Выбрать главу

Бачман баһадир оста Бәкер янына килде һәм азатларына мичәүле атлар белән юлга чыгарга боеруы турында әйтте. Аннары оста янәшәсендә ояла-тартына басып торган урыс кызына күз төшереп алды.

– Никахлаштыгызмы соң әле, коралчы?

– Юк, баһадир! – диде оста Бәкер. – Өлгермәдек әле.

– Димәк, бу кыз хатының түгел әле?! – диде баһадир.

– Хатыным инде, баһадир, хатыным! Тиздән бәбиебез туачак.

– Ишеттең булса кирәк, оста, Бөек каладагы чиркәүгә ут салганнар, епископны үтергәннәр. Минемчә, барысы да мөридләр эше. Итәк астыннан ут йөртәләр. Хатыныңны мөселман диненә күчереп, муенындагы тавык тәпиен алып ташламасаң, яман хәлләргә юлыгып куюың бар, оста.

– Мин аңа әзер, баһадир!

– Нәрсәгә әзер?

– Яман хәлләргә.

– Син әзерсең дә, туачак балаң әзерме соң? Башта аның турында кайгыртсаң иде. Хатының чибәр, зифа. Безнеңчә дә аңлыймы?

– Сукалый бераз.

– Сукалый… – диде Бачман баһадир һәм нигәдер Акбикә ягына күз төшереп алды. – Сукалагач, сөйләшер дә…

Оста Бәкернең хатыны баһадирга мөлаем итеп елмаеп куйды.

– Мин сүләшә, багатур, сүләшә, – диде.

– Яратуы хак булса, телне тиз өйрәнер, – диде баһадир. – Оста, монда хәтәр орыш булмагае. Хатыныңны Кашанга алып кит, анда калдыр. Олуг хан Яңа калага гаскәр белән килә. Кунакка гаскәр белән килми торганнар иде төркиләр…

– Рәхмәт, баһадир, яхшы сүзегезгә рәхмәт! – диде оста Бәкер. – Мин сез дигәнчә итәрмен.

– Атаң белән киңәш, атаң акыл иясе. Әмир хәйләкәр, атаңнытархан итте дә азатларын үз канаты астына җыйды. Күрәсең, әмирнең хыялы зурдандыр, оста. Елгадан Кабан күленә бугаз казытырга исәп тота икән. Дәүран атлы остасы шул төбәкләргә сызымнар эшләп ята дип ишеттем. Аннары ике як ярга да кәрвансарайлар салдырыр. Бүген әнә мәчет күтәрә. Шәех мөридләре хатының марҗа дип бәйләнә башласалар, курыкма, үзем белән алып китәрмен.

– Иске Казангамы?

– Иске Казангамы, арырак булырмы анда…

– Мин уйлап карармын, баһадир! Ләкин без кеше кешесе ич. Ишләрем Шайтан каласында, эрү таш кайнатучыларым дим…

– Кешеләреңне минем азатларым саклый шикелле, оста!

– Әйе, баһадир!

– Шулай булгач, оста?..

– Мин уйлап карармын, баһадир, уйлап карармын…

– Әхмәт тархан, – диде әмир Хаҗи яңа гына тархан итеп куелган тимерчесенә. – Сиңа кала бие итеп бусагабаш Борнашны бирәм.

Борнаш әмир каршына килеп баш орды.

– Борнаш икән, Борнаш, – диде Әхмәт тархан.

– Борнаш берничә тел белә. Суздальдә гомер иткән кеше, миңа калса, ул сиңа яхшы ярдәмче булыр.

– Бик хуп, бик хуп, әмирем! – диде Әхмәт тархан.

– Болак бугазын төгәлләгез, ике яклап кәрвансарайлар салдыра башлагыз. Кәгазь-сызымнар оста Дәүран кулында…

– Әмирем! – диде Әхмәт тархан. – Калага олуг хан гаскәр белән килә дигән сүз йөри, хакмы шул? Хак булса, ни кылырга тиеш мин?

– Ни кылу хакында сине өйрәтәсе юктыр, тархан! Кашаныңны ничек сакласаң, шулай сакла: хан гаскәреннән бер генә азат та, җансакчылары вә якыннарыннан гайре берәү дә калага керергә тиеш түгел. Мине аңладың булса кирәк, тархан?

– Аңладым, әмирем! Барысын да сез дигәнчә кылырмын.

– Игелек сиңа, тархан!

Әмир кул селтәде, һәм тархан белән кала бие сарайдан чыгып киттеләр.

Икенче көнне калага чыккач, әмир Хаҗи таң калды – кирмән эче бәйрәм төсе алган иде. Әхмәт тархан кала бавырчыларына мул итеп аш хәстәрләргә кушкан икән, анда да, монда да кымыз эчәләр, аш ашыйлар. Күренеп тора, халык канәгать. Әмир Хаҗи урыс һәм әрмән сәүдәгәрләренә дә урамнар билгеләп биргән иде, анда да бәйрәм итә халык. Әрмән капкасы янында ыгы-зыгы күреп, әмир җансакчылары белән шунда юнәлде. Ачык капка янында Бачман баһадир белән Җик Мәргәнне күрүгә, әмир аларны үз янына дәштерде. Кичәле-бүгенле ул бернәрсәгә төшенде: баһадир өзелеп бикәне ярата. Бу хакта ул элек тә ишеткәләгән иде, әмма күзгә-күз карашуларын күрүгә, тәгаен инанды – ярата баһадир бикәне һәм бикә дә баһадирны. Ни чара кыла ала ул? Белми иде. Әмир чарасыз калды. Баһадирны янына дәшсәләр дә, теге шактый вакыт килми торды. Шайтан каласыннан китерелгән утчагырны диварга күтәрәләр. Шунда ук оста Бәкер, тупчы яван. Яванны «алтын куллы» диләр. Утчагырны Бәкер белән ул ясый.

Ниһаять, Бачман баһадир әмир янына килде.

– Авыр нәрсә булды бу утчагыр дигәне, көчкә күтәрдек, – диде ул, зарлангандай.

– Җик Мәргән синең кул астыңдамы, баһадир?!

– Әйе, әмирем! Мин аны меңбаш иттем.

– Яхшы, баһадир! Сиңа мәгълүм булса кирәктер…

– Мәгълүм, әмир! Җик Мәргән Зәйтүнәгә өйләнде, белгәнегезчә, никахлаштылар.