Выбрать главу

Олуг шәех белә булса кирәк, Сәлим хан аңа соңгы хатында бик нык үпкәләп язды. Нигә, әйтик, халыкны христианнарга каршы котырткан шәех Игәнәйне канат астына җыйды? Шәех Игәнәй гаепле иде һәм кылган явызлыклары өчен җавап бирәсе иде. Ә ул олуг шәех канаты астына барып елыша. Болгар Үргәнеч түгел, монда төрле дингә иман иткән кешеләр яши һәм аларны тату итеп яшәтә белергә кирәк. Моны бары тик олуг хан эшли ала. Бер дин әһеле икенче дин әһелен рәнҗеткән икән, хан аларның гаепләренә карап хөкем итәргә тиеш, ә табынган диннәренә карап түгел. Хак анысы, Болгарда мөселман дине өстенлек итәдер, әмма моңа карап кына башка дингә табынган кешеләрне рәнҗетергәме?.. Әйе, ашыга нәтиҗә ясарга олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт, ашыга, үз манарасыннан гына чыгып эш итә. Шәех Игәнәй юкка чыккач, Сәлим хан, шәехне сорап, Пәһлеван Мәхмүткә мөрәҗәгать итте. Олуг шәех аңа каенише Тәтешне җибәрермен дип хәбәр итте, иллә Сәлим хан аңардан тыйнак кына баш тартты, шуңа да карамастан, яшь шәех Болгарга килеп төшкәч, тегене яңа салынып яткан Казан каласына җибәрде. Бу хакта хәтта Пәһлеван Мәхмүткә дә хәбәр итте, теге ни сәбәпледер каршы килмәде, шундук ризалыгын бирде. Хәер, ризалыгын бирмәсә дә, яшь шәехне Бөек калага ук кертми Казанга озатканнар иде инде. Шуннан соң гына Сәлим хан Бөек калага ике тапкыр хаҗга барып кайткан баш әл-казый Ишкулны куйды. Ишкул шәех түгел иде түгелен, иллә тыңлаучан, беркайчан да хан сүзеннән чыкмады, каршы әйтмәде. Анысын әнә шулай җиңел генә хәл итте Сәлим хан, ә менә тәхет ягы авыррак иде. Тәхетне кемгә калдырыр? Картлык килде. Хәзер әнә атта да йөри алмый башлады. Арбада ике-өч мендәрдә утырып йөргән хан хан буламыни инде?! Әйе, кемгә? Булат оланга?! Башка чара юктыр. Тик Булат углан бер дә ил башлыгына охшамаган. Ходай бирмәгәнмедер, Хак Тәгалә шулай. Аңа ау булсын, үзенә буйсынган башкисәр азатлар булсын, хәзер әнә Җаек кирмәненә ханныкы кебек өй салдырган да кызлар биетә икән. Солтанмы? Олуг Мөхәммәт чире кагылган, күрәсең, угланга. Ул шулай кызлар биетүдән, яшь хатынга өйләнүдән туймый, диләр. Димәк, тәхеткә Булатны китерү ярамастыр. Их, Гали оныгы исән булса икән! Төпле фикер йөртер, сүз тартыштырыр, акыл белән эш итәр иде…

Сәлим хан кисәктән янында кемнеңдер җитмәвен тойды. Әйе, кәтибен алмады бит. Ни сәбәпледер ханбикә калдырырга кушты. Сәлим хан кәтибе Хафизны үзе белән алмавына үзе дә аңлап бетермәгән үкенү тойды. Киңәшергә рәтле-җайлы кешесе дә юк икән бит әле. Вәзире исәптә түгел, Камай аңа беркайчан да акыл бирә алмады. Дөрес, әйтер фикере булды, ләкин аның фикереннән хан бик сирәк файдаланды.

– Кала күренде, кала, ханым! – диде арба янында атын юырттырып баручы бусагабаш. Шулай диюгә, бериш җайдак, җилле генә юырттырып, басу капкасына таба элдерттеләр. Басу капкасы янында кала куштаннары олуг ханны көтәләр иде инде. Сәлим хан янәшәсендә утырган малайдан:

– Кара әле, синең күзең очлыдыр, куштаннар арасында Ягъкуб би дә бармы?

– Мин бине танымыйм, ханым!

– Күчәрбаш, күчәрбаш, дим! – дип кычкырды вәзир Камай, атын чаптырып, алгарак чыкты. – Куалама атларың, ашыкма дим, эт ялаган нәмәстә!

– Мин таныдым аны, ханиям, Ягъкуб би дә анда! – диде малай.

– Хуш! – диде хан. – Мине туры Ягъкубка илтерсез!

– Басу капкасына да туктамыйбызмы, ханым?

– Юк, туктап тормабыз.

– Тархан үпкәләгәндәй итәр, ханиям! – диде вәзир Камай.

– Үпкәләсә, үпкә ашатырсың.

– Ханиям! – диде бусагабаш. – Ягъкуб бине ошбу калада хөрмәт итәләр, китап җыя, белекле, кызы бик матур, диләр.

– Кызлар барысы да чибәр, бусагабаш!

– Ягъкуб бине Бөек калага китермәс өчен шәех Игәнәй бик нык тырышты инде, ханым! – диде вәзир Камай.

– Үз урынына килер дип курыкты ул, – диде хан. – Һәй, туктама, туктама басу капкасына. Туры калага, калага куала!

Басу капкасын ачканнар, ике яклап куштаннар басканнар, кала халкы килгән иде. Әмма ханның арбасы басу капкасында туктамады, җилле генә узып китте. Каршы алырга килгән халык хан арбасы артыннан иярде. Берәү дә алга чыгарга кыймады.

– Олуг хан, шагыйрь әллә шаярып, әллә көлеп, шәех Игәнәйне Владимирга киткән һәм анда, муенына тавык тәпие тагып, чиркәүгә йөри башлаган, дип көлә, шагыйрь Габделгаләү, дим, – диде бусагабаш. – Мин башта ике динне дә тотып карыйм, кайсы камилрәк, шуңа иман китерәчәкмен, дип әйтеп әйткән, диләр.

– Менә монысы инде дошман сүзедер, бусагабаш! Шагыйрь халкы очлы телледер, көлгән ул синнән. Ислам дине өчен шәех Игәнәй муенына бау салырга әзер кеше иде.