыласы килә – Апанайны астыра, иртәгә Якимне! Әйтегез әле, байлар, кайчанга кадәр баш иеп яшәргә бу кенәзгә?!
– Утыр, утыр әле, кияү! – дип сикереп тора Яким Күчтем. – Хак әйтәсең, кияү, атабыз Степанның утарын Юрий кенәз тартып алды, угланы Андрей кенәз аны кайтарды. Ни өчен? Улита хакына. Улита Андрейдан китте.
– Куды ул аны! Куды, бабай!
– Ярый, куды ди. Хәзер әнә энем Апанай башына җитмәкче. Анбал, әйт әле, ни диде кенәз Апанай хакында?
– Бөтен халык алдында дар агачына астырырга, диде.
– Ишеттегезме, ишеттегезме, байлар, кая таба бара эшләр?! Кенәз иртәгә минем энемне астырыр, аннары берәм-берәм безне. Сине, сине, сине, – дип төртеп күрсәтте Яким башын иеп утырган кайбер байларга. – Янә яудан ни кырып кайтты? Барыбыздан да гаскәр өчен акча җыйды лабаса! Кем кием, корал, ат-ияр алып бирде кенәзгә? Без түгелме? Кенәз дружинасында кем балалары? Безнекеләр! Әйт, Анбал, тагын ни диде кенәз? Ни дип янады байларга, үзен ашатып-эчертеп, дружинасын тулыландырып торган байларга?..
– Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен әле, диде.
– Күрдегезме, күрдегезме, инандыгызмы инде, байлар, нишләтәчәк ул безнең һәммәбезне! Иртәгә, берсекөнгә! Без кемнән ким?!
– Анбал, ачкычлар үзең беләнме? – дип сорады Пётр, күтәрелә башлап.
– Ачкычлар минем һәрвакыт үзем белән, – диде Анбал, мактана төшеп.
– Беләбез, кенәз утарында. Янында кемнәр бар?
– Пажы Прокопий, берничә сакчы. Кенәзбикә килмәде, калада калды. Иртәнге якта килергә тиеш. Шулаймы, Анбал?
– Шулай сөйләштек, – диде Анбал, келәт ачкычларын челтерәтеп.
– Пётр кияү! – дип кузгалды Яким Күчтем. – Уең дөрес булса, кораллар бир. Барыбызга да. Галичлар баш бирмәгән кенәзләрен нишләттеләр, кияүкалалылар Юрийдан ничек котылдылар?! Исегезгә төшеримме?
– Олуг кенәзне агулап үтерделәр.
– Без кемнән ким, кияүкалалыларданмы?! Шул сакауларданмы?!
Байлар барысы да беравыздан:
– Үтерәбез! – дип кычкыралар һәм, куркынып, күзгә-күз карашып алалар.