Выбрать главу

Оста Дәүран исә шәехкә серен ачмавына куанып бетә алмады. Шәех аның серен белсә, һич булмас димә, икенче көнне үк Бөек калага ямчы җибәрер. Бу хәлнең ахырын күз алдына да китерүе хәтәр иде. Ә Сәлим хан аны кызганмас, җәзаның яманын бирер, кызы Назлыгөлне дә кичермәс, таш бастырып үтермәсә дә, игелек күрсәтмәс.

Өенә Назлыгөл килеп кергәннән соң, Дәүран тәмам тынычлыгын югалтты. Назлыгөлгә бу хакта әйтергә базмады. Куркак икәнсең, Дәүран, дип әйтүеннән коты алынды. «Йомышчы малай» белән бер өйдә тора башлагач, гаҗәеп тә сәер тормыш башланды оста Дәүран өчен, гүя өенең караңгы почмакларына кадәр кояш нуры тулды. Әмма бу хәл аңа чын да кебек, чын да түгел шикелле иде. Чөнки ничәмә атна инде бер өйдә торалар, икесенең берсе кыеп: «Никахны кем укыр?» – дип әйтмәде. Кыз аннан көтте, ә Дәүран исә Тәтеш шәехкә бу турыда ачылырга курыкты. Әнә шулай көн артыннан көн үтте, гомер дигәнең уза торды. Дәүран иртән торды да, аннан-моннан капкалап, эшкә китте, кич кайтты да… Юк, ул һәр көнне аны сагынып, ашкынып кайтып керде, кайтты да шәехне бүген дә никах укырга чакырам дип алгысынды, иллә хан кызы Назлыгөлне малай киемендә күрер иде дә барысы да элеккечә калыр иде. Ул гынамы, Назлыгөлгә туры карау түгел, дәшәргә кыймас иде. Оялу идеме бу, куркумы – һич аңламады, әмма әйтер сүзен әйтә алмады. Ә Назлыгөл исә бик тырышып, бик тә төгәл итеп йомышчы малай вазифасын башкарды. Дәүран кайтуга һәрчак табыны әзер булыр, җиз таз куеп, җиз комганнан аны юындырыр, бит-кулын сөртергә иңенә сөлгесен салып торыр. Сөйләшү юк, күзләр генә серләшә дә, йөрәкләр генә бергә тибә. Кыскасы, әйтерсең оста Дәүран өенә ул чынлап та йомышчы малай вазифасын гына үтәргә килгән иде.

Ялгызы гына калган мәлләрдә Дәүран, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен дә әйтер идем инде, дип, үзен үзе орышты. Әйтик, ни өчен алар никах укымый гына кавышырга тиеш түгелләр икән? Ләкин шулай дип күпме генә сукранмасын, «йомышчысы» ягына керергә кыймады. Бер уйлаганда, әйтсәң кеше ышанмастай хәл иде бу, әмма хак – никах укытмыйча, ул аның янына керә алмый иде.

Әнә тулган ай да калыкты, керфекләр дә авырайды, күзләр камаша башлады. Йокларга вакыт, иртә кичтән хәерлерәк, ул аңа тиңсез мәхәббәтен иртәнге якта әйтер. Әйтер дә ничек тә булса шәех Тәтешне никах укытырга китерергә тырышыр…

Иллә Хода бар икән әле, көннәрдән бер көнне кич кояш баеп, эңгер иңгәч, аларның ишекләрен шакыдылар. Сәере шул булды: сорамый-нитми ишекне йомышчы малай ачты. Өйгә шау-гөр килеп өч азат килеп керде. Дәүран аларны шундук таныды, күрешергә дип каршыларына килде.

– Саумы-исәнме, Җик Мәргән, саумы-исәнме, Зәйтүнә ханым, саумы-исәнме, Артык! – диде Дәүран, һәрберсенең кулын кысып. Аннары Назлыгөлгә таба борылды да: – Табын хәстәрләсәк иде, Назлыгөл! – диде.

Назлыгөл аңа елмаеп карап алды да, Зәйтүнәне әйдәп, табын әзерләргә дип алгы якка кереп китте.

– Әллә безне танымый тордың инде, Дәүран? – диде Җик Мәргән, дивар кырындагы мендәргә кырын төшеп.

– Таныды, – диде Артык. – Таныды, әмма курка калды. Хан азатлары дип белде. Шулаймы?

– Булды андый хәл, күрү белән котым алынды.

Ул арада алгы яктан затлы хатын-кыз киеменнән Зәйтүнә белән Назлыгөл килеп чыктылар. Күрделәр дә егетләр кызларны, ачкан авызларын ябалмый тордылар. Йа Хода, гүзәллек иде кызларда. Хан кызын, хан кызын гына күр әле син: әле генә гелән малай кебек иде, хатын-кыз киемен киюгә – алиһә дә алиһә, бу да алиһә!

– Тә-тә-тә, – дип, яткан җиреннән сикереп торды Җик Мәргән. – Күр әле боларны, оста, дим, сиңа әйтәм, күр әле үзләрен. Бер кашык бал белән кабып йотарлыклардыр, билләһи.

– Бик телеңә салышасың, мәргәнем! – диде Зәйтүнә, янагандай.

– Бетте, бетте, карлыгачым, кара кашым, әйттем исә кайттым!

Дәүран Назлыгөлне янә хатын-кызлар киемендә күреп, тәмам дивана хәлендә калган иде. Үзе елмая, аннан башка берәүне дә күрми.

– Назлыгөл, Назлыгөлем! – диде ул, очып китәргә җитешеп. – Назлыгөлем-бәгырем!

– Җитәр, уятыйк моны, – диде Артык. – Әй син, оста, кара әле?!

– Тимә син аларга. Тиздән шәех килер…

Бары тик «шәех» сүзе генә оста Дәүранны айнытып җибәрде.

– Нинди шәех? – диде ул, кисәк туктап.

Ул туктауга Назлыгөл аңа килеп сыенды.

– Никах укырга шәех килә! – диде ул, пышылдап. – Синең белән миңа никах укырга!

– Сезгә дә, безгә дә икенче тапкыр укысын, – диде Җик Мәргән. Ул Зәйтүнәне кулына алды да әйләнә-тирәли йөри башлады.