Выбрать главу

Оста Дәүран каушый калган иде, кайсы шәех, дип сорады. Аңа кем никах укыса да барыбер түгелмени? Әйтик, аңа шәехнең бер мөриде дә бик җиткән. Ләкин кем булса да, аларга никах укучыны Сәлим хан дар агачына асар, астырачак. Бәлкем әле, алай мәшәкатьләнеп тә тормас, үзе үк кылыч белән урталай чабар!

– Табын янына утырыйк әле, дуслар! – диде Артык, – әллә нигә кәеф тә китеп тора. Кешеләр өйләнешә…

Артыкның сүзләренә шау-шу беләнме берәү дә игътибар итмәде, барысы да, түр якка кереп, киез өстенә җәйгән ашъяулык тирәли тезелешеп утырдылар. Дәүран барысына да чынаяк белән кымыз салып чыкты:

– Мәргәннәр, хәлләрегезне белеп бетермим, кичерә күрегез, йөргән кеше төрле хәлләргә дучар буладыр. Әмма сезгә булган хөрмәтемнең иге-чиге юктыр. Арагызда туганым да юк, чыбык очы булса да агай-энеләрем дә түгелсез, мәгәр безгә кылган игелегегезне мәңге онытмабыз. Ишетеп, күреп торабыз, сезгә дә җиңел түгел. Иллә сездән башка безнең беркемебез дә юктыр. Без Назлыгөл белән, икәүдән-икәү генә, җан иясе аяк басмаган утрауда калган кебек булдык. Менә сез килдегез дә, гүя күк капусы ачылды. Бүген мин бер нәрсәгә төшендем: бар икән минем туганнарым, бар икән агай-энеләрем. Алар – сез! Менә янәшәмдә Назлыгөлем утыра, җир йөзендә иң-иң якын кешем. Минем аны ничекләр көтүемне беләсез, хисләремне әйтеп тә тормыйм. Йөрәгеңне уч төбеңә салып бир дисә, билләһи, дип әйтәм, бирәм, чөнки аннан башка яшәү минем өчен мәгънәсез булыр иде, гәрчә кешеләрне куандыра ала торган өйләр, сарайлар сала торган сәләтем булса да. Хәзер мин бернәрсәдән дә курыкмыйм, үлемнән дә, әйе, үлсәм дә үкенмәячәкмен, чөнки сөйгәнем янәшәмдә. Ассалар да, киссәләр дә курыкмыйм, чөнки сезне күрдем. Сез миңа сөйгәнемне алып килдегез, бәхетле иттегез, сез минем өчен иң-иң кадерле кешеләрдер. Ант эчәм, борынгы бабаларыбызча эчәм, тәкъдир килеп үлем түшәгендә ятканда да күз алдымда сез булырсыз. Менә карагыз!

Дәүран кулына пычак алды, кулына чәнечте, канын чынаягына агызды да Җик Мәргәнгә бирде. Җик Мәргән үз чынаягына үз канын тамызды, Дәүранга бирде – барысы да ант эчтеләр. Хәтта хан кызы Назлыгөл дә бармагына пычак белән төртеп кан чыгарды, әмма авыртуга түзә алмыйча, башта бармагын авызына капты, шуннан соң гына, тегеңә һәммәсе дә елмаеп карагач кына, касәсенә кан тамчыларын тамызды. Дәүранына бирде. Дәүран – аның, ул Дәүранның кан катыш кымызын эчеп куйды. Эчеп куйдылар да хан кызы, керфекләрен еш-еш каккалап, Дәүранына карап тора башлады.

– Борынгы заманда бабаларыбыз сөннәр никахны шулай гына ныгытканнар – кымызга кан тамызып бер-берсенекен эчкәннәр дә мәңгегә кавышканнар, – диде Назлыгөл. – Анам түгел, моны миңа мөдәррисем кәтиб Хафиз сөйләгән иде.

– Мәргәннәр, мин азат түгел, кулымда кылыч урынына һәрчак ташкискеч булды. Җырымны да ташта таптым, мәхәббәтемне дә ташка бизәкләр төшергәндә очраттым. Ләкин бүгенге көнгә кадәр, ошбу якты дөньяда «бары тик сине генә яратам» дип әйтә алмадым. Бүген әйтәм. Мин хан кызы Назлыгөлне сөямен, үлепләр сөям. Мин аның өчен тиңе булмаган сарайлар, сезнең өчен дошман ала алмастай кирмәннәр салырга әзер. Хан колы түгел мин бүгеннән, сезнең колыгыз, дусларым! – диде кайнарланып киткән Дәүран.

– Минем дә әйтер сүзем бар, – дип, башын күтәрде Зәйтүнә.– Иманым камил, бүген шәех оста Дәүран белән хан кызы Назлыгөлгә никах укыр. Укыр бит, Җик Мәргәнем?

– Егет сүзе бер булыр! – диде Җик Мәргән, күкрәген киерә төшеп.

– Җигем, Мәргәнем, минем бу шәехтән дә никах укытасым килә, – диде көлә-көлә Зәйтүнә. – Арабыз ныграк булыр, ышанычлырак. Артык тотып китергән мөриднең коты алынган иде, миңа калса, рәтләп укый да алмады, куркуыннан булса кирәк, буташтырды. Аннары шәех кеше ышанычлырак та, Җигем, дим?!

– Бәй, мин разый, бик разый. Укысын, әллә ни сорамас, иншалла.

– Мин бикәдән ризалыгын алдым инде.

– Ә әмир, әмир Хаҗи?

– Әмир Хаҗи каршы булмас, Җигем! Шәехе үзенеке. Абам Бачман, әмир белән үзем сөйләшермен, диде.

– Килештек, укысын! – диде Җик Мәргән. – Бик шәп булыр. Ул-бу булса, никахны синең белән миңа укыттык диярбез, ә?..

– Җигем, бәгырем, алтыным син минем, кадерлем!

– Һай бу дөньяны, матур да яшәүләре! Артык, бир әле әнә теге думбраны, әнә, әнә, артыңда чөйгә элгән. Оста, синең тимерче Әхмәт углы Бәкерне күргәнең бармы? «Юк» димә, күргәнең бар. Әйе, Шайтан каласында. Менә шул егет каравыш кызга өйләнде, туй иттеләр. Югыйсә хан кызына өйләнердәй хөрмәткә ия кеше ич. Менә нишләтә мәхәббәт диюем адәм баласын! Башта җай гына сөйләшә дә белмәгәннәр икән, кулга-кул тотышалар да, күзгә-күз тик карашып торалар икән. Шуннан мин ул гүзәл затны күрдем. Чибәр, ягымлы, безнеңчә сөйләшә башлаган. Тордым да мөнәҗәт әйттем үзләренә. Менә хәзер сиңа әйтәм.