– Ул арада хан кызы бала табып куйса?
– Һәй, туташ! Ханга бала ни дә, хатын ни. Зөбәрҗәт ханбикә ничәнче хатын дип уйлыйсың? Өченче. Җитмәсә, сарай тулы җария дә кәнизәк, биюче дә такмакчы…
Ул арада сарайдан Җик Мәргән килеп чыкты:
– Җансакчыларга шушында көтәргә кушылды. Ишеттегезме, азатлар?
– Ишеттек, ишеттек, мәргән!
– Зәйтүнәкәй, сине хан дәшә, – диде Җик Мәргән. – Бар, кер. Күп сөйләмә. Дәшкән бер откан, дәшмәгән – ике. Мин азатларым янына барам. Хан абыеңны да дәштерде.
Баһадир Җик Мәргән чыгып киткәч, Сәлим хан угланы әмир Хаҗига үпкә белдергәндәй әйтеп куйды:
– Качкын кешене баһадир иткәнсең, углан, килешми. Тубыкбай баһадир аны ил бетереп эзли.
– Атам, юкка борчылмасана, Тубыкбай Агыйдел буенда, Җик Мәргән Идел буенда. Миңа калса, Тубыкбайда энесе кайгысы калмагандыр, атам! Угылларын өйләндереп ята, диделәр. Аннары Җик Мәргән Бачман баһадирның сеңлесенә өйләнде. Ә ул бала бикә кулында тәрбияләнгән иде. Зәйтүнә белән Назлыгөл дә кунакка йөрештеләр – ахирәтләр иде.
– Назлыгөлне тапкан кешегә Суар каласын бирәчәкмен. Әйткән сүзем – аткан угымдыр. Анаң Назлыгөлне Яңа Казанда дип саташа. Назлыгөлне урлаучы шул бер оста Дәүран гына, бер дә бүтән түгел, дип бара. Имеш, кемдер кайчандыр, чирмеш камы диме, Назлыгөлне Дәүранга кияүгә чыгачак дип юраган.
– Оста Дәүран миндә, атам, Назлыгөл аңарда булса, бер күренмәсә бер күренер иде. Кеше кош түгел – канатсыз. Назлыгөл, атам, Олуг Мөхәммәт кулында. Ул бездән үч алды. Сездән…
– Миннән, димәк, һе, илчесе өчен үч алуымы икән? Үзенәме, угланнарынамы дигәндәй?..
– Юк, атам, миңа шундый хәбәр килеп җитте: Харәзем шаһы җиде илдән җиде кыз китерткән, шулар арасыннан иң зифасын үзенә сайлап алган һәм, бер Хода белә, ничәнче хатын итептер. Әйе, калганнарын куштаннарына өләшкән, имеш. Назлыгөлнең дә шулар арасында булуы бар, диюем.
– Назлыгөлне Олуг Мөхәммәт кешеләре урлап алып киткән булса, Харәзем шаһы үз теләгенә иреште булып чыга, углан.
– Олуг Мөхәммәт хатыннарын ат сайлаган кебек аралый, диләр. Анасы Күркә шаһинә углан өчен кызларны үзе сайлый икән. Чибәрме, акылы камилме, тәне-сыны зифамы, сылулыгы шаһка тиңме – һәммәсен дә чишендереп, хәтта комга утыртып карый, диләр. Биккол сәүдәгәр шулай дип сөйләде, аның анда кермәгән кешесе, белмәгән сәүдәгәре юктыр. Ышанмагач, мин Тәтеш шәехтән сорадым, ул да шулай дип раслады.
– Назлыгөлнең кем кызы икәнен белүгә, Олуг Мөхәммәт Болгарга илчеләр җибәрер, бирнә соратыр иде. Андый хәл булмады шикелле.
– Атам, Назлыгөлне кол җария итеп сату өчен урлаган булсалар? Аның хан кызы икәнен сиздермәсәләр? Мәкерлекнең чиге юк ич аның. Ә инде Олуг Мөхәммәт Назлыгөлне сараенда калдырырга, угланнарының берәрсенә бирергә уйлаган булса, туйга дәшмәсә дә, һич югы, хәбәр итәр иде, шаһ та Аллаһы Тәгалә колыдыр.
– Булмады шул инде, углан. Мин анда багучыларым җибәреп карадым, тапмадылар. Биккол да, Назлыгөлнең исеме-аты чыкмады, дип бара.
– Назлыгөлне кол җария итеп читкә сатып җибәргән булсалар, атам? Болгар кол җарияләре күпме торганны беләсез, иң кыйммәтлеләредер Үргәнеч базарларында.
– Сөйләмә тузга язмаганны. Иншалла, исән-саудыр, Ходай Тәгалә бер гөнаһсыз балага андый кайгы-хәсрәт салмас. Сабыр итик, бер хәбәре килмәсә, бер килер, кеше энә түгел. Үзең, үзең соң ни кылып ятасың, углан? Илһамның да бер дә килеп чыкканы юктыр, синең дә Бөек каладан эзең суынды. Калаң килешле саласың, миңа ошады, урыны ипле булган, изге урындыр, су юлында, биек яр буенда дигәндәй. Тарханың кем, калада күп нәрсә тарханнан тора?!
– Тарханым тимерче Әхмәттер, атам! Ипле кеше, игелекле.
– Кашандагы корал ясаучы тимерче Әхмәтме?
– Үзе, атам! Ул кешенең кулыннан килмәгәне юктыр.
– Хуш, утчагыр дигәнеңне аның угланы ясадымы?
– Тупнымы?.. Тупны яван Фатий белән тимерче Әхмәтнең углы Бәкер ясады, атам!
– Яван Фатий иреклеме?
– Ирекле, атам! Мин аңа алтын белән түлим.
– Анысы хактыр, яван бушка эшләмәс. Өй-биналарыңны оста Дәүран суктырдымы?
– Әйе, атам! Дәүран хәзер кол түгел, мин аңа ирек бирдем. Килә-килүгә үк.
– Хәтерем ялгышмаса, углан, оста Дәүран минем колчурам иде шикелле?
– Оста Дәүран ил өчен игелекле кеше булды, син аны кичерерсең, атам!
– Белмим, бәлкем, кичерермен дә. Аның атасы Алпар да бик тә игелекле адәм иде. Мәчетне ул күтәрдеме? Әйбәт салган, каланың йөзек кашыдай утыра.
– Мәчетне сез биргән акчага салдым, атам! Хан мәчете дип атадым. Халык теленә дә Хан мәчете дип кереп бара инде.
– Калаңны Казан дип үзең атадыңмы?