Бусагабаш керде, ханга баш иде.
Сәлим хан, гадәттәгечә, аңа «Йә!» димәде, дисбе тартуын дәвам итте.
– Шөһрәтлем, Владимирдан вәзир Камай кайтып төште, Шайтан капкасыннан кереп бара.
Сәлим хан дисбесен чапан кесәсенә койды, акрын гына күтәрелде дә йөренергә кереште. Яратып бетерми иде ул вәзирен. Ләкин хикмәтле хәл, хәзер ансыз яши дә алмас кебек иде. Вәзир Камай аңа һәрвакыт кирәк. Ансыз – дөнья сансыз. Кая гына нинди генә йомыш белән бармасын, вәзир Камай судан коры чыга, исән-имин әйләнеп кайта. Шаккатмаслык та түгел иде. Ә бит Ходай үзенә ни бит, ни йөз, ни гәүдә, ни кыяфәт бирмәгән. Бирмәсә бирмәс икән кешегә, билләһи газыйм. Ни белән алдырадыр?.. Әлбәттә инде, Камай ул серне үзе генә белә иде.
– Ханым! – дип килеп керде вәзир Камай һәм бер тезенә тезләнеп Сәлим ханга баш иде.
– Әйдүк, әйдүк, вәзирем! Исән-имин әйләнеп кайттыңмы? Хатыңны алдым, сөенечең җитте.
– Китан кияүне үтерделәр, ханым, – диде вәзир Камай һәм күз яшен чапан чабуы белән сөртеп алгандай итте. – Байлар эше, ярасының саны юк, диделәр…
– Рокыя, Рокыя кайда?
– Рокыя кенәзбикә, угланы Георгийны алып, Саксин каласы ягына чыгып киткән, диделәр. Кенәзнең келәтчесе Анбал да шулар белән шылган, дип әйтеп әйттеләр. Уйламагыз, хаталанмагыз, ханым, Рокыя Китан кияүнең үлемендә гаепле түгел. Эшне Ростислав белән Всеволод кенәзләр алып барганнар, дигән сүзләр йөри.
– Ростислав кенәз белән Всеволод дошманнар түгел иде түгелме соң?
– Булганнардыр, хәзер әнә берләшкәннәр, диләр. Кенәзне үтерүчеләрнең берсе безнең таныш Яким Күчтем, ханым! Энесе Апанайны тотып асарга иткәннәр иде, качып котылган. Мәхшәр анда, хан! Владимирлылар, суздальлеләр баш күтәргән. Ата— улны, ана кызны белми. Туган туган белән орыша, кем гаепле, кем гаепсез – берәү дә белми. Мин киткәндә, кенәзне күммәгәннәр иде әле, өч көнгә якын ишегалдында яткан, берәү дә янына килми икән. Шуннан ниндидер ил бәндәсе чиркәүгә алып керә дә… күмәләр инде…
– Тәхеткә кем утырыр дип беләсең инде?
– Анысы бер Ходай кулындадыр, ханым! Миңа калса, йә Ростислав, йә Михәй, йә Всеволод. Кенәзне үтерүдә шуларның куллары уйнаган, диләр. Хәзер инде тәхет өчен үзара ызгыша башларлар.
– Тәхет өчен урыста гына түгел, бар илдә дә ызгышалар, вәзир!
– Халык күбрәк Михәйгә тартыла, диделәр.
– Всеволод ни карый икән соң? Начармы, яхшымы, ул да безнең кияү ич!
– Нидер көтә. Михәй аңардан олырак бит. Бәлкем, яхшысынмыйдыр. Хәер, белмәссең, кеше күңеле карурмандыр, ханиям!
Сәлим хан көмеш кыңгыравын зеңләтте.
– Һәй, кем бар анда, әче бал китерегез! – дип боерды ул килеп кергән асрау кызга. – Салкын булсын, баздан, баздан!
– Юл бик яман булды, ханиям!
– Шуның өчен «Юл газабы – гүр газабы» дигәннәр дә аны. Бар да йөрер иде. Әйдә, түрдән уз, утыр. Якынрак утыр, якынрак, – диде Сәлим хан.
Ханның вәзире белән киңәшәсе бар иде. Заманында Китан кенәз дә дин әһелләре белән бәхәскә кергән иде. Үзе бәйсез яшәргә теләп, Кияүкаладагы митрополитка буйсынмыйча, бөтен Русиягә баш булып маташты. Иллә ни килеп чыкты? Епискобын җәзаладылар, хәзер әнә үзенең башына җиттеләр. Нидер уйлап җиткермәгән булып чыга Китан кенәз. Хаталанган. Шәех Игәнәй илдән качкач, Сәлим хан да шәех мәсьәләсен үзбаш хәл итте, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт белән киңәшмичә, әл-казый Ишкулны шәех итеп куйды. Моңа шәех Игәнәй белән бергә булган мөридләрнең беришесе канәгатьсезлек белдерде, иллә эшләр баш күтәрүгә үк барып җитмәде. Мәгәр гайбәт-коткысыз булмады түгел, булды, Ага Базарда тискәре мөридләр ханга карата коткы тарата башладылар. Имеш, шәех мәхәлләләр тарафыннан сайланып куелырга тиеш, ә монда хан үзбаш әл-казый Ишкулны шәех итеп куя. Бу хакта ишетүгә, хәл-әхвәлне раслатыр өчен Сәлим хан берничә шымчысын Ага Базарга җибәрде. Булган хәл расланды. Чынлап та, Ага Базарда берничә мөрид халыкны котыртып йөри икән. Кеше авызы мунча ишеге түгел, томалап тотып булмый. Сәлим хан гадәттәгечә эшләде. Иң ышанычлы йөзбашын чакырып алды да, шәп азатларын сайлап алырга һәм, Ага Базарга барып, коткы таратып йөрүче мөридләрне сөңгегә алырга кушты. Йөзбаш хан боерыгын төп-төгәл итеп үтәп кайтты, соңыннан шымчылары җиткерделәр: йөзбаш унике мөридне сөңгегә утырткан икән. Сәлим хан аларның гәүдәләрен зиратка күмәргә рөхсәт бирмәде, ә урманга бүреләргә ташлатты. Әйе, калганнарга сабак булсын. Бөек калада яшәгән әрмән, рум, урыс, гарәп халкы ханның бу адымын хуплап каршылады. Ә шәех Игәнәй яклы мөридләр идән астына постылар. Анысы менә шәптән түгел иде, халык арасындагы дошманнан идән астындагы дошман яманрак. Сәлим хан христианнар яшәгән урамга үзе барды һәм халыкка чиркәүне торгызышырга вәгъдә итте. Христианнар бик шаулаша башлагач, тиздән Болгар туганнарыбыздан епископ соратып җибәрермен, диде. Ханның бу сүзеннән бигрәк тә Баян баһадир канәгать калды. Константинопольгә буйсынган Плиска кенәзе епископ җибәрмәсә, Владимир кенәзе бирер. Кайчандыр телләре вә диннәре бер булган Дунай буе болгарларына өмете зуррак иде Сәлим ханның. Әнә шул хәлдән соң мөселманнар яшәгән мәхәлләләрдә: «Сәлим хан христиан диненә күчә икән», – дигән коткы тарата башладылар. Вәзиренә бу хәлне дә йөкләргә исәбе иде Сәлим ханның. Аннары аны Владимирдагы хәлләр дә кызыксындыра иде.