– Кһм, – дип тамак кырды Тәтеш шәех. – Хуш, Җик Мәргән, Аллага тапшырыйк!
– Әйе, шәех, син ишан түгел, мин хан дигәндәй, тапшырыйк! – диде Җик Мәргән. – Башта оста Дәүран белән хан кызына укырсың.
– Бисмилләһир рахмәниррахим… – Тәтеш шәех, күзен йома төшеп, никах укый башлады. Коръәннең дүртенче сүрәсеннән өзекләр әйтте дә хан кызыннан сорады: – Назлыгөл, син Дәүран атлы егеткә үзең теләп кияүгә чыгасыңмы?
Шәригать кануннары буенча, кыз дәшми калса да ярый иде, ләкин шәех Тәтешнең хан кызы ризалыгын үз колагы белән ишетәсе килә иде. Назлыгөл, Тәтеш шәех бу хакта сорагач, башта оста егеткә карады, аннары аңа сыенды, беләгенә сарылды, күзләренә текәлде.
– Мин, Сәлим хан кызы Назлыгөл, оста Дәүран атлы егеткә кияүгә чыгарга ризамын, шәех! – диде хан кызы.
– Мин хан кызы Назлыгөлне хатынлыкка алырга ризамын! – диде Дәүран.
Тәтеш шәех үзе гадәти Коръән сүзләрен укыды, үзе уйлады.
Хәерле булсын, Мөхәммәд пәйгамбәр дә әллә кем булмаган, соңра әнә кем дәрәҗәсенә ирешкән. Үргәнеч сәүдәгәрләренә ышанырга мөмкин, алар хәзер Бөек калага туктамый, туры бире килә – Казанга. Кем белә, бәлкем, ошбу кала киләчәктә Болгарның үзәгенә әверелер. Хәер, үзәк кала булса да, булмаса да, Сәлим хан аны кызына никах укыганы өчен кичермәс. Ә бит аңа Бохарада, Һиратта, Сәмәркандта яисә Үргәнечнең үзендә калырга була иде, бирегә ашкынды, хатын-кызлар пәрәнҗә ябынмый торган мөселман төбәгенә. Ә монда халык үзенә бер әкәмәт икән, бүген мөселман, иртәгә әллә кем, гәрчә бик тырышып иман шартын өйрәнсәләр дә… Сәүдәгәрләр арасында Бөек калага килгәч – чалма киеп, Владимирга киткәч, муенына тәре тагып йөрүчеләр дә бар икән. Язмышны Аллаһы Тәгаләдән сорап кына китереп булса икән ул. Тәтеш шәех моңа инанды инде. Менә ул да үзенә бер язмыш сайлап алды. Монда килүе бер хәл, урланган хан кызына никах укуы бөтенләй башка нәрсә ич. Әйе, Үргәнечтәге хыяллары барысы да асты өскә килде. Дөрес, ачык йөзле хатыннар күрергә теләсә, урамга чыкты, базарга барды һәм берәү дә аңа, нигә минем йөземә карыйсың, дип әйтмәде, киресенчә, үзләренә текәлебрәк караганнарын тоеп алган хатын-кыз башын чөя төшәр иде. Менә бит син аны! Хан кызы да әнә бер дә оялып тормый, булачак иренең беләгенә сарылган да күзләренә карый, һәй гүзәл дә икән шул үзе, бер күрер өчен гомерең бирерсең, билләһи. Күр инде, ничек яратып, үз итеп карый. Ай Аллам, бетерим булмаса, боларга никах түгел, каһәр укырга иде дә бит… хәерле булсын, бәлкем әле, үтеп тә китәр, тугыз айдан хан кызы атасына таштай-тукмактай малай табып куйса, кем белә, хан боларны кичереп тә куяр, бер җайдан аны да… Ишетү белән чаптырып килмәс, шәт. Ә килсә?!
Тәтеш шәехне торган саен вәсвәсә баса иде.
Җик Мәргән белән Зәйтүнәгә дә укыды никахны Тәтеш шәех. Аннары, биргән бүләкләрен алып, дога кылды, шуннан соң гына тамак кырды, янәсе, мине дә тыңлагыз әле.
– Никахны укыдым, Җик Мәргән! – диде Тәтеш шәех, нигәдер бары тик аңа гына мөрәҗәгать итеп. – Инде язмышымны сезгә тапшырам. Хәтерем ялгышмаса, син, Җик Мәргән, ошбу сәгатьтән Бачман баһадир кияве булдың. Бачман баһадир, ишетүем хак булса, әмир Хаҗиның уң кулыдыр…