Җик Мәргән думбраны көйләп, башын кырын сала төшеп, күзләрен йомды, кылларга чиртеп алды:
– Миңа куркыныч, – диде Назлыгөл. Дәүран аны күкрәгенә кысты. – Туганым Галине кала нигезенә күмәргә атам фәрман биргән, диләр. Кем шул хакта белә?..
– Кала нигезендә бернәрсә дә юк. Хан мәчетен салганда, шундый гайбәт ишетеп, нигез казыганны үзем карап тордым, – диде Дәүран. – Юк сүз!
– Гали углан күккә аша ич! Аждаһаны туган төбәгеннән кам куа һәм ул, үч итеп, үзе белән хан оныгын да алып китә. Миңа бу хакта шул хәлне үз күзе белән күргән азат сөйләде, – диде Артык.
– Ә мин ул хәл турында бөтенләй башкача ишеттем, – диде Җик Мәргән. – Имеш, Гали угланны вәзир Исхак, чынлап та, кала нигезенә күмәргә иткән, әмма кам баланы кызганган да, хан оныгы урынына эт күмеп калдырган, ә Гали оланны ниндидер сәүдәгәргә кол итеп сатып җибәргән…
– Гали олан кала нигезендә ята, – диде Артык. – Азат миңа бу хакта антлар эчә-эчә сөйләде.
– Бу хәлнең асылын белсә кәтиб Хафиз беләдер, җәмәгать! Мәгәр ул берәүгә дә әйтми икән, хак хәлне, дим…
– Миңа әйтте, – диде Назлыгөл.
– Ни дип әйтте?
– Гали туганың исән, хан кызы, – диде.
– Исән?! – дип сорады Җик Мәргән.
– Исән! Атам кушуы буенча аны чынлап та Чияле тау түбәсенә күмәргә тиеш булалар…
– Күмәләрме соң? – дип сорады Дәүран.
– Кәтиб Хафиз, минем мөдәррисем, хан мәчете нигезендә Гали туганым түгел, эт мәете ята, диде.
– Ялган, ялган, хан мәчетенә нигез казыганда, без анда бернинди дә эт мәете тапмадык. Коръән тотып ант итәм, – диде Дәүран.
– Алай димә әле, Дәүран, – диде Артык. – Бәлкем, сез эт каберенә тап булмагансыздыр?
– Мөмкин түгел, нигезне бик тирән казыйбыз.
– Кәтиб Хафиз алдамас.
– Алай димә әле, хан кызы, син дә. Кәтиб Хафиз да пәйгамбәр түгел, адәм баласы, пәйгамбәрләр дә изге ялганга юл биргән.
Шулчак ишек шакыдылар. Табындагылар башта күзгә-күз карашып алдылар, аннары барысы да дәррәү урыннарыннан куптылар. Җик Мәргән боерды:
– Кызлар – түр якка, егетләр шәехне каршы ала! Ишекне үзем ачам!
Оста Дәүран, шәехне күрүгә, каушый калды. Ничәмә тапкыр ул аңа эч серен сөйли язып калды, ә хәзер менә үзе килеп керде.
– Әссәламегаләйкем, Хода бәндәләре! – диде шәех һәм бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты.
– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! – диде егетләр, баш иеп.
Җик Мәргән шәехне түргә алып керде, кабартып куйган мендәргә утыртты.
– Хуш, бер дога кылыйк, – диде шәех һәм беренче булып кулын күтәрде.
Дога кылгач, шәех янә егетләргә күз йөртеп чыкты һәм, Дәүранда карашын туктатып:
– Хәл-әхвәлләрең ничек, оста? – дип сорады.
– Аллага шөкер, шәех, сезнең хәер-фатихада яшәп ятам менә.
– Амин, амин, шулай була күрсен, шулай була күрсен. – Шәех Җик Мәргәнгә карады. – Йә, ни әйтерсең, Мәргән?
– Шул, сөйләшкәнчә инде, шәех.
– Кызларыгыз кайда соң?
Җик Мәргән Дәүранга күз кысты:
– Бар әле, ашыктыра төш, кияү егет, кызларны. Бар, бар.
Эшләр чынга әверелеп бара иде, шулай булгач, Дәүран Артыкка, әйдә минем белән, дип кул изәде дә үз ягына алып чыгып китте. Бераздан алар, зур сандык күтәреп, кызлар ягына килеп керделәр. Шул хәлдән соң эчке яктагы кызларның шатлыктан чинашкан тавышлары ишетелде. Артык белән Дәүран янә әйләнеп керделәр, егетләр елмая, канәгать, горурлар иде.
– Нинди сандык ул? – дип сорады Җик Мәргән Дәүраннан.
– Әнидән калган, анам истәлеге, – дип ялганлады Дәүран.
Асылда исә оста Дәүран сәүдәгәрдән алган сандыкны Назлыгөл белән Зәйтүнәгә: «Киеме-ние белән сандык сезгә. Киенегез дә теләгән киемнәрне, безнең янга чыгарсыз!» – дип кертеп биргән иде.
Шактый утырсалар да, сөйләр мәзәкләр бетте, әмма кызлар чыкмады да чыкмады. Җик Мәргән борчыла башлады.
– Кызлар нишли анда, нигә бик озак! – дип, түр якка ишеттерде Җик Мәргән.
– Тире иләп, күн эшлибез! – дип җавап бирде аңа Зәйтүнә.
Әмма моның белән генә кызлар ашыкмады, аларны тагын шулхәтле көтәргә туры килде. Тәтеш шәех тә борсалана башлады. Ниһаять, ишектә хан кызы Назлыгөл күренде. Егетләр генә түгел, Тәтеш шәех тә аягүрә торып басты: шәех хан кызын танымый, белми иде әле, шуңа карамастан ул эчке бер тоем белән сизде – бу бала гади гаиләдән түгел. Шәех утырды, гамьсезрәк булырга теләсә дә, булдыра алмады, Назлыгөлгә текәлебрәк карап алды. Гүзәл иде кыз, күз алмалы түгел иде үзеннән. Кызлар икесе дә бала итәкле күлмәктән иде, түшләрендә хәситә, беләкләрендә көмеш беләзек, бармакларында кашлы йөзекләр. Кабартма җиңле, бала итәкле күлмәкләренең җиңнәре бөентеләнеп китерелгән, гәрәбә муенсалары, ике толымга үргән чәчләрендәге көмеш тәңкәләр, бигрәк тә кызларның елмаюлары егетләргә исерткеч кебек тәэсир итте.