– Шәех, минемчә, башласак та ярардыр! – диде Җик Мәргән.
– Әйе, башлыйк, килеп бассыннар каршыма, – диде шәех, әле дә булса Назлыгөлдән күзен ала алмыйча. – Кемнәргә укырга?
– Оста Дәүран белән хан кызы Назлыгөлгә, – диде Артык.
– Хан кызы! – дип гаҗәпләнүен мыскал да яшермәде шәех. – Мин хан кызы белән оста Дәүранга никах укырга тиеш?!
– Без синең белән, Тәтеш шәех, бу хакта сөйләшкән идек бит инде! – диде Җик Мәргән.
– Хан кызына никах укыячагымны белмәгән идем. Мин сине шаяртасың дип торам. Монда чынлап та хан кызы икән ләбаса!
– Пәйгамбәр кызы булса да, шәех, син бүген оста Дәүран белән Назлыгөлгә никах укырсың. Ишетәсеңме, шәех?! Бире кара, кем әйтә сиңа моны? Җик Мәргән!
– Хан кызына ата-анасы ризалыгыннан башка никах укыган өчен мине…
– Дөрес әйтәсең, шәех, сине дар агачына асачаклар. Булачак кияү, хан кияве кайчандыр колчура булса да, күптән инде ул коллыктан азат ителде. Димәк, сиңа бер сүз әйтүче дә булмастыр. Моның янына берәр елдан Назлыгөл таштай-тукмактай малай да табып куйса… Хан сине киңәшчесе итеп сараена алачак, менә әйтте диярсең.
Шәех Тәтеш, хан кызы Назлыгөлнең бит алмалары алсуланып китүен күреп, янә гасабилана башлады. Бу ни инде тагын? Барысы да аның җавабын, ни әйтәсен көтә. Хак Тәгаләдер, аның бер сүзе Дәүран белән Назлыгөлне чиксез бәхетле итәчәк, тик аның бу башбаштаклыгы гына ничек бетәр… Болар арасында адәм рәтле кеше бер Дәүран бар, ул да әнә хан колы икән. Җик Мәргән, аның тиңе Артык та, ишегалдында каравылда торучысы да качкыннардыр. Кем китерде аны бирегә? Ни китерде? Нәфсе?! Шул шул. Инде нишләргә тиеш ул? Аның белән бербуйдан сөйләшкән Җик Мәргән дә хан күзенә күренергә куркып йөри, Назлыгөлнең үзен әйтеп тә торасы юктыр. Оста Дәүранның да җирлеге бик үк нык түгел, шәехнең мөридләре түкми-чәчми җиткереп торалар: гәрчә әмир Хаҗи остага ирек бирсә дә, хан бирмәгән икән әле. Ахыр чиктә останы коллыктан бары тик хан үзе генә азат итә ала. Әнә шул кеше белән урланган хан кызына ул никах укырга тиеш. Акылдан шашмалы хәлләр. Сәлим хан аны моның өчен кичермәс, мең төрле җәза уйлап табар. Җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт аңа Болгарда аерата сак булырга, төрле ялганнарга, шәригать кануннарын бозуга бармаска кушкан иде. Олуг шәех янында Болгар ханының оныгын күрде, ул кеше аңа охшаган иде, инсафлы, тәүфыйклы халыктыр дип уйлаган иде болгарларны. Ә монда аның язмышы белән уйнап утыралар. Әле булса хәтерендә, хан оныгы затлы яшел төстәге чапан кигән, озынчарак буйлы, зәңгәр күзле, ак йөзле иде. Хан оныгы, күкрәгенә кулын куеп, Тәтешнең сәламен алды. Тәтеш: «Мин иртәгә Болгарга сәфәр чыгамын», – дисә дә, бер кәлимә сүз әйтмәгән иде. Гүя аның туган иленә дә юнәлмиләр. Саубуллашулары да сәер килеп чыкты. Тәтеш аңардан: «Кемгә сәлам юллыйм?» – дип сорады. Хан оныгы исә, гәрчә олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт аның җизнәсе булса да, янә бернинди җавап бирмәде. Тәтеш яңадан кайтарып сорарга яхшысынмады. Китәр көнне олуг шәех аны озатырга килде һәм, каенишен бер читкә алып: «Хан оныгы Үргәнечтә юк, син аны күрмәдең!»