Выбрать главу

– Зәйтүнә кияүдә, беләм. – Әмир усал итеп Җик Мәргәнгә, аннары хәрби киемдә ат өстендә утырган Зәйтүнәгә карап алды. – Никахны кем укыды?

– Анысы сезгә барыбер түгелмени, әмир? Җик Мәргән минем киявем һәм хәзер ул миндә меңбаш. Иң мөһиме, алар бер-берсен яраталар, бәхетлеләр. Бар кешегә дә ул бәхет тими, әмир!

Шулай диде дә Бачман баһадир сарай ягына күз төшереп алды.

– Гашыйк кеше – диванага тиң кешедер, баһадир!

– Гашыйк кешедән дә бәхетле кеше юктыр, әмир! Моны туң йөрәкле кеше генә аңламаса аңламастыр.

– Җик Мәргән абасы белән җир бүлешә, баш бирми, баһадир! Абасы Тубыкбай аны ил бетереп эзли. Ә ул синең канат астыңа килеп сыенган. Минем Тубыкбай баһадир белән ачуланышасым килми. Сайла, баһадир Бачман! Йә, Җик Мәргән, йә… Җик Мәргән, якынрак кил әле?! Кил, кил, курыкма, Зәйтүнә син дә, – диде елмая төшебрәк әмир. Әмма аның бу елмаюында ниндидер зәһәрлек күренә иде.

Җик Мәргән әмир Хаҗиның җансакчыларына күз төшереп алды, тегеләр әмирнең боерыгын үтәргә көтеп кенә торалар иде. Ләкин куркасы юктыр, дивар өстендә, аста да аның азатлары, әмирнең башы ике булмаса, тиккә бәйләнмәс. Аннары олуг хан каланы алырга дип килгәндә, кирмән эчендә фетнә кузгату әмир өчен әйтеп вә бәяләп бетермәслек ахмаклык булыр иде.

– Мөгаен, син хаклыдыр, баһадир! – диде әмир Хаҗи, Бачман баһадирга түгел, бөтенләй башка берәүгә сөйләгәндәй. – Ошбу дөньяда гашыйк кешедән дә дивана кеше юктыр. Юкса Җик Мәргән әмир кадәр әмир каршына килеп басмас иде. Чөнки аны дөнья бетереп абасы Тубыкбай баһадир гына түгел, хан да эзли. Әйтер сүзем шул булыр, Бачман баһадир, бүген кич белән Җик Мәргән кияүне, ул хәзер миңа да кияүдер инде, сарайга алып килерсең. Бикәгә дә күренсеннәр.

– Атаңа дамы, әмир?

– Атама да, баһадир! Атама да. Аның үзе мәргән иткән кешене миннән дә битәр күрәсе киләдер шикелле миңа.

Шул мәлдә, җир астыннан калыккандай, әмир алдында Тәтеш шәех пәйда булды. Әмир Хаҗи аны күрде дә, нәкъ менә син кирәк идең миңа дигәндәй, атыннан төште, шәехнең терсәгеннән кысып тотты.

– Шәех, мин сине кич белән сарайга дәшәм. Килми калма, җир астыннан булса да таптырырмын. Атамның да сине күрәсе килгән иде.

– Мәргәнгә никахны мин укымадым, әмирем, – диде шәех, каударланып.

– Анысы вак мәсьәлә, шәех, – диде әмир Хаҗи. Атамның сине күрәсе килгән иде.

Шулай диде дә әмир Хаҗи сикереп атына атланды һәм Нугай капкасына таба чапты. Иллә ярты юлга җиткәч, кире борылды, сараена юнәлде. Сарайга җитүгә, атыннан төште, тезгенен җансакчысына ташлады да йөгереп болдырга менде. Ишеккә җитәрәк артына әйләнеп карады да, артыннан менеп килүче җансакчыларын күреп:

– Берегез дә кирәкми, калыгыз! – диде.

Сарайда аны ышанычлы багучылары көтеп тора иде.

– Йә, ни әйтерсез? – диде, урынына утыруга, әмир. – Атай кай тирәдә хәрәкәт итә?

– Атагыз ашыкмый, әмир! Ибраһим каласының тарханын хөкем итте. Тархан итеп элеккеге кала бие Ягъкубны калдырды. Тәүге тархан урлашкан, халыктан икеләтә ясак җыйган, хан әмереннән башка сәүдәгәрләргә икмәк саткан икән. Языгы шулдыр.

– Картайды атам, картайды. Кала тарханын ике ел саен алыштырып торалар аны. Ярар, анысы минем эш түгел. Әйтегез әле, багучыларым, нигә атам гаскәр белән килә?

– Анысын белә алмадык, галиҗәнаплары. Күрәсең, килгәч ни кыласын сер итеп саклыйдыр.

– Хуш! Саклый бирсен. Хәзер барыгыз да чыгып торыгыз. Минем үзем генә каласым килә…

Багучылары чыгып киткәч, әмир Хаҗи ишекле-түрле йөренергә кереште. Инде нишләргә тиеш ул? Атасына Җик Мәргәнне тотып бирсә? Бачман баһадир ризасызлык белдерер, ул гынамы, бикә лаф орыр. Кирмән тулы баһадир азатлары. Бәлкем, Җик Мәргәнне атасы килгәч тотып бирергәдер? Алай итсәң, Зәйтүнә балакай кызганыч. Бала бикәдә тәрбияләнде. Моны кылса, бикәнең каһәрләве бар. Болай да аралары суынды, ипләп сөйләшә алганнары да юктыр. Әллә соң, атасы килгәч, ил кузгатырдай туй итәргәме? Бикә дә канәгать калыр иде. Качкынга туй иткән өчен атасы ни әйтер? Кул астыңа качкыннар җыясың, дип битәрләсә? Күр инде бу кыз баланы, кемне тапкан. Беткән идеме үзеңә качкыннан башка кеше; тугыз яктан тугыз яучы килде, берәүсен дә кабул итмәдең, ә хан качкынына кияүгә чыккансың. Никахны кем укыган икән? Нигә баһадирга шул сорауны биргәч, җир астыннан калыккандай, шәех Тәтеш килеп чыкты? Хәйран, ни булды бу дөньяга? Әмир сараенда үскән кыз бала ир итеп кемне сайлый? Качкынны. Качкын Җик Мәргән һәм әмир сараенда тәрбия алган Зәйтүнә, Назлыгөлнең ахирәте. Тәмам мәхәббәткә сусаган булган икән балакай. Бикә дә белә микән бу хакта? Багучыларым, бикә Бачман баһадирга тартыла, дип җиткереп торалар. Ә күңел моңа ышанмый. Мәгәр бүген ул моңа ышанды, бикә чынлап та Бачман баһадирны ярата! Йа Хода! Әллә соң бар шик-мәшәкатьләрен куеп торып, кирмән диварларын әйләнеп чыксынмы? Башта калаңны сакла, аннары бикәң турында уйларсың.