Выбрать главу

– Баһадир, ни булды?! – дип кычкырды.

– Олуг хан йөзбашын җибәргән, тегесе капканы ачарга куша.

– Янына төшегез дә әйтегез, «кирмәнгә бары тик җансакчылары белән хан керер» дип. Ишеттегезме, баһадир, әмир боерыгы!

– Ишеттем, әмир! – диде Бачман баһадир һәм дивар өстенә менде, шуннан аны йөзбаш янына төшерделәр.

– Мин хан йөзбашы! Хан капканы ачарга боерды, нигә ачмыйсыз?! – дип җикеренде килгән кунак.

– Сабыр ит, кунак кеше. Көн озын, ачарбыз. Дегетчеләр капка күгәннәрен майласыннар. Шыгырдап торган капка аша хан кадәр ханны кертеп булмый бит инде. Аннары безнең олуг ханга хәзерләп куйган хикмәтле әйберебез бар – утчагыр. Корсыннар утчагырны, – диде тыныч кына Бачман баһадир.

– Нинди утчагыр, менә хан гына килсен әле, күрсәтер ул сезгә утчагырны. – Шунда йөзбаш диварга күтәрелеп карады һәм әмир Хаҗины күрде дә: – Галиҗәнаплары әмир Хаҗи, атагыз сезгә капкаларны ачарга боерды!..

– Кем боерды? – дип сорады Бачман баһадир йөзбаштан. – Кем колы син?

– Мин кол түгел, мин йөзбаш, хан йөзбашы!

– Хан йөзбашы, – диде, ирен чите белән генә көлемсерәп, Бачман баһадир. – Кол син! Мин – әмир колы, син – хан колы!

– Мин кол түгел!

– Кол син, кол! – дип кычкырды баһадир, каешына кыстырган камчысын алды да йөзбашка сыдырды һәм теге «әһ» дияргә өлгергәнче атыннан сөйрәп төшерде. Ул арада йөзбашның азатлары баһадирга ташландылар. Азатларның берсен Җик Мәргән укка алды. Ярый әле азатның очлымын гына бәреп төшерде. Азатлар, сүз куешкандай, өскә карадылар, меңләгән укның үзләренә төбәлгәнен күреп, шым булдылар. Азатларның берсе әче итеп сызгырып җибәрде. Ул арада Бачман баһадир йөзбашның кылычын тартып алды да суга ташлады.

– Асма күперне күтәрегез! – дип боерды бу хәлләрне дивар өстеннән күзәтеп торучы әмир Хаҗи.

Бачман баһадир йөзбашны ычкындырды да күпергә ташланды, көчкә чыгып котылды. Йөзбаш, баһадирга йодрык яный-яный, атына атланды һәм Кабан күле буена туктаган хан чатырына таба чапты.

Бачман баһадирны аркан белән дивар өстенә тартып алдылар. Әмир Хаҗи баһадирга кара коелып карап торды-торды да:

– Баһадирны зинданга илтеп ябыгыз! – дип боерды.

Әмирнең җансакчылары баһадирны «эһ» дигәнче бөтереп алдылар һәм сүз әйтергә дә бирми алып та киттеләр.

– Баһадир кеше салкын канлы булырга тиеш, – диде әмир Хаҗи. – Ә ул хан йөзбашы белән якалашырга тотынды. Мин аңа гаскәрем ышанып тапшыра алмыйм. Баһадир урынына, Җик Мәргән, син калырсың! Әмир боерыгы! – диде әмир Хаҗи.

Ур-ра кычкыручы булмады, әмир Хаҗи аны көтмәгән дә иде. Ул бик тиз сизеп алды, азатлары Бачман баһадирны да, Җик Мәргәнне дә хөрмәт итәләр, икесе дә бер йөкне тарталар иде. Ләкин Бачман баһадир әмир үзе дә аңлап бетермәгән яманлык кылырга теләде. Азатлар дәшмиләр, Җик Мәргән дә, хәтта Зәйтүнә дә. Димәк, ул хата кылмады. Баһадир салкын канлы булырга тиеш. Ә гаскәр орыш алдында тора. Кем кушты аңа атасы йөзбашын кыйнап җибәрергә?!

– Әмир, килешерме, мин бары меңбашы идем, – диде Җик Мәргән.

– Бүген меңбашы, иртәгә баһадир. Мин сине баһадир иттем, кирмәндәге гаскәр синең кулыңда. Атамны каршы ал, кунак ит. Каланы сакла, дошман кулына бирмә! Сине моңа өйрәтәсе юктыр, һич югы, Зәйтүнә булышыр!

– Тупны корырга, барлык капкаларны ачарга! – дип боерды Җик Мәргән. – Олуг ханга үзем илче булып барам. Җансакчым бер Зәйтүнә булыр!

Әмир Хаҗи Җик Мәргәннең кискен итеп әмер бирүенә гаҗәпләнеп тә өлгермәде, Зәйтүнә әмир янына килде.

– Атам, олуг хан килгәндә сарайда булыгыз, үз кадерегезне үзегез белегез! – диде.

Әмир Хаҗи тәмам ни әйтергә белми торды. Аннары җансакчыларына:

– Ошбу кызны күз карасы кебек саклагыз! – дип китеп барды.

Аждаһа койрыгыдай тузан туздырып, Җик Мәргән белән Зәйтүнә хан чатырына таба чаптылар. Хан аларны чатырында көе, йомшак мендәргә кырын төшкән килеш каршы алды. Хикмәт, Сәлим хан каршындагы Җик Мәргәнгә бөтенләй гаҗәпләнмәде шикелле, ханның гаҗәпләнгәне мәргән янәшәсендә басып торучы хәрби киеменнән булган Зәйтүнә иде.

– Галиҗәнаплары олуг хан, кирмән капкалары ачык, кала әмире Хаҗи сезне көтә, – диде Җик Мәргән һәм күкрәгенә кулын куйган килеш баш иде. – Янә әйтергә кушты, олуг хан, кирмәндә халык күп булу сәбәпле гаскәрегез биредә калыр…

Шулчак Зәйтүнә, чатырдан чыгып, муенындагы кызыл яулыгын алып болгады. Кирмән ягында туп шартлады, Кабан күле буендагы атлар куркынып сискәнеп куйдылар. Рум чүпрәгеннән теккән калын мендәргә кырын төшкән Сәлим хан, туп тавышын ишетүгә, сикереп урыныннан торды, атылып тышка чыкты.