Выбрать главу

Әмир Хаҗи түр якка күз ташлап алды, ахыр чиктә Акбикәсен дәшәргә ниятләсә дә, кул гына селтәде. Башта атасының ни өчен Яңа Казанга гаскәр белән килүен ачыкларга кирәк. Гарәпләр әйтмешли, калаңа дошман килгәндә, гаиләңдә җәнҗал куптармыйлар. Сабыр ит.

33

Акбикә ансыз яши алмый башлады. Аңарда урта яшьләрдәге хатын-кызга хас җаны тарткан кешесе белән яшәү теләге уянды. Бачман баһадирны күргәч, хәзер күргәч кенә түгел, күргән саен аның каршына барып егылырга, сыкталып еларга әзер иде. Кашанга аны алырга килгән ямчыдан Бачман баһадирның Яңа Казанда булуын белде. Шуннан сандыкларын актарырга, кыз чакта яратып таккан тәңкә-көмешләрен, алкаларын, затлы әйберләрен карарга кереште. Ахыр, бер сандык итеп, аларны Яңа Казанга алып килде. Килә-килүгә, кыз чагындагы киемнәрен киеп алды да, күл буена төшеп, үз-үзенә карады. Бикәнең йөрәге ашкына, күңеле җилкенә иде. Соңгы вакытта ул бары тик бер хыял белән яши иде – Бачман баһадир. Җитмәсә, кәнизәгенең берсе, кич якта Бачман баһадир да сарайда булачак, дип әйтте. Шул хәбәрдән соң тәмам йөрәге җилкенә башлады бикәнең. Мәхәббәт, соңарып килгән мәхәббәт, ярсу бикә өчен иманга әверелде. Соңгы ике-өч ел эчендә кәнизәк кызларын бик теләп кияүгә бирде. Кәнизәкләренең берәрсен яучыласалар, әүвәл кызның үзеннән: «Яратасыңмы сораган егетеңне?»– дип сорады. Ни өчендер кәнизәкләренең күбесе егет ошаса да, ошамаса да ризалык бирер иде. Бикә бу хәлне аларның күзләреннән күрде, хәтта шул очракта да каршы төшмәде. Арба тутырып бирнәсен бирде, бәхет-тәүфыйк теләде, итәк тутырып бала табарга юрады. Бирер иде дә кәнизәкләрен, үзе яшьләрне алыр иде. Кияүгә чыгу гаеп түгел, кияүсез вә яратмаган кешең белән яшәү гаеп, дияр иде. Бикәне аптырашта калдырган бала үзе тәрбияләгән Зәйтүнә булды. Ул аны үз балаларыннан да якынрак күрер иде, чөнки кыз бала. Үзе кыз бала таба алмады, ә тәкәббер кыз бөтенләй уйламаган кешегә кияүгә чыкты да куйды. Юкса бит кемнәр генә сорамаган иде балакайны. Нишлисең, язмышы качкынга язгандыр, Җик Мәргәнгә насыйп иткәндер. Ахыры хәерле була күрсен инде. Качып кияүгә чыгу кыпчак халкы өчен ят нәрсә түгел иде, ә Зәйтүнә кыпчак нәселеннән.

Теге вакытта бу хакта әмиргә әйтергә кыймыйча торган булды бит әле. Имеш, чит-яттан ишеткәнче, үз бикәсеннән белсен.

– Әмир! – диде бикә, түргә узмый гына. – Зәйтүнә кияүгә чыга.

– Кемгә? – дип сорады әмир, теләр-теләмәс кенә, әйтерсең аның өчен бу хәл яңалык та түгел иде.

– Җик Мәргәнгә. Тартышып торма, фатихаң бирерсең…

Әмирнең ачулы чагы иде, бикәсенең бу хәбәренә ни дә булса әйтергә әмәл таба алмый торды, ахыр:

– Мин аларның икесен дә зинданда черетәм, бикә, зинданда! Йә ат койрыгына тактырам! – дип җикерде.

Әмиренең бу сүзләреннән соң бикә өшеп киткәндәй булды. Болай да тәгаен җаны бизгән иде инде әмиреннән, тәмам читләште. Бу хәл кайчан башлангандыр, бикә хәтерләми иде. Әмма кайчандыр башланды. Ахрысы, аталары Сәлим хан Гали угланнарын Яңа Казан нигезенә корбан иткән көннәндер. Юк, ул чакта түгел, ул әле әмиреннән нидер көтте – атасыннан үч алыр, һич югы, угланның мәетен булса да таптырыр дип уйлаган иде. Ә әмире атасына бу хакта сүз әйтергә кыймады бугай. Әйе, кыймады, үзе дә белә. Мәгәр анда да әле ул хәтле җаны бизеп җитмәгән иде. Ә инде аталары икенче угланнары Җаббарны сарай мәктәбенә алдыргач, ир-канатыннан җаны бөтенләй бизде. Иң гаҗәбе, аталары шулай дигәч, әмир Хаҗи карусыз ул кушканча эшләде. Әнә шул көннән ул аның өчен ир түгел, ир вазифасын үтәүче салкын бер заттыр.

– Әмир, Зәйтүнәне мин тәрбияләдем, ул – минем балам, – диде бикә, эчтән ачуы кайнаса да, тыныч булырга теләп. – Сез аңа фатиха бирерсез, әмир!

– Нәрсә булды сиңа, бикә?! – дип, урыныннан купты әмир Хаҗи. Кузгалмаслык та түгел иде: көтмәгәндә бикә аңа «сез» дип дәште.

– Сез аларга тимәссез, әмир! Ишетәсезме, тимәссез! Бәхиллегем юктыр. Җик Мәргән йөзендә Зәйтүнә үз тиңен, үз бәхетен тапты. Миңа ул бәхет гомер итеп тә тимәде.

– Сөбханалла-машалла, бикә, бу ни дигән сүз тагын, ни булды сиңа? Шундый чакта! – дип гаҗәпләнергә дә, ачуланырга да белми торды әмир Хаҗи.

– Җик Мәргәнне сараегызга баһадир итеп алырсыз, әмир! Бу минем сезгә соңгы үтенечемдер, – диде Акбикә һәм борылды да чыгып китте.

Шунда гына әмир күреп алды: бикә кыз чагындагы күлмәгеннән иде. Шаккатарга өлгермәде, ямчысы килеп керде. Керде дә идәнгә капланды:

– Әмирем, олуг хан гаскәре белән Кабан күле буена җәйләү туктады!

Әмир Хаҗи атылып болдырга чыкты, ишек төбендә торган иярле атына атланды да егермеләп җансакчысы белән Нугай капкасына таба чапты. Ул килгәндә, капка тирәсендә шау-гөр киләләр иде инде. Әмиргә шундук юл бирделәр. Әмир баскычтан диварга менеп баручы Бачман баһадирны күрде дә: