Выбрать главу

– Барысын да хөкем итәргә! Казый кайда?

– Мин монда, ханиям! – дип, казый хан янына килеп басты.

Куштаннарның берсе төркем арасыннан чыкты, хан каршына килде.

– Олуг хан, гаеп бер тарханда гына түгел, гаеп бездә дә бардыр, – диде.

– Йә, йә, – диде хан, авыз чите белән генә елмаеп. – Таны гаебең, ни әйтергә исәбең?

– Олуг хан, кала кирмәне диварларын тархан шул акчага күтәртте. Урыс килде, әмма бер тапкыр да Ибраһим каласын ала алмады. Өстәмә җыемның кая китүен раслау өчен зур дәлилдер дип уйлыйм.

– Кала меңбашы, бу чынлап та шулаймы? – дип сорады хан бер читтәрәк басып торучы хәрбидән. – Чынлап та өстәмә җыелган ясак кирмәнне ныгытуга киттеме?

– Языклы буласым килми, хан! Кирмәнне ныгытуга тархан акча кызганмады.

– Кирмәнне ныгытуга мин аңа үзем акча бирдем, меңбашы! Вәзир Камай, кирмәнне ныгыту өчен Ибраһим каласы тарханы күпме акча алды хан казнасыннан?

– Елына мең алтын алып тора, ханым!

– Хисапчы, күрсәт әле вәзир агаңа китабың, кая китте икән хан казнасыннан җибәрелгән акчалар!

Хан каршына кулына китап тоткан кәҗә сакаллы хисапчы килеп басты. Карсак гәүдәле, утырып яза-яза бөкресе чыга башлаган хисапчы китапны ачты да:

– Һиҗри белән 580 елда Ибраһим каласы тарханы хан казнабашы Вартаннан бер мең алтын алып киткәндер, һиҗри белән 581 елда мең дә ике йөз алтын алгандыр. Имзасы бар.

– Элегрәк күпме алган?

– Һиҗри белән 579 елда сигез йөз алтын алган. Имзасын тархан Садыйк куйгандыр.

Вәзир Камай хисапчы кулыннан китапны алып карады, хисапчы әйткән сүзләр хак, дип ханга баш иде.

– Казый! – диде хан. Казый аңа баш ия-ия якынайды. – Йә, казый, син бу хакта ни әйтерсең? Хөкемең ни булыр?

– Минем хөкемем шәригать кануннарына таяныр, ханым! Вәләкин башта мин менә нәрсә әйтер идем. Бермәлне бүре, төлке һәм куян кәҗә бәтие тоталар. Аучылар арасында бәхәс туа. Бәти кечкенә, өч борынга җитми. Кемгә булырга тиеш бәти? Бәхәсләшә торгач, бәтине Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң алда яратылган җанварга бирергә дигән карарга киләләр. Беренче булып куян сүз ала: «Җәмәгать, мин Аллаһы Тәгалә күк белән җирне яратканда ук бар идем», – ди бу. Төлке исә: «Җәмәгать, куянның хәтере кыска, ялгыша. Аллаһы Тәгалә куянны яратканны мин карап тордым», – ди бу. Бүре исә кәҗә бәтие түшкәсе яткан якка карап ала да, иреннәрен ялый-ялый: «Җәмәгать, сез икегез дә хаклы! Сезне Аллаһы Тәгалә алдан яратты. Вәләкин минем каты тырнакларымны, нык тешләремне ул сезне яратканчы ук ясап куйган иде инде», – ди. «Шулайдыр, бүре, шулайдыр», – диләр куян белән төлке, ирексездән килешеп. Моннан чыгып шуны әйтәсем килә, олуг хан, ришвәт алуны тархан Садыйк башлап җибәргәндер. Юкса ошбу куштаннар берни дә кыла алмаслар иде. Хөкемем шул булыр, олуг хан!

– Тархан Садыйк җырын җырлаган куштаннарны гаиләләре белән Җаек буена куарга кирәк, хан! – диде вәзир.

– Йә, йә, вәзир, сабыр ит, әүвәл казый әйтсен хөкемен! – диде вәзире Камайга Сәлим хан. – Йә, хөкемең әйт, казый!

– Олуг хан, вәзирең нәтиҗә ясарга ашыга төште кебек. Бу хакта янә бер хикмәтле хикәят бар. Борын-борын заманда, кешеләр кошлар телен, кошлар кешеләр телен белгән чакта, илтабар белән акыл иясе урманга чыкканнар. Йөри торгач, агач башында бәхәсләшеп утырган ике мәче башлы ябалакка тап булганнар. Илтабар яу чаба-чаба кошлар телен белми вә аңламый башлаган икән. Ә беләсе килә: ни хакында тартышалар икән мәче башлы ябалаклар? Шуннан ул акыл иясеннән сорый: «Ни турында бәхәсләшә вә тартыша бу ике кош?» – ди. «Әйтергә кыймыйм», – ди акыл иясе. «Әйт, курыкма, мин сине рәнҗетмәм», – ди илтабар. «Алайса, әүвәл җәберләмәм дип ант эчегез», – ди акыл иясе. Илтабар ант эчә. Шуннан акыл иясе әйтә: «Илтабарым, ябалаклар бик хикмәтле хәл турында бәхәсләшә вә тартышадыр. Берсенең җитеп килгән кызы бар, икенчесенең угланы бар икән. Оланнарны кавыштырырга булганнар. Иллә эш бирнәгә барып җиткәч, ике арада бәхәс вә тартыш купкан. Кыз атасы бирнәгә йөздән артык җимерек авыл бирергә вәгъдә итә, егет ягы исә азсына. Шуннан соң кыз ягы булачак кодасына әйтә, әгәр дә мәгәр ошбу ил халкы моңа кадәр яшәгән кебек яшәсә, бер елдан мин сиңа тагын мең авыл бирергә вәгъдә итәм, ди… Моннан шундый хөкем чыгарырга була, ханым! Куштаннарны куарга кирәкмәстер, алар киткәннән соң җимерек авыллар тагын артыр гына. Куштаннар җимерек авылларны төзекләндерсеннәр һәм бу хакта галиҗәнапларына җиткерә торсыннар. Балык башыннан черидер, олуг хан, җәзаны бер тарханга бирү хәерлерәк булыр, гыйбрәт өчен.