Выбрать главу

– Баһадир, бу кеше Чалбай ханның уң кулы Күчтем батыр иде. Минем атамны ул яралады…

Баһадир күз карашы белән Ташбулат мәргәнгә рәхмәт әйтте, сөйләшергә вакыт тар иде. Баһадир өзәңгесенә басып күтәрелә төште, тирә-юньне күздән кичерде. Бер генә чалбайлы да исән калмаган иде.

– Укларны, сөңгеләрне җыярга, мәетләрне тарлавыктан агачлар арасына күчерергә!

Һәм баһадир, атын юырттырып, тарлавыкка юнәлде. Аңа Ташбулат мәргән иярде. Шунда гына ул мәргәнгә:

– Мәргән, мин сине уң кулым итәм, – диде.

– Мин аңардан үч алдым, баһадир.

– Баһадирыңны да үлемнән коткардың, мәргән. Тәңре сине бу игелегең өчен онытмас. Чалбай ханның батыры Күчтем Кубрат хан заманында ук орышып йөргән.

Тарлавыкка җитәрәк баһадир күкрәгенә ук тигән бер болгар алыбын күрде. Алып, Тәңредән мәрхәмәт сорагандай, күзләрен зур ачып, күккә төбәлгән. Кулында керешен тарткан җәясе, бармак арасында кыскан угы. Төптәңре биргән кояш сурәте төшерелгән тәңкәсе бер якта ята, очлымы тәгәрәп киткән. Таныды баһадир алыпны, Өске Кирмәнгә китәр алдыннан Кызкуыш туенда катнашкан егет иде. Кызны куып җиткәч, шатлыгын яшерә алмыйча, елмая-елмая ханша каршына килеп баскан иде, ханша ул тоткан кызга да, егеткә дә күлмәк биргән иде. Алып шул күлмәкне эчтән кигән.

Баһадир атыннан төште, алыпның күкрәгеннән укны тартып алды. Шул мәл мәетнең йөзе чытылып куйгандай булды. «Әллә соң үлгәч тә авырту сизәме кеше?» – дип уйлады баһадир һәм карашын кирмән ягына ташлады. Кирмәндә янә нәрсәгәдер җыеналар иде. Ул арада капка ачылды. Бу юлы капкадан бик күп алай чыкты. Чалбай ханның исәбе бер төркем исән калган болгарларны бер орынуда капларга иде, күрәсең. Чалбайлылар ашыкмадылар, акрын гына, атларын атлатып кына, болгарларга таба якыная башладылар.

– Болгарлар, тарлавыкка качарга! Тарлавыкка чигенәбез!

Баһадир сикереп атына атланды, юырттырып, тарлавыкка таба кузгалды. Баһадир кул астында дүрт йөзләп кенә алып калган иде. Беренче орышта ятып калучы болгарлар да булды.

– Болары да исерекләр, – диде баһадирның уң кулына баскан Ташбулат. – Каршы төшик, баһадир.

– Исерекләр. Бик шәп, – диде баһадир. – Димәк, Дәян алостаз белән төптимерче Агасике исәннәр… Каршы төшмибез!..

Ул арада чалбайлылар һай-һаулап аларны куа башладылар. Болгарлар ягына ук яуды.

– Уклары җитми, аталар.

– Атсыннар. Чапмаска! Ашыкмаска! Тарлавыкка керсеннәр!..

Баһадир, һәр боерыгын биргән саен, артына әйләнеп карады. Болгарлардан ерак түгелләр иде инде чалбайлылар, уктан алырга була иде.

– Җәелергә, укчылар!

Болгарлар ике якка сибелделәр, бер тапкыр әйләнмә ясап, чалбайлыларны укка алдылар, аннары тарлавыкка чигенә башладылар. Чалбайлылар кача башлаган болгарларны тагын һай-һаулап куа киттеләр. Менә тарлавык бугазы. Агач артларында болгар укчылары. Чалбайлылар һични аңламый һаман куалар, үкчәгә басып киләләр. Баһадир, бертуктаусыз артка карап, уктан атты. Баһадир чамалады, аны Чалбай ханның бәге куа килә. Бәк кулында сөңге, баһадирны ул киеменнән таныды булса кирәк, әллә батыр Күчтем белән алышканда күреп калдымы…

– Ташбулат, бәкне үзем алам, – диде баһадир һәм тезгенен җибәрде: ат үз иркенә чапсын, шулай артка карап укка алуы җайлырак.

– Юк, баһадир, бәкне мин алам. Атам өчен, анам өчен! Йә мин аны, йә ул мине, баһадир…

Тарлавыкка җиттеләр, болгарлар укчылар яшеренгән төбәктән үттеләр, ыргакчыларга җиттеләр. Чалбай хан алыплары, батырларның йөздән ким алаен тарлавыкка кысрыкларга уйлап, тагын да дәртләнебрәк куа башладылар.

Шул мәлдә ике яктан да чалбайлыларга уклар ябырылды. Сафлар бозылды. Кай тарафтан ук очканны абайламый калган чалбайлылар һаман алга омтылдылар. Бер төркем болгар алыбын сытып, изеп ташлау нияте белән, алга ташландылар. Баһадир яшеренгән алаен чыгарды, һәм болгарлар көтмәгәндә чалбайлыларга каршы борылдылар. Баһадир башта укчыларын җибәрде, алар әйләнеп килүгә, сөңгечеләр кузгалды, алар артыннан – кылыччылар. Бертуктаусыз әйләнә-тулгана орыша, атыша, суеша башладылар. Чалбайлыларның иге-чиге юк кебек иде.