Выбрать главу

– Мәрхүм, – диде ханбикә, үкси-үкси. – Мәрхүм. Явызлык явызлык китерә. Вәзир Исхак исән булса, угланың бер дә Яңа калага күчәм дип тормас иде. Усал иде вәзирең, мәгәр гадел вә акыллы усал иде. Ә синең Камаең, әйтсәм әйтим…

– Алай димә, ханбикә. Владимирдагы хәбәрләрне энәсеннән-җебенә кадәр тезеп ул җибәрде. Сөенче китергән азатына бил каешым салып бирдем…

– Нигә соң бер җайдан чапаныңны да салып бирмәдең? Сөенче китергән ич!

– Каешы өчен дә үкенеп торам әле. Аркасын камчы белән каезлыйсы булган да бит ул яман хәбәрне җиткергән өчен… Азатның, дим…

– Әнә, әнә, син дә вәзир Камаең кебек фикер йөртә башладың. Әле бер төрле сөйли, әле икенче төрле. Сүзенең бер дә аты-җебе юктыр ул вәзиреңнең, ханиям. Кенәз Китанны үтергәннәр икән, кайгысын уртаклаш, кеше җибәр.

– Кем янына, кемне?

– Кем булыр дип беләсең Владимирдагы олуг кенәз?

– Бер Хода белә. Миңа калса, Михәй йә аның энесе Всеволод булыр.

– Михәй була күрмәсен диген. Всеволод безнең кияү, Рокыяның туганына өйләнде. Владимир сәүдәгәрләре арасында танышларың булса, җибәр Всеволодка вәзирең. Котлат үзен!

– Менә анысы кирәкмәстер, ханбикә! Минем үз кайгым үземә бик җиткән. Башта үз угланым әмир Хаҗи белән араны өзим әле, ханбикә, аннары күз күрер. Владимир куштаннары Михәйне утырталармы тәхеткә, Всеволоднымы – анысы безнең кулда түгелдер. Безнең кулдагысы Казан каласыдыр…

– Казанны үзең салдырдың, синеке ул, ханиям! Углан атасына каршы төшмәс, килешер. Гали оланны тәхетеңә утыртырга вәгъдә иткән идең, язмаган булып чыкты. Менә хәзер бар да Илһам угланның Булатын Яңа калага – Казанга әмир итеп утырт та кайт. Угланың әмир Хаҗи Кашанына кайтып китсен. Күрсәт гайрәтең, исемеңә күрә җисемеңне туры китер…

– Һе, әйбәт фикер бу, ханбикә, бик әйбәт ич! Һе, шулай итми дә булмастыр. Булат олан артыннан Җаек буена ямчым җибәрәм дә…

– Кеше җибәрергә ашыкма, ханиям! Башта әмир Хаҗи угланың янына барып кайт. Хәл-әхвәлен бел, куркыту өчен гаскәрең ал, угланың кадерең белә төшәр.

– Күр инде, күр, ханбикә, әйтер сүзләремне тел очында гына тотасың икән ләбаса! Үзем дә шулай уйлап тора идем. Барырга угланга, иллә гаскәр белән барырга…

– Ханиям, сиңа бер йомышым бар иде. Бөек калага Саксиннан әдип Габделгаләү килгән. Сарайга дәшәсе иде үзен, игелекле кеше, диләр. Оланнарга да сабак биргәләр иде.

«Һәй, хәйләкәр дә соң, ханбикә, дип уйлады Сәлим хан. – Габделгаләү шагыйрь ярлы-ябага җырын җырлый. Хан вә әмирләр аңа яттыр. Адәм җаенда торган әдип булса, мин аны әллә кайчан сараема алдырткан булыр идем. Кәтиб Хафиз аны миннән сарайга китерик дип былтыр ук сораган иде инде. Хәзер ханбикә үтенә. Әллә соң расласынмы, килсенме ярлы-ябага шагыйре? Чынлап та оланнарга да сабак бирер. Яман сөйләсә, күз күрер. Каләмне кылыч белән чагыштырмыйлар. Данга ия шагыйрь, исеме-аты бар. Бәлкем, сарайга килгәч, хан җырын җырлый башлар? Кәтиб Хафиздан башка Сәлим хан бер генә әдипне дә яратмады. Шул шагыйрь әйткән бугай, Габделгаләү: «Эзләмә, хан, ерактан алтын-таш, аяк астында ятадыр асылташ…» Шәп әйткән, килешле һәм тапкыр…»

– Габделгаләү әдип биредәмени, ханбикә? Биредә булса, кәтиб Хафизга әйт, чакырсын сарайга үзен. Мин разыймындыр…

Хан авызыннан бу сүзләрне ишеткәч, Зөбәрҗәт елмаеп куйды. Әле булса хәтерендә, кайчандыр Габделгаләү турында сүз кузгаткач, «мин исән чакта ул башбирмәснең сарайда эзе дә булмас» дигән иде. Мәгәр хан бүген бөтенләй башкача уйлый иде инде.

– Минем аны оланнарга сабак бирү өчен генә сарайга китертәсем килми, хан! Шагыйрь Назлыгөлебезнең кайда икәнен белә дип әйтеп әйттеләр. Чынмы бу хәл, ялганмы, белмим, әмма ишеттергәннәре шул булды.

Бусы ханбикәнең чираттагы хәйләсе иде. Каян белсен инде Саксин каласында яшәүче кеше ул хәлләрне? Сәлим хан кул гына селтәде, хәтта ханбикәдән бу хакта кайтарып та сорамады.

– Ә мин кызыбыз Назлыгөлне энем Мөхәммәтгалимбәк урлаган дип уйлыйм, ханбикә! Ул әле һаман Болгар тәхетен кулына төшерү хакында хыяллана, ди. Белми микәнни, бахыр, тәхет абыйсы кулында түгел, Алла кулында. Мин ошбу тәхеткә Аллаһы Тәгалә тарафыннан утыртылган кеше…

Зөбәрҗәт ханбикә ир-канаты Сәлим ханның бу сүзләренә елмаеп кына куйды. Хан шәех Игәнәй җырын җырлый иде. Тегесе котырта шулай дип, монысы котыра. Иллә ханбикә бу хакта ханга беркайчан да әйтмәячәк. Нигә кирәк, аннан ни үзгәрер?..

– Мин дә шул хакта ишеткән идем, ханиям! Сәүдәгәрләр җиткерде. Әмма ул халыкка ышансаң… Энең Мөхәммәтгалимбәк Болгарны яуларга кәттә гаскәр белән килергә җыена, имеш. Янтак хан картайган, угланнарында өмет юк икән, кайсы кая таралып беткәннәр. Ә менә кияве Мөхәммәтгалимбәк бик тә тырыша икән инде бабасына ярарга…