Выбрать главу

– Сакчыларны үзем юк итәм! – ди Пётр. – Корал миндә барыгызга да җитәрлек. Кузгалабыз!

– Кияү хаклы, без аны үтермәсәк, ул безне берәм-берәм, берәм-берәм юк итәр, – ди Яким һәм беренче булып урыныннан кузгала.

Кемдер аны тыярга итә:

– Җәмәгать, байлар, халык ни әйтер, халык! – дип туктатмакчы итә. – Кенәз ич, кенәз!

– Халык – кара сарык. Без ия илгә, байлар, кенәзләр түгел. Байлык кем кулында?.. Кем исәбенә гаскәр тота кенәз? Синең байлыгыңа түгелме?..

– Сабыр, сабыр итик, җәмәгать! Башта уйлашыйк.

– Без уйлашканчы, ул уйласа, иртәгә үк безнең башларны кистерә башласа?! – дип күтәрелә бериш бай тегеңә каршы.

– Мин шуны беләм, байлар, – ди Яким Күчтем, – Андрей кенәз яшәмәскә тиеш. Йә ул, йә без. Новгородлылар кебек, кенәзне без үзебез сайлап куярга тиешбез. Үзебез! Сер итеп кенә әйтим, байлар, Ростислав кенәз дә, Всеволод кенәз дә безнең якталар…

– Хак Тәгалә бар ул, алай булгач, Яким бай! Әйдә безне! Кая коралларың, Пётр?.. Якимушка, без сиңа һәрчак ышана идек! Анбал, Анбал, бир ачкычларың Пётрга!..

Анбал теләр-теләмәс кенә ачкычларны Пётрга бирә. Байлар ябырылып аска төшәләр, коралланалар һәм кенәз утарына юнәләләр.

– Үлем, үлем Андрей кенәзгә!

Кенәз утары капкасында торучы сакчыларны Пётр белән Анбал чабып ташлыйлар. Эчке якта торучы кенәз пажы Прокопийны, эләктереп, авызын томалап, кул-аягын бәйләп, чоланга ябалар. Кенәзнең йокы бүлмәсе ачык. Анбал, кереп, шыпырт кына Андрейның изге Михаил бүләк иткән кылычын алып чыга, ләкин кисәктән уянып киткән кенәз, йокы аралаш булса да, нидәндер шикләнеп булса кирәк, ишекне бикләп куя.

Байлар беләләр, Андрей кенәз буйга зур булмаса да, киң җилкәле, таза бәдәнле кеше, корал белән гаять оста орыша, ә кенәзне үтерергә килгән байларның берсенең дә үләсе килми. Шактый гомер икеләнеп торалар. Ниһаять, Анбал сак кына икенче катка күтәрелә, иллә кодрәте җитми, кире төшә. Анбалны селкеп җибәрәләр, «килмешәк» дип сүгәләр. Яким бай белән Пётр кузгалалар, икенче катка күтәреләләр, тар коридор буйлап кенәзнең ятак бүлмәсенә таба атлыйлар. Бүлмә бикле. Пётр, кенәз пажы Прокопий тавышына охшатып, илбашы Андрейга дәшә: «Олуг кенәз, мин бу, мин, Прокопий», – ди. Иллә кенәз әллә йокламый, әллә Пётрның тавышын таный: «Прокопий, син түгел бит, кем анда?!» – дип дәшә. Башка чара калмый, Пётр артына әйләнеп байларга ишарә ясый, ә үзе ишекне каера башлый. Җыйнаулап ишекне бәреп керәләр һәм кенәзгә ташланалар. Кенәз изге Михаил бүләк иткән кылычына үрелә, әмма кылыч булмый, кулы бушлыкта эленеп кала. Шуннан беренче булып кергән Пётрны бөтереп алып астына сала, күкрәгенә тезен кадый, шулчак аңа чәнчәләр, сугалар, кемнең кулында нинди корал, шуның белән кадыйлар һәм теге тынып калгач, астыннан Пётрны суырып алалар да, үлгәндер инде дип, түбән төшәләр.

Беренче катка төшкәч, җинаять кылган байлар бер-берсенә мактана башлыйлар, шау-шу килеп ишегалдына чыгалар. Прокопийны алып чыгып кылыч белән чабалар. Шулчак берәүсе кенәзнең баскычтан төшеп килүен күрә. Җәйге июнь аеның соңгы көне, төн караңгы, күрүләр чамалы, «кенәз төшеп килә» дигән кешегә ышанмыйлар. Алай да, эленке-салынкы булса да, баскыч тирәсенә барып карыйлар. Баскычта берәү дә булмый. Аннары шәм китерәләр һәм баскыч сырларында кан күреп, күзгә-күз карашып алалар. Җитмәсә, теге очлы күз: «Күрдем инде, күрдем, төшеп килә иде!» – дип тора. Кенәзне эзли башлыйлар. Ике-өч кеше йокы бүлмәсенә йөгереп менеп төшә, анда һичбер җан иясе юк. Байлар куркуга кала. Йорт буйлап, шәм-кисәүләр тотып, кенәзне эзлиләр. Унлаган яра алган Андрей кенәз ерак китә алмаган, сакчыларын дәшәргә дип, күрше өйгә юнәлгән, әмма барып җитә алмаган, койма буена утырган да кемгәдер дәшә икән. Ут тотып килгән байларны күргәч, ул көч-хәл белән торып баса һәм алдан килгән Анбал белән Пётрга:

– Сез – хәшәрәтләр! – дияргә өлгерә.

Икенче мәлдә инде Яким кияве Пётр аның кулын чабып өзә. Мизгел эчендә байлар исләренә киләләр һәм кенәзгә ташланалар. Бу юлы инде аның кадалмаган җире калмый, тәгаен канга әверелдергәч кенә, байлар тынычланып таралалар…

Бу хакта вәзир Камай олуг хан Сәлимгә ишеткән-белгәннәренең барысын да язып бирде һәм чаптары аша Бөек калага җибәрде. Үзе исә Андрей кенәзнең үтерелүен ишетү белән икенче көнне үк Болгарга юл чыкты һәм атна дигәндә Бөек калага кайтып керде. Чөнки кенәз үтерелгәч, биләмәләрендәге байлары һәм ярлы-ябагасы умарта күче кебек гөжли башлый – баш күтәрәләр.

Кенәз Андрей Боголюбның үтерелү хәбәрен җиткергән азатка Сәлим хан бил каешын салып бирде. Мәгәр соңыннан үкенеп куйды. Ни өчен бирде чаптарга каешны? Начармы-яхшымы, Китан кенәз аның кияве иде, угланы яу килгәләсә дә, кенәз үзе бер тапкыр да Болгар җиренә яу чапмады. Боголюбтан соң нинди кенәз килә бит әле. Чаптар азатка бил каешын бирү түгел, тотып ярырга иде үзен шул бил каешы белән. Борынгылар яман хәбәр китергән чаптарларны үтергәннәр дә. Ләкин кылынасы кылынган иде инде. Ә бит уйланырлык явызлык ясалган Владимир кенәзе утарында. Һәм кем тарафыннан? Кенәз байлары тарафыннан, кенәзнең иң ышанычлы терәге булган кешеләр кулы белән. Уйланырлык иде Сәлим ханга. Халык ни ул, халык – кара сарык. Бүген Владимир байлары кенәзләренә кул күтәрсәләр, иртәгә Бөек кала куштаннары ханны укка алырлар. Ышан аларга. Яман хәбәр яманлык китерер, диләр.