Сәлим хан тәхетеннән купты, ишекле-түрле йөренергә кереште. Шунда ишек яры торучы бусагабашны күрде, тәмам ачуы чыккан Сәлим хан:
– Югал күз алдымнан! – дип җикерде.
Уйлана торгач, Сәлим ханны Китан кенәзнең үтерелүе куандырмады гына түгел, тәгаен кайгыга сабыштырды. Аның да хәлләре шәптән түгел икән бит. Башта угланы әмир Хаҗи канын кайнатты – аерылып чыга, мөстәкыйль тормыш кора, имеш; аннары кызын урладылар, аның да ни аты, ни хәбәре юктыр. Җитмәсә, энесе Мөхәммәтгалимбәк ишләре белән чик буйларында күренгәли башлаган. Бер кыйналу җитмәгән микәнни? Моның өстенә угланы әмир Хаҗи, башкаласы Кашанны ташлап, ил-гаиләсе белән яңа кала Казанга күчеп киткән. Хәзер әнә үзенә гаскәр җыя икән дип җиткерделәр. Гаскәрне җыйсын, сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә, иллә нигә акча суктырырга? Бу, мин сиңа буйсынмыйм, үземә бер Ага Базар ачам дигән сүз ич! Менә монысы инде бөтенләй ошап җитми иде Сәлим ханга. Ахыр килеп, Шайтан каласы да, борынгы Сувар да угланы кулында. Яңа Казанның да тора-бара олы сәүдә үзәгенә әверелеп китүе бар иде.
Сәлим хан тәхетенә утырды, вәзир Камай җибәргән язманы янә бер тапкыр укып чыкты. Вәзир Камай ханына барысын да тәфсилләп язган иде. Китан кенәзнең үтерелү мәлләрен укыганда, Сәлим ханның аркасы чымыр-чымыр килде. Күр инде бу байларны, кенәз кадәр кенәзгә кул күтәргәннәр. Рокыя кая барыр?.. Аңа да бәйләнеп маташканнар икән. Имеш, кенәзнең угланы Болгарга яу чыгарга җыенганда, анасы аны җибәрмәскә теләгән, ул гынамы, ирен җибәрми алып калган, шуннан владимирлылар җиңелеп, качып китәргә мәҗбүр булганнар, һәм иң хәтәре – бу гайбәтне дин әһелләре тарата икән. Чөнки төрки Болгарда чиркәүгә ут салдылар, епископны үтерделәр.
Сәлим ханның кәефе бозылды, ул җиз кыңгыравын шалтыратты:
– Бусагабаш, ханбикәне дәш!
Бикәсе Зөбәрҗәт килеп кергәч, хан аңа янәшәсеннән урын күрсәтте.
– Ни булды, ханиям? – диде ханбикә, утырыр-утырмас ук. – Әллә Назлыгөл хакында берәр хәбәр бармы?
Менә ул ханбикә шулай, килеп керер дә йомшак вә ягымлы тавышы белән: «Ни булды, ханиям?» – дияр. Ә бит хатын-кызның ягымлы тавышы да кайчак ир-атны тынычландыра. Элегрәк ханбикәсенең шулай йомшак итеп дәшүеннән Сәлим ханның җаннары эреп китәр иде. Хәер, ханбикә хәзер дә кимен куймый куюын, әмма картлык үзенекен итә икән шул, соңгы вакытта бикәсеннән дә ягымлы тавышлар ишетми башлады Сәлим хан.
– Кергән саен сорамасаң иде шул хакта, ханбикә, – диде ул, ачулана төшебрәк.
Үпкәләмәде ханбикә, әйе, үпкәләмәде кебек, ачуланмады да, үртәлүен дә сиздермәде шикелле, ә менә кисәк кара коелды, йөзенә пәрәнҗә капладылар диярсең.
– Ханым, – диде дә тынып калды. Ханбикә күтәрелеп ханга карады һәм, ир йөзендә кырыслык күреп, хәтта каңгырып калу сыман нәрсә шәйләп, ханның кулына кагылып алды. Үз итеп елмайды, мәчене сыйпагандай итеп: – Әллә нигә ачулысың кебек, ханиям! – диде.
– Булырсың ачулы, – диде Сәлим хан. – Китан кенәзне үтергәннәр.
Ханбикә «аһ» итте дә ачкан авызын яба алмый торды.
– И Ходаем, кем, нигә?
– Нигә, нигә, – диде Сәлим хан, урынында борсаланып. – Байларга ярамаган. Юрий кенәз, Әюп хан кияве, кайчандыр Чтепан Күчтемне үтергән бит, шуларның токымы, ди. Яким һәм аның кияве Пётр диме. Ә безнең ислам диненә күчкән Апанайны төрмәгә япканнар, ди. Мөселман диненә күчкән өчен. Кенәз, иртән бөтен халык алдында дар агачына астырам, дип янаган диме. Ә төнлә белән әнә үз башына җиткәннәр.
– Йа Аллам, йа Аллам, сөбханалла, Ходаем, ниндәен явыз кешеләр бар. Ничек аларны җир йотмый, ничек аяз көндә яшен сукмый!
– Нишлисең, ханбикә, тәкъдире шуннан булгандыр. Мине менә әмир углан, Хаҗи угланым борчый! Дәшми-нитми генә башкаласын яңа калага күчергән – Казанга, ил-гаиләсен дә алган.
– Казан каласын син салдырдың ич, ханиям, син! Нигезенә оныгым Галине күмдердең! – Ханбикә яулыгы белән йөзен каплады, шыңшый башлады. – Син дә явыз, вәзирең дә, барыгыз да.
– Җитмәсме, ханбикә! Мин аңарга оныгымны кала нигезенә күмәргә дип фәрман бирмәдем. Аннары вәзир Исхак җәзасын алды инде, күптән мәрхүм инде…