– Ни бу? Нинди шартлау?!
– Туптан аттылар, – диде аның артыннан чыккан Җик Мәргән.
– Нинди туптан?
– Тимерче Әхмәт угланы Бәкер белән яван ясаган туптан, олуг хан!
– Һы! – диде Сәлим хан. – Әмир углан кайда?
– Сараенда, олуг хан! Сезне көтә!
– Вәзир, вәзир Камай!
– Мин монда, ханым!
– Нәрсә ул туп?
– Таш салып ата торган куыш көпшәле утчагырдыр. Көпшәне агачтан ясыйлар, тимер белән бөгәҗәләп чыгалар. Дарыны Табгач сәүдәгәрләре китерәләр.
– Вәзир Камай, атларны җиктер, кирмәнгә керәбез.
– Ә гаскәр, ханиям?
– Гаскәр урынында калыр, вәзир! Минем янда җансакчыларым гына булыр.
Кай арада мичәүләп атларны җиктеләр, хан йомшак ястык куйган арбага менеп утырды һәм арбачыга:
– Аллага тапшырдык, кузгал! – диде һәм Баян баһадирны күрде дә: – Баян баһадир, гаскәрең белән биредә калырсың. Вәзир Камай минем белән бара. Миннән әмер булмыйча, беркая да кузгалма! – дип боерды.
Арбаның ике ягына дүртәр-дүртәр булып ханның җансакчылары басты. Җик Мәргән белән Зәйтүнә чак кына алданрак киттеләр. Кирмәнгә җитәрәк, Зәйтүнә янә бер яулыгын болгады, янә Нугай капкасы ягыннан туптан аттылар. Шунда көтелмәгән бер хәл булды: хан арбасына мичәүләп җиккән атлар дулап киттеләр. Арбачы, дилбегәне аяк терәп тартса да, атларны тыя алмады. Котлары алынган атлар күзләре тонган рәвештә кирмән тирәли казылган су чокырына якынайдылар. Су чокырына җитәрәк, атлар кинәт борылыр һәм арба асты өскә килер. Сәлим ханның моңа кадәр беркайчан да болай өметен өзгәне юк иде әле. Ул җансакчыларына, арбачыга кычкырды, соңыннан су тутырган, кирмән тирәли казылган чокырны күрде дә:
– Йа Алла, Мөхәммәдерәсүлулла, сөбханалла-машалла, – дип арбага сузылып ятты.
Мичәүле атларның дулап китүләрен күреп, Җик Мәргән атын тыя төште һәм дулаган атларга җитүгә, алдагы атларның тезгенен эләктерде, шуннан атын әйдәп алга чыкты да дулаган атларны тыя башлады. Дулаган атлар сабырлана төштеләр, су чокырына җитеп диярлек туктап калдылар. Атларның күзләре акайган, йөрәкләре гөрс-гөрс тибә, әгъза-буыннары калтырана иде. Җик Мәргән атын борды да арба янына килде:
– Олуг хан, олуг хан!
Сәлим хан башын күтәрде, атларның туктап калуларын күреп, Җик Мәргәнгә күз ташлап алды. Соңгы мәлдә генә ул күреп калган иде Җик Мәргәннең дулаган атлар каршына төшкәнен.
– Олуг хан, атларыгыз юк нәрсәдән дә өркергә торалар икән! Атланыгыз минем атка. Мин арбада барырмын.
– Хуш, хуш, Җик Мәргән! – диде Сәлим хан, кабалана төшебрәк арбадан сыдырылды һәм, мәргәннең атына атланып, җансакчылары озатуында кирмәнгә таба юнәлде.
Хан асма күперне узды, капкаларны. Ике якта да халык. Казан халкы олуг ханны тыенкы гына каршы алды. Әмир сараена җитәрәк күрде хан: атасын каршы алырга дип угланы болдырга чыгып баскан иде.
«Атаңны каршы алырга капка янына гына түгел, чатырыма киләсе иде сиңа, углан», – дип үртәлеп уйлап куйды Сәлим хан һәм Җик Мәргәнне көтеп алды. Ул арада болдырдан әмир Хаҗи йөгереп төште һәм атасына кулын сузды.
– Атам, исән-сау килдегезме, юл бик авыр булмадымы?!
– Тукта әле син, – диде Сәлим хан, угланын бүлдереп. – Тубыкбайның энесе Җик Мәргән ничек сиңа килеп эләкте? Ул мине бүген яман хәлдән коткарды. Рәхмәт аңа, әмма, углан, ул…
Сәлим хан тирә-ягына күз ташлады да, тыңлап торучыларны күреп, баш чайкады.
– Атам, Җик Мәргән миндә баһадир! – диде әмир Хаҗи.
– Баһадир?! – дип гаҗәпләнгәндәй итте Сәлим хан. – Баһадир! Хуш, хуш!.. Кирмәнең киң вә зур итеп салгансың, ә атаң гаскәренә урын тапмадың. Качкын Җик Мәргән азатларына урын тапкансың.
– Күл буенда күңеллерәк булыр аларга, атам! – диде әмир Хаҗи. – Аннары бүген базар көн. Инде узыйк, рәхим итегез, атам!
Сәлим хан әкрен генә болдырга менә башлады, аңа җансакчылары иярергә иткәннәр иде, Зәйтүнә, аларга аркылы төшеп:
– Ханны биредә көтәрсез! – диде. – Субашы Байсар үзе белән бары тик бер азат ала! – дип боерды.
Ханга бары ике җансакчысы иярде, калганнары, елмаешып, Зәйтүнәгә ирәя башладылар.
– Азатлары җитмәгәч, хатын-кыз тота башлаган бу әмир,ә! – диде берсе.
– Бусагасына хәтле кызлар саклый бу әмирнең, малай. Әллә монда каласы инде? – диде икенчесе. – Әллә ниткән утчагыр да уйлап тапканнар икән. Атып ханның котын алдылар… Күрдеңме ташы кая барып төште? Күл буена җитә язды. Очар арасы бер чакрым булыр, билләһи!
– Карале, туташ, шәехне дәшсәң, билләһи дип әйтәм, ике дә уйламый никах укытыр идем үзең белән…
– Соңга калдың, азатым, соңга калдың, – диде Зәйтүнә, кинаяләп. – Хан кызын урлаганнар дип ишеттем, ни карадыгыз соң?
– Һе, хан кызын урларга башыма тай типмәгән лә минем. Кызын урлаган кешене хан тапса, беләмсең нишләтәчәк ул аны, туташым? Тереләй тиресен тунатачак.