– Гаскәр белән кемне алырга барасың анда? Кызыңнымы?
– Йа Алла, ишетәселәрем бар икән, әй! Назлыгөл оста Дәүран кулында. Үз акылыңдамы син, ханбикә? Минем Яңа Казанда ышанычлы шымчыларым бар, бер күрмәсәләр, бер күрерләр иде. Кеше энә түгел, эзләгән кеше энәне дә таба…
– Син әүвәл анда бар, бар!
– Барып та тапмасам?
– Тапмасаң, муеныма таш бәйләп, үзем Кабан күленә ташланырмын.
– Алла, диген, ханбикә, тәүбә, диген! Бу ни дигән сүз инде тагын?!
– Кызыбыз Назлыгөл Яңа Казанда! Ишетәсеңме, Яңа Казанда! – диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм урыныннан купты да астындагы мендәрен күпертә башлады, ахыр мендәргә капланды да илереп җылап җибәрде. Аннары кисәк күтәрелде дә, бер сүз әйтми, хан яныннан чыгып китте.
Сәлим хан аны туктатмады, үзе өчен ул кыласын кылган иде инде: тиз арада гаскәр белән Яңа Казанга кузгалачак! Сәлим хан Зөбәрҗәт ханбикә сүзләренә ышанмады. Ничек ышанмак кирәк, ничек Назлыгөл оста Дәүран янында булсын, ди. Тузга язмаганны! Әйе, ул кызының Туйбикә углы Дәүранга тартылуын күрде. Күрде, әмма моңа бик үк исе китмәде. Чибәр вә гүзәл хан кызына егетләрнең сокланып каравында ничек мәкер күрмәк кирәк, ди. Аннары күңел түрендә һаман Туйбикә. Юк, Зөбәрҗәт ханбикә кебек чибәр дә түгел иде ул хатын, ә менә күңелдән китми генә бит! Нигә Туйбикә аннан бала тапмады икән? Ни өчен оста Алпардан соң булса да тапты һәм гаҗәбе— нәкъ Зөбәрҗәт белән бер көнне? Шаккатмалы хәл иде. Сәлим хан, Туйбикә күз алдына килү белән, йөрәге кысылып куюын тойды. Күр әле, үлгәннәр дә үзәкне өзәрдәй итеп сагындыра икән ләбаса! Янә бернәрсәне исенә төшерде Сәлим хан, оста Дәүранны күрдеме, күз алдына Туйбикә килер иде. Бәлкем, ул останы нәкъ менә шуның өчен Китан кенәзгә биреп җибәрмәгәндер? Югыйсә соратты, соратты Китан кенәз оста Алпар углы Дәүранны. Иллә Сәлим хан кенәзгә, бик күп осталарын җибәрсә дә, Дәүранны бирмәде. Оста Дәүран, үсмер генә булса да, аңа үзенә кирәк иде. Аның кулы уйган бизәкләргә хан үзе генә сокланмый иде шул.
Сәлим хан тәхетенә утырды. Шунда утыруы рәхәт иде аңа. Югыйсә картаеп килә, ә күңел яшь, тәхете җылы, аерыласы килми җылы урыннан. Ләкин барыбер туры килер. Әллә соң тәхетен оныгы Булатка бирсенме? Владимир кенәзе дә канәгать калыр, ни өчен дисәң, Булат Мәрьямбикәдән туган углан, ә Мәрьямбикә, уйнаштан дөньяга килсә дә, кенәз токымыннан. Булат әнә Җаек кирмәнен тәмам ныгытып җиткергән, ди. Җитмәсә, хан сәүдәгәре Бикколны туктаткан, аннан өлеш алырга хакы булмаса да, алган. Бу хакта ишеткәч, Сәлим хан эчен тота-тота көлгән иде. «Бикколны сәүдә эшеннән бушатырга туры килер, дип уйлады Сәлим хан. – Җиде-сигез тел белә, илләр гизгән акыллы адәмнәр сарайга да кирәк».
Шуңа күрә Сәлим хан Булат оныгына ямчысын җибәрде: «Олан, ялгышма, дәү атаң сәүдәгәрен тиз арада Бөек калага кайтара күр», – диде. Чиркәүгә ут салып, епископ Габбасны үтергәч, Сәлим хан шәех Игәнәйне табып сарайга китерергә боерган иде. Кала бетереп эзләсәләр дә, багучы меңбашның азатлары аны таба алмадылар. Соңыннан ишеттерделәр, шәех Игәнәй Үргәнечкә чыгып сызган икән. Бу хакта ханга аның ике мөриде килеп әйтте. Мөридләрнең икесенә дә чапан бирергә кушты Сәлим хан, әмма иртәгә үк Бөек каладан чыгып китүләрен сорады. Яратмый иде ялагайларны. Түрәсен саткан илен дә сатар. Аннары, әләкләгән өчен хан чапан бирде, дип мактанып йөрүләре бар иде. Мактанмый торсыннар, шуның өчен Сәлим хан мөридләрне икенче көнне үк меңбаш Таймаска Җаек кирмәненә озатырга боерды. Ә үзе оныгы Булатка: «Бу кешеләр дөньяда яшәргә тиеш түгелләр», – дип язып җибәрде. Калганы оныгы кулында иде, ул аңардан: «Мөридләрне нишләттең?» – дип беркайчан да сорамас.
Сәүдәгәре Бикколны Сәлим хан, шәех Игәнәйне табарга һәм үтерергә дип, Үргәнечкә җибәргән иде. Башкара алганмыдыр бу йөкне, юкмыдыр, янә артык кызыксынмады Сәлим хан, аның кызыксынганы кызы Назлыгөл иде. Кызы Назлыгөлне Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт кешеләре урлавы хакмы? Әнә шуны белер өчен дә киткән иде Биккол Үргәнечкә. Бикколны хан зар-интизар булып көтте. Аннары Биккол оныгы Гали хакында да сорашырга тиеш иде. Ул углан хакында да әллә нинди такмазалар йөри. Буталды тәмам бу дөньясы да. Гали олан исән-имин, имеш… Йа Хода, бу хәл хак булып чыкса, ни кылырга тиеш ул?..
Ни генә булмасын, Биккол сәүдәгәр аның йомышын үтәгәндер, Хода аңа барысын да биргән, берсеннән дә мәхрүм итмәгән. Кирәк икән, ул йомакай да, шомакай да; кирәк икән, кара җылан булып куеныңа керә; дәрвиш яки галим, шымчы яки вәзир дә ул Биккол сәүдәгәр. Сәлим хан ошбу сәүдәгәргә җирен генә түгел, илен дә тапшырып калдыра алыр иде.
Сәлим хан үрелеп кенә мәрмәр өстәлдә яткан дисбесен алды һәм акрын гына шуны тарта башлады. Хикмәтле нәрсә дә соң бу дисбе дигәнең: кулга керүе була, күңелне били дә ала – тынычландыргандай итә.