– диде. Олуг шәехкә шулкадәр хөрмәте зур иде ки Тәтешнең: «Ярый, җизнәй», – дигәнен сизми дә калды. Ә инде Казанга килгәч, аңа бер хикмәтле хәл сөйләделәр. Әнә шул җизнәсе олуг шәех янында күргән хан оныгы кала нигезендә ята, имеш. Бу хикмәтле сүзне ниндидер сәүдәгәр авызыннан ишеткәч, Тәтеш шәех үзалдына елмаеп куйган иде. Ханнар арасына кереп буламы, бәлкем, Сәлим ханның бер-бер середер, дип уйлаган иде. Моңа кадәр шәех бу хакта берәү белән дә бәхәсләшмәде һәм аның аңа кирәге дә шуның хәтле генә иде. Ул начар урнашмады, әмир Хаҗи аны әйбәт каршылады. Белемгә хирыс, иманы камил шәех Тәтешнең халыкка әйтер сүзе бар иде. Казанда аны яраттылар, әмир Хаҗи Бөек каладан мөридләр китерттерде, шәех үзе дә шәкертләр булдырды. Кыскасы, яңа калада ул әмирдән кала икенче кеше иде. Һәм шул кеше бүген әйтсәң ышанмастай хилафлык кылачак. Болгар төркиләре горурлар, бераз гына кыргыйрак булсалар да, үзләре ни теләгәнен бик яхшы беләләр. Чынлап та беләләр икән ич! Менә Тәтеш кадәр Тәтешне хан кызына яшереп никах укырга алып килделәр. Хәзер инде укымыйча да булдыра алмастыр. Бохарада булса, хан кызына пәрәнҗә кигерерләр иде. Болгар төркиләренең, кая ул, пәрәнҗә дигән нәрсәләрне ишетәселәре дә килми. Аннары болгарларның хатыннары үзләрен бик иркен тоталар икән, хәтта илчеләрне кабул иткәндә дә хан янында ханбикә утыра икән. Боларның берсен дә үз күзе белән күрмәсә дә, күргәне дә бик җиткән иде Тәтеш шәехкә. Хатыннары пәрәнҗә кимиләр. Моңа ул Казанга килү белән үк инанды, илчеләрне кабул иткәндә ханбикәнең хан янына утыруына да шикләнмәде – хан кызы каршында, әле кемгә кияүгә чыгарга тора – колга! Ходабәндә, бу нинди тамаша инде! Иллә нишләмәк кирәк, чоры-заманы үзгәрде, дин-йоланы кылыч белән тарату заманы үтеп бара. Төрки Болгарына ислам дине кылыч белән килми, бәлкем, шуңа бу халык үзен иркенрәк тотадыр. Әйтик, хан кызын урлап, аны колга кияүгә бирү хәлен Үргәнечтә күз алдына китереп буламы? Халык үзе үк аларны таш атып үтерер иде, кара канга батырып, хур итеп, мәсхәрәләп. Болгарда сак булырга, бик алай үз сүзен сүз итмәскә, үгет-нәсыйхәтне пәйгамбәрләр мисалында җиткерү хәерлерәк булыр, дип әйткән иде җизнәсе. Ә ул әнә нинди дәҗҗал кулына килеп капты. Боларга вәгазь укып торуның хикмәте булмастыр, болар өчен кыйбла Мәккә-Мәдинә түгел, ә хаклыктыр, күрәсең. Тәтеш шәех Болгарда балалар укыту өчен «Иман шарты» н язып ята иде. Аны да бетерә алмады. Халыкны гына түгел, үз кулы астында булган унлап мөриден дә өйрәтеп өлгермәде. Ислам диненең биш баганасын иман итмәгән кеше ихлас мөселман була алмый: иманга килү, намаз уку, ураза тоту, зәкят әйтү, хаҗга бару. Халык түгел, кул астындагы мөридләре дә моңа ирешеп өлгермәделәр шикелле. Ләкин Тәтеш шәехнең хәйләсе бетмәгән иде әле. Ярый, ул никах укырга риза да булды, ди. Әмма шәригать буенча мондый хәлдә кызның ата-анасыннан, аерата атасыннан ризалык кирәк. Икенчесе, кызның ризалыгы зарури – үзе теләп чыгамы хан кызы остага? Янә без шигыйләр түгел, хан кызы белән колны никахлаштыру сөнниләр канунына сыймыйдыр.