Выбрать главу

– Бачман баһадир азатлары шулай дип йөри башлады. Иске Казан, Яңа Казан…

– Ярый, хәерле булсын. Калаң гүзәл күренә, әмма кылган эшләреңә рәнҗимендер. Калаң күтәрелеп кенә килә, инде урыс, әрмән сәүдәгәрләре урам-урам утыра башлаган. Күп тә үтмәс, чиркәү сала башларлар. Шуннан ни кылырсың?! Ишеткәнсеңдер, Бөек калада ниләр булып бетте… Казанны башкалаң итәргә исәбең дип сөйлиләр, хакмы шул?

– Хак, атам! Дәүләт киләчәге сәүдә юлыдыр. Казан җиде юл өстендә утыра.

– Хуш, углан, хуш! Бачман баһадирны да бирегә күчергәнсең икән дип ишеттем. Үзе кайда соң, күренми?

Әмир Хаҗи ишек яры торучы җансакчыларына күз төшереп алды.

– Бар, баһадирны ашыктыр! – диде.

Шаулый-гөрли Акбикә килене килеп керде, керә-керүгә олуг хан янына узды, күрешергә дип ике кулын сузды.

– Исән-имин килеп җиттегезме, атам? Анам исән-имин калдымы?

– Аллага шөкер, Аллага шөкер кылырлык, килен! Үзегез исән-сау торасызмы, иминлекме? Яңа калада бик күңелсез түгелме?

– Менә улым күмелгән калага күчеп килдем әле, атам! Бире килгәч, йөрәк ярам ачылып киткәндәй булды, җылый-җылый күзсез калам инде. Әнә шул вәзир Исхакны каргый-каргый каберендә әйләнерлек иттем, дәҗҗалны. Тәмугтан башы чыкмасын иде, Раббым!

– Йә, йә, килен, каргышың карга башына, каргыш һәрчак уртак төшәр, ди китап. Җәннәт кебек дәргаһта яшисең, биргәненә разый булып тор, – диде Сәлим хан килененә һәм өс-башына, буй-сынына күз төшереп алды.

Килене йөзендә, