Выбрать главу

Ибраһим каласына җитәрәк, Сәлим хан инеш буена атларны туктатырга кушты, арбадан төшеп, яшел чирәмгә утырып чәй эчте. Гаҗәп хәл, ханбикә котыртып җибәргән хәлләр күз алдыннан китми. Ни ди бит син аны, имеш, Назлыгөл кызлары оста Дәүранда. Бу хәлгә ышанмады хан. Ничек ышанмак кирәк. Язмаганны. Ә менә угланы Хаҗи белән килене Акбикә бик үк тату яшәмиләр икән. Ханбикә Зөбәрҗәт бу хакта кат-кат әйтте. Иллә ханбикәсенә бер сүз дә әйтмәде Сәлим хан. Ни әйтә ала ул? Кайсының да булса җаны бизгәндер. Ә менә сәбәбен әйтмәде. Үлем сәбәпсез булмаган кебек, яратмый башлауның да сәбәбе бардыр. Хәерле булсын, баргач, барысын да ачыклар. Иң хәтәре угланы әмир Хаҗиның мөстәкыйльлеккә омтылуы иде – аерылып чыгарга тели, имеш. Хакмы шул? Әнә шуны белергә бара Сәлим хан. Һәм ул аны белер. Кирәк була икән, углан дип тормас, кылычын да күтәрер, каласын да җир белән тигезләр. Юк, калага кагылмас, каланы тартып алыр һәм, угланы әмир Хаҗига үч итеп, оныгы Җаббарны түгел, Булатны утыртыр.

Сәлим хан белә иде, ничеккенәләр сак хәрәкәт итсә дә, угланы әмир Хаҗига, атаң гаскәр белән кунакка килә, дип җиткергәннәрдер инде. Иллә Сәлим хан тегесеннән дә, монысыннан да курыкмады. Ул Бөек Болгарның олуг ханы, ничек килергә тели, шулай килә. Тели – ике-өч азаты белән, тели – гаскәр белән…

Сәлим хан чынаягын каплады да, чапанын иңенә салып, инешкә таба төште. Аңа йомышчы малай иярде. Малайның кулында сөлге, комган. Сәлим хан кулын чайкады, сөлгегә кулын сөртте дә малайга күз ташлады. Аяк юучы, су салучы малайларны кай тарафлардандыр вәзир Камай табып алып кайта иде. Кемнән ала малайларны – Сәлим хан беркайчан да кызыксынмады. Үсә-исәя төшкәч, ул малайлар ханның җансакчылары булып китәләр. Гомер-гомергә шулай килгән.

– Ташбулат, җансакчы буласың киләме? – дип сорады хан малайдан.

– Килә, олуг хан!

– Укый-яза беләсеңме, кай мәктәптә укыйсың?

– Ялчылар мәктәбендә, олуг хан!

– Сарай мәктәбендә укыйсың киләме?

Ташбулат хан аягына төште.

– Килми буламы, ханиям!

– Вәзир абзаңа әйт, кайту белән сине сарай мәктәбенә алдырсын. Олуг хан әйтте, диген.

– Баш өсте, ханиям! Тик ул мине тыңламас, олуг хан!

– Тыңлар. Ә укырга кем өйрәтте?

– Шагыйрь абый, олуг хан!

– Габделгаләүме?

– Әйе, олуг хан! Ул кичләрен безнең янга килә, сабак укыта.

Сәлим хан атларны җигәргә кушты, кичкә кадәр Ибраһим каласына барып җитәсе килә иде. Ибраһим каласында ишан ук булмаса да, шул чамада даны таралган Ягъкуб би яши. Акыл иясе. Кала тарханы аны санга сукмый башлаган икән. Бу хәл хак булса, Сәлим ханның тарханны хөкем итәргә исәбе иде. Ишеттергәннәре хак булса, кала халкы гаилә-гаилә Казан каласына күчеп китә башлаган икән. Һаман да бер тархан аркасында, икеләтә, ә кайберәүләрен өчләтә ясак түләтә, имеш. Аннары янә бер нәрсә хакында иттеләр: Ягъкуб бинең белекле кызы бар икән. Хуш, була күрсен, Болгарга да белекле кыз балалар кирәк. Бу хәл Сәлим ханны кызыксындырмый, хан кызыксынганы Ягъкуб би үзе иде. Нәрсә уйлый икән ул әмир Хаҗи угланы турында?..

– Вәзир, калага чаптар җибәр, тарханга түгел, кала биенә, Ягъкуб картка!

– Ул хәтле карт түгел ди әле ул, ханым!

– Акылы белән олы кеше, диләр ич!

– Акылы ташка үлчим булып чыкса, ханиям!.. Ходай Тәгалә кешегә акылны бизмәнгә салып бирми.

– Кешене сөйләтеп, чүлмәкне чиртеп беләләр. Күз күрер, – диде Сәлим хан.

Ханның килү хәбәрен җиткерергә киткән чаптар, артыннан тузан тасмасы калдырып, калага таба чапты. Вәзир Камай кала тарханын кызганып куйды. Аз гына языгы булса да, Сәлим хан аны кичермәс, хөкем итәр, тикмәгә генә җәлладын алмаган иде. Ибраһим каласына тарханны мәрхүм вәзир Исхак билгеләгән иде. Мең сәбәп табып булса да, Сәлим хан аны юк итәр. «Димәк, кан кою Ибраһим каласыннан ук башланачак», – дип уйлады вәзир Камай.

Арбага җайлап менеп утыргач, Сәлим хан атларны бераз куаларга кушты. Караңгы төшкәнче калага җитәсе килә иде. Кояш инде офыкка таба тәгәри, алар гүя кояшны куа баралар иде. Сәлим хан янәшәсендә утырган малайны кочагына алды да уйга калды.

Олыгаеп китмәгән булса, һичшиксез, кала бие Ягъкубны сарайга алыр иде, ләкин хәзер инде картаеп баралар, ул да, хан да.

Кала һаман күренми. Бу җир-су дигәннәренең иге-чиге бармы икән? Бардыр. Чик ерак түгел, Иделне чыгасы да – Ашлы каласы, аннары бераз барасы да – Сүрә елгасы, елганың яръягында Владимир кенәзлеге. Китан кенәз ни сәбәпледер Сүрә елгасы буена өч-дүрт кирмән салдырды. Кирмән саен чиркәү, чиркәү саен епископ. Сәлим ханны калаларны күп сала, диләр, ә Китан кенәз аннан да уздырды, әмма аның турында алай дип сөйләмәделәр. Ә менә атасы Юрий калаларны күп салды. Әйе, кеше китә, эзе кала. Китан кенәз дә мәрхүм булды әнә, синең артыңнан да килерләр, ә мин һаман дөнья кайгыртам, угланыма ачу тотып йөрим. Мәгәр мин моны угланыма булган ачудан кылмыйм, бәлки, илем бөтенлеге өчен тырышам. Һәм карт көнемдә булса да, илдән аерылып чыгарга теләгән кешене үз угланым булуга карамастан хөкем итәрмен. Аерылганны аю ашар, дигәннәр борынгылар. Бүген әнә кенәзләр тәхет бүлешәләр. Моннан кемгә файда? Дошманга. Иллә илне бүлгәләмим, бөтен итәм дисәң, ул хәлне кылмый да булмастыр. Урысларның буталган вакытларыннан файдаланып яу чапсаң икән?.. Мордва илтабары Пургасны аерып алып, Китан кенәз салган калаларны пыр туздырып кайтса?.. Юк, чабу бирми, үз угланың баш күтәрергә тора. Әүвәл үз өеңдә тәртип булдыр, аннары яу турында уйларсың…