Выбрать главу

– Имеш-мимешләр күп инде ул, ханбикә. Баян баһадир әнә, Иске Казан кирмәнендә Бачман баһадир сеңлесен күрдем, дип бара.

– Шуңа исең киттеме, ханиям? Акбикә килен күптән инде Яңа Казанда, ә Зәйтүнәне калдыра буламы бикә, ул бит аны үз баласыдай күрә, кыз бала да тапмагач…

– Итәк тутырып бала тапкан булса, кеше баласы өчен алай кайгыртмас иде. Ике бала тапты да…

– Менә, менә, орыш әле шул киленеңне, орыш. Юкса торасың да Акбикәне мактыйсың, торасың да аны телгә аласың. Кая ул Мәрьямбикә килен турында сүз кату, Аллам сакласын. Шул киленнән куркып, угланы Җаббарны сарайга алмый тордың. Хәзер әнә ул да җитеп килә, балигъ булды. Кем итмәкче икән инде Акбикә килен ул угланны?

– Мин аны илче итәрмен, ханбикә! Җаббар ушлы бала, миңа ошый ул олан. Тиздән Казанга кузгалырмын, шунда барысын да хәл итәрмен.

– Гали олан кебек итә күрмә тагын, болай да Хаҗи углан әле булса кичерә алмый үзеңне.

– Бүген кичермәсә, иртәгә кичерер. Хәтәре ул түгел, ханбикә, хәтәре башкада. Шымчыларым җиткерде, качкын Җик Мәргән Бачман баһадирда йөзбаш булып йөри икән дип. Менә аны нишләтергә, ни кылырга?

– Җик Мәргәнгә тимә, ханиям! Аның бер гаебе дә юктыр. Тубыкбай абасы белән бүлешмәгән биләмәләре бар икән, тик үзара ызгышсыннар. Ә син ике ут арасына кермә. Шул булыр сиңа минем киңәшем. Син – хан! Олуг хан! Үз кадереңне үзең бел!

– Бәлкем, кызыбыз Назлыгөлне урлаучы шулдыр. Шушы чукрак карт сүзенә ышансак, Назлыгөлне урлаучы ак атка атланган булган. Җик Мәргәндә дә ак ат, ди.

– Багучы меңбашың Таймас җиткердеме бу хакта бу гайбәтне?

– Ул булса ни, ханбикә?

– Мин синең ул исерекбашыңа ышанмыйм. Гайбәтче, бушбугаз! Ничә хатыны бар иде ул меңбашыңның? Өчме, дүртме?..

– Ә нигә, дүрткә өйләнә икән, өйләнә бирсен. Әйе, карый алса, шәригать куша. Көче бар, гайрәте бар, димәк. Шәригать хакимнәргә дүрт хатынга кадәр өйләнергә куша түгелме?

– Ул исерекбашка дүрт хатын түгел, берәү дә артыктыр әле. Дөрес әйтә кәтиб Хафиз «Урыс баеса – чиркәү сала, болгар баеса – хатын ала» дип.

– Син алай ук ир-атны бетереп ташлама әле, ханбикә! Хатын ул – байлык. Бер хатын бер бала табар, ике – икене, өч— өчне дигәндәй. Бала ни ул, ир-ат бала, дим? Азат, ил саклаучы, халыкны ашатучы…

– Дүрт хатын дүрт углан таба да, аннары дүртесе тиң тәхет өчен кан коешалар, ил бүлешәләр. Кәтиб Хафиз «Ил бүлгән көн күрмәс» ди.

– Илемне бүлдермәс өчен, Яңа Казанга гаскәр белән барырга булдым да инде, ханбикә! Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Углан белән орышырга җыенмыйм, иллә бик баш бирми башлый икән, кылыч тотарга да туры килер. Бала газиз, ил-тәхет аннан да газизрәктер.

– Бар, бар, бер җайдан Туйбикәңнең углын да күреп кайтырсың, колчураңны, дим, – диде ханбикә, кинаяләп.

– Ә нигә, аны да күреп кайтырмын. Менә дигән кала күтәргән, диләр. Колчура булса да, бер дә җүләр түгел ул, ханбикә.

– Назлыгөлгә гашыйк булып йөргән иде бит әле ул колчураң!

– Хан кызына гашыйк булу гөнаһмы, ханбикә?

– Гөнаһ! Башкаларга гөнаһ булмаса да, аңа гөнаһ! Барысын да күрдең, белдең, дәшмәдең, кисәтмәдең! Балалар күз атышты, син елмайдың. Шул вакытта ук шикләнгән идем аны, бала күңеленә агуын салмагае дип. Әнә шулай булды да. Нишләде әнә Назлыгөлең үсеп исәя төшкәч, ике авыз сүз саен шул колчураң исемен атады. Бала гына әле, дигән булдың, үтәр, дидең. Оныттыңмыни?! Теге вакытта сарайга бизәкләр төшергәндә, Дәүран моны эшләгән дә, Дәүран тегене эшләгән. Ә син кет-кет көлдең. Бер дә бүтән түгел, сихерләде ул баланы. Туйбикәң, дим! Ышанмаган булган идем, ачылды кендек әби, камнар чакырган, өшкерткән, әллә ниләр кыландырган…

– Шуннан ни? Назлыгөл колчура Дәүранга китеп барганмы?

– Бармаса ни! Үзе гүргә керде, йөрәгеңдә һаман эзе бар. Хәзер әнә малаен яклыйсың. Киявең иткән генә булсаң үзен!

– Ханбикә, ханбикә, ярамас иде алай! Мәрхүмә кеше турында, дим. Ул мәрхүмәнең нинди гаебе булсын ди Назлыгөлнең югалуында?..

– Назлыгөлне Туйбикәнең малае урлаган булса?!

Ханбикәдән бу сүзне ишетүгә, Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде, арлы-бирле йөренергә кереште. Ханның йөзе кызарган, кан тамырлары бүртеп чыккан иде:

– Бу ни дигән сүз инде, ханбикә? Тузга язмаганны! Сиңа әйтәм түгелме, ни дигән сүз?!

– Кол түгел ул, аждаһа, аждаһа! Җитмәсә, сарай башына аждаһа сурәте төшереп китте бит әле. Үз сурәтен ясады ул, үз сурәтен! Кызыбыз аңарда, аңарда!..

– Ханбикә, шашма! Бу шигең расланса, мин аны, муенына таш бәйләтеп, Кабан күленә ташлатам, ишетәсеңме, ханбикә, Кабан күленә! – диде Сәлим хан, ярсынып. – Кем бар анда, әй, бусагабаш!

Йөгереп бусагабаш килеп керде.

– Шайтан каласына ямчы җибәр, меңбашы иртәгә-берсекөнгә Бөек калада булсын, гаскәре белән! Ишеттеңме, гаскәре белән!