Выбрать главу

Табын янында вәзир Камай Владимирда булган хәлләрне янә бер кат түкми-чәчми сөйләп бирде.

Ахырда Сәлим хан вәзире Камайга кат-кат әче бал сала-сала әйтте:

– Вәзирем, сиңа тагын Владимирга барырга туры килмәгәе, – диде.

– Барырмын, нигә бармаска, – диде Камай, бер дә исе китмәгәндәй. – Барырмын, ханиям! Тик бу юлы бусагабашың Абашны да үзем белән алырмын.

– Ул нигә тагын? – диде хан.

– Бусагабаш Абаш Ибраһим ханның Всеволодтагы кенәзбикәнең чыбык очы булса да, кардәшедер, хан! Кирәге чыгып куюы бар…

Сәлим хан килешеп елмаеп куйды.

– Тик башта бергәләп Яңа Казанга барып кайтырбыз, вәзирем! – диде.

30

Оста Дәүран өчен хан кызы гүя күктән төшкән алиһә иде. Ул ышанды да бу хәлгә, ышанмады да, ә инде ышангач, тәмам йокыдан калды. Көн саен мәчеткә намазга барды, Коръән хәдисләрен яттан өйрәнде, шуның белән хан мәчетендәге шәех Тәтешне үзенә җәлеп итте.

Көннәрдән бер көнне яшь шәех Тәтеш аны туктатты да:

– Оста, син кешеләрдән нидер яшерәсең, йөзеңдә һәрчак борчылу галәмәтләре, ни булды? – дип сорады.

– Мин кол кеше, шәех! Кайчан ирек бирерләр икән дип борчылам. Үзе кол булып карамаган кеше белә буламы минем хәлне, шәех?! Мин бар нәрсәдән дә мәхрүм кешедер, гәрчә Алла алдында барыбыз да тигез булсак та…

– Әйтүләре хак булса, әмир сиңа ирек биргән бугай бит инде?

– Әмир бирде, әмма мин – хан колы, шәех!

– Хан колы? Сәер, әмир Хаҗи хан угланыдыр ич?! Аның сиңа ирек бирергә хакы бар. Ләкин синдә, оста, ул кайгы түгел кебек миңа… Әллә бер-бер гүзәлгә гашыйк булдыңмы?

– Булдым, шәех! – диде оста Дәүран.

– Бәхетле чагың, оста, бәхетле чагың. Сине әмир хөрмәт итә, ошбу мәчетне коручы да үзең. Әмир Хаҗига «Өйләнәм!» дисәң, ул үзе башкода булып барыр. Йә, йә, кем инде ул җир фәрештәсе?

– Сер саклый белү адәм баласы өчен изге нәрсәдер, шәех!

– Йа Алла, бик хуп, бик хуп! Әйтер сүзең пешкән җимештәй өлгереп торса, әйт инде аны, әйт!

– Өлгереп җитмәгән шул әле, шәех. Аннары вакыты да ул түгел кебек, миңа калса. Китим инде мин, шәех…

– Сөбханалла, сөбханалла, әйдә, син дигәнчә булсын. Ил күрке – ир сүзедер, җир күрке – ил күгедер. Тик вәгъдәңне оныта күрмә, оста!

– Онытмам, шәех! – диде Дәүран һәм шәехкә баш иде дә китеп барды, һәрчак затлы яшел чапаннан йөргән, башына шул ук төстәге чалма ураган, аягына кара читек кигән Тәтеш шәех чагыштырмача яшь иде әле, ул Болгарга күптән түгел генә килде һәм үҗәтләнеп үз вазифасын үтәргә кереште. Шәехне әмир Хаҗи соратты. Заманына күрә белекле шәех Бохарада укыган һәм Пәһлеван Мәхмүттән сабак алган иде. Ишан булып җитмәсә дә, шуңа омтылган кеше иде. Әнә шул зат оста йөзендә ниндидер гасабилану күрде. Шатлык та, хәсрәт тә түгел иде оста йөзендә, ә ниндидер борчылу, сагыш иде. Бай кызына гашыйк, күрәсең, ә үзе кол кеше. Гашыйк булуы хакында берәүгә дә әйтергә кыймый. Әмма ары таба болай яши алмавына да инанган халәттә иде егет. Әйе, егетнең чиргә сабышуы бар иде. Мәхәббәт чир бит ул, авыр вә сагышлы була. Тәтеш шәехкә дә аны татырга туры килде. Үргәнечкә килгәч, ул Олуг Мөхәммәтнең дүртенче хатынына гашыйк булды. Хөрмәткә ия яшь шәех шаһ сараена керә йөрер иде. Шунда күрде алиһәдәй гүзәлне. Күрде дә таң калды. Йа Хода, гүзәллек иде хатында. Шәех аны ни белән чагыштырырга да белмәде. Хатын да аның карашын тойды, күрде һәм шәехнең мәхәббәтен сизеп алды. Мәгәр курыкты бугай, яңадан күзенә чалынмас булды, һай, авыр булды да сөйгәнен күрми яшәүләре шәехкә! Тәмам чиргә сабышкан иде инде. Ярый әле җизнәсе Пәһлеван Мәхмүткә чишелде. Җизнәсе аны әйбәтләп тыңлады һәм, бер сүз әйтми, ак кәгазь алып, ул гүзәл затның исемен җиде тапкыр язды да, җидегә бөкләп, Тәтешкә бирде, ятканда баш очыңа куеп ятарсың, диде. Тамаша лабаса, ул үлепләр гашыйк булган алиһә аның төшенә керде. Тормыштагыча, чын булып. Алай гынамы, Тәтеш аны сөйде, яратты, илерер дәрәҗәгә җитеп назлады: нечкә биленә кул салды, анадан тума көе якынлык кылды, гүя кочагында эреде, хуш исләр килеп торган тәненнән исерде, канатларын җәйгән аккош кебек аякларын җәйде һәм ләззәт коесына чумды… Уянгач, бу хәлнең булуына ышанмыйча ятуы, әмма аннары төннәрен рәхәтләнеп йоклавы һәм янә мәхәббәтен төшендә күрүе, янә шул мәлләрнең кабатлануы аны бөтенләй башка итте. Яңадан ул аны эзләмәде, бер күз салыр өчен булса да, сарайга бармады… Останы да ул гүзәл заттан шул шифа белән биздерер…