– Ни әйтсәләр, шуны саттым, ханиям!
– Бик очсызга сатасың гайбәтең, бусагабаш! Хак, усал иде шәех Игәнәй, күпләрне, хәтта мине дә тешләргә иткән иде дә, тешләре коелган булып чыкты. Мине шәех Игәнәй түгел, Ибраһим каласы тарханы борчый, бусагабаш! Ни җитмәгән кешегә?.. Гаебе ачылса, тарханны кичермәмдер, бусагабаш! Һәй, күчәрбаш, дим, куалама ул хәтле атларны. Туй төшермисеңдер бит! Әнә вәзир Камай агаң да артта калды. Килешми!
– Аңа нинди ат чыдасын, ханиям! Аты өшәнде, корсак астыннан түбәтәй-түбәтәй күбек тама…
– Әйе, авырдыр шул, – дип килеште хан, артына каерылып карап алды.
Ул арада кирмәнгә җиттеләр, асма күпер төшерелгән, капкалар ачылган иде инде. Ханның мичәүләп җиккән атлары, җилле генә юырттырып, кирмәнгә керделәр.
– Тукта! – дип боерды хан, атлар капкадан узуга. – Тукта шунда!
Капкадан барчасы да кереп, тезелешеп басканнар иде инде, Сәлим хан, буыннары каткан аякларын шыртлата-шыртлата, кала куштаннарына таба атлады, барчасы белән дә күрешеп чыкты, сәбәбе билгеле иде инде – иң соңыннан тархан янына килде.
– Тархан, мин кала бие Ягъкубта кунарга булдым, – диде.
– Олуг хан, без сезгә кирмән сараеннан торак җайлаган идек, иң гүзәл биючеләрне җыйдык, үкенмәссез, – дигән булды тархан.
– Кызлар биюен карарга мин солтан түгел, тархан! Син аларны минем баһадирларыма бир, алар алдында биесеннәр. Кызларны, җылата-җылата ата-аналарыннан аерып, авыллардан җыйгансыңдыр әле?
– Иң гүзәлләрен, иң чибәрләрен, каладан да барлар, ханым, каладан да, – диде тархан, Сәлим ханның кинаясен сизмичә.
– Һе, Баян баһадир кая соң? Бусагабаш, Баян баһадирга әйт!.. Әһә, әнә үзе дә килә.
Баян баһадир килеп җитте дә атыннан сикереп төште, хан янына килде.
– Баһадир, меңбашларыңны да алырсың, тархан сезгә биюче кызлар җыйган икән. Сарайда кунарсыз, күңел ачарсыз. Тик кара аны, тархан янында сак бул, баһадирым! Иртәнге якта, – диде хан, берәү дә ишетмәслек итеп, – тарханны кулга алырсың. Тархан минем дошманымдыр. Хан әмерен үтәмәгән һәммә кеше минем дошманым…
– Баш өсте, ханиям! – диде Баян һәм тархан ягына күз төшереп алды.
Сәлим хан Ягъкуб бигә китеп баргач, хан бусагабашы тарханны аулаграк җирдә очратты да:
– Кача алсаң, бүген төнлә кач, тархан! Иртәнге якта хан үзеңне хөкем итәчәк, – диде. Шулай диде дә, коты алынып калган тарханны берүзен калдырып, Баян баһадирга ияреп, сарайга кереп китте.
Тархан аңардан хәтта «Ни өчен?» дип сорарга да өлгерә алмый калды.
Сәлим хан Ягъкуб би белән төне буена диярлек сөйләшеп чыкты. Үз гомеренә кала бие дәрәҗәсеннән узмаган кешедән бик күп гыйбрәтле нәрсәләр ишетте ул. Хикмәт, Ягъкуб би бар яктан да хәбәрдар икән ләбаса! Җитмәсә, Яңа кала нигезен карарга барганда, ханның оныгы Гали бигә кунакка килгән, әмма кайтканда хан оныгы Гали вәзир Исхак тиңнәре арасында булмаган. Ягъкуб би угланның акыллы фикер йөртүенә шаклар каткан икән, кайта-кайта шул хакта сөйләде. Ә инде атна-ун көннән Гали угланның Яңа кала нигезенә күмелүе хакында ишеткәч, ни кылырга белмәгән, чөнки бу хәлне бөтенләй акылга сыймаслык вакыйга итеп кабул иткән. Аннары тархан Садыйк үз тирәсенә ялагайларны, тәлинкә тотучыларны җыюы хакында әйтте. Хәер, бу хакта Сәлим хан хәбәрдар иде инде. Ясак җыючыларына ул җәзаны бирде, хәзер әнә тархан Садыйкка чират җитте… Элек ул аңа кагылмаска булган иде, ә менә Ибраһим каласына килгәч, нигәдер бу кешегә карата янә ачуы кабарды. Тарханны зинданга ябарга боеруы да шуннан иде. Сәлим хан Ягъкуб бигә берни дә әйтмәде, кызын дәшәргә кушты. Ягъкубның кызы чынлап та чибәр иде, ләкин бу чибәрлек күзгә ташланган чибәрлек түгел, ә кызның күзләрендәге акыллы карашы, гомумән, үз-үзен тотышында, хәтта затлы кием-салымында иде бугай.
Ягъкуб кызы Зөләйха, түр якка килеп керүгә, хан белән баш иеп кенә исәнләште һәм атасына карады, янәсе, ни йомыш иде, атам?
– Бар, бар, юлыңда бул, – диде ата кеше. – Гали углан, урыны оҗмахта булгыры, нигә калада кызлар өчен мәдрәсә ачмыйсыз, дип сораган иде. Мин хан булсам, беренче көннән үк мәдрәсә ачачакмын, дип мактанган иде, мәрхүм.
– Кызың җиткән, кияүгә бирергә вакыт, – диде хан.
– Сораучылар булды, әллә нигә теләмәде, – диде би.
– Күңеленә ошаган кеше туры килсә, ничек чыкканын сизми дә калыр, – диде хан. – Кызны вакытында кияүгә бирергә, тозны вакытында ашка салырга кирәк, Ягъкуб би.
– Анысы хактыр, ханым! Пәйгамбәребез дә хөрмәне вакытында өзәргә кушкан…
Икенче көнне Сәлим хан кирмәнгә барча кала куштаннарын да җыярга кушты. Иртәнге якта ул кала хисапчысын чакыртып алды һәм хан казнасына озатылган икмәк күләме белән кызыксынды. Кәгазьләрне актара торгач, шуңа инанды: кала тарханы Садыйк хан казнасына дигән ясакның бары тик яртысын гына җибәрә торган, яртысын чит ил сәүдәгәрләренә саткан. Ошбу кыек эштә катнашкан куштаннарның исемнәрен сөрәнчесеннән кычкырттырды. Аты-исемнәре чыккан куштаннар хан каршына килеп баш ордылар.