Выбрать главу

Сәлим хан офыктагы баюга таба тәгәрәгән кояшка күз төшереп алды, анда көнбатыш тарафта болытлар куера, төнлә яңгыр килүе бар иде. Әнә Иделкәй дә күренде, олуг һәм мәһабәт елга. Халык басуда, икмәкләр җыя, тиздән ясакчылар ясак җыя башлар, илгә сәүдәгәрләр савылыр. Владимир-Суздаль якларында чамасыз корылык икән, сәүдәгәрләр икмәккә Болгарга килер. Ә икмәкнең мулы кемдә? Ибраһим каласы тарханында. Ул җыя уңышның асылын. Тик нигә халык Казан ягына күчеп китә?.. Димәк, монда бер-бер хәл бар. Моңа кадәр авыл игенчеләре хан казнасына җыйган икмәкнең уннан бер өлешен бирә киләләр иде. Бу төбәктә карышучы авыллар да булган икән. Мондый яман хәбәрне ишеткәч, Сәлим хан Ибраһим каласы тарханына ямчысын җибәрде. Тархан исә хан ямчысы белән сөйләшергә дә теләмәгән, икмәкне турыдан новгородлыларга сатып җибәргән икән. Кала бие Ягъкуб, бу хакта ханга хәбәр ит, рөхсәт алыйк, дип әйтеп әйткән, әмма тархан аны тыңларга да теләмәгән. Бу хакта Сәлим ханга ямчысы сөйләде. Әйе, ачуы чыгарлык иде Сәлим ханның кала тарханына. Кала бие Ягъкуб та ханга бу хакта озын итеп хат язган иде. Имеш, төбәгебездән халыкның китү сәбәбе тарханнандыр, чөнки кайбер авыллардан икеләтә ясак җыя икән. Шуннан Сәлим хан ясакчыларын Ибраһим каласы төбәгенә караган авылларга җибәрде, тарханның гөнаһы расланды – тархан чынлап та кайбер авыллардан икеләтә, ә кайберләреннән өчләтә ясак җыйган һәм аны сатып җибәргән икәнлеге расланды. Бу хәлне тикшерергә дип казый да барган иде, ул да тарханның языгын раслады.

Болгар дөнья уртасындагы илдер. Шуның өчен бирегә Мисырдан да, Багдадтан да, Табгачтан да, Румнан да, Кияүкаладан да, Төн илләреннән дә сәүдәгәрләр агыла. Гәрчә Сәлим хан Төрки Болгары дөнья уртасында түгеллеген белсә дә, бик күп илләрдән сәүдәгәрләр килгәч, куштаннарына шулай дип мактана торган иде. Новгород белән Владимир калалары турында әйтеп тә торасы юктыр, гомер-гомергә Болгар сәүдәгәрләре— анда, алар монда булдылар. Болгар белән аларны аерганы диндер. Менә нәрсә читләштерә бу илләрне. Бу хакта барысы да белә, Сәлим хан да, кенәзләр дә, иллә һични кыла алмыйлар. Дин хатын түгел, аерып җибәреп кенә булмый, шәех әйтмешли. Ә бу ике халыкта уртаклык зурдыр. Икесе ике телдә сөйләшсәләр дә, яшәгән төбәкләре бер тарафта. Татулыкка ни җитә дә бит, юк, яңа кенәз тәхеткә утырган саен, Болгар ягына күз каера. Болгар майлы калҗа, нигә каермаска, ди. Яу килә икән, акмаса да тама, буш кул белән кайтмый, шуннан яу-талауны кәсеп итеп күрә башлый ил түрәләре. Бактың исә, кешегә бик аз кирәк икән бит, ике-өч аршын җир – Китан кенәз әнә яу чапты-чапты да ике-өч аршын җир астына керде дә ятты. Иллә аты-даны калды. Сәлим ханныкы да калыр – калалар исемендә, кылган изгелекләре аша, явызлыклары аша да… Дөнья булгач, явызлык кылмыйча да булмый! Әнә угланы кадәр угланына яу бара, бер дә кунакка түгел; кунакка, хак әйтәләр, гаскәр белән бармыйлар. Катлауланды, катлауланды дөньясы да. Мең төрле дин, мең төрле иман. Берсен тыясың, икенчесе куәт ала; икенчесен кыса башлыйсың, өченчесе баш күтәрә. Фикерләр тартыша, диннәр тартыша. Аллаһы Тәгалә киләчәкне кем кулына, кайсы дин әһеленә тапшырыр – бер үзе белә иде.

Диннәр тату гына яшәгән Болгардагы тәртипне шәех Игәнәй тузгытып китте. Чиркәүгә ут салдыра, епископны үтерә. Моның белән тыеп буламы кеше җанына кергән иманны! Юктыр. Ялгышты, ялгышты шәех Игәнәй. Динеңә иман иттерү өчен кылыч тоту заманалары узып бара. Кылыч йөзе исә кеше күңелендә нәфрәт кенә тудырадыр. Тамагы тук, рухы көчле кеше нишләп ирекле көннән тиз генә башка дингә күчсен ди?! Хаталанды, хаталанды шәех Игәнәй. Һәм шушы хаталануы белән Болгарга да зыян китерде: урыс кенәзләре Болгарга теш кайрый башладылар.

Олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт әнә Сәлим ханга ел саен хат яза, күккә күтәреп ислам динен мактый. Хуш, яза бир, шәех, иллә бер нәрсәне аңлап җиткерми Болгар ханы Сәлим: ничек син, христиан вә мәҗүси диннәреннән ерак торган кеше, алар хакында сүз йөртә аласың? Болгар ханы Сәлим алар белән һәр көн диярлек очраша, сөйләшә, аңлаша, һәм күптән инанды инде, ул диннәргә инанган кешеләр дә нәкъ шундый ук, шул ук юлдан, шул ук сукмактан йөриләр, дөнья көтү мәшәкатьләре дә хәтта бер чамадарактыр. Әйе, кигән кием генә кешене теге яки бу йола вәкиле итә алмый шул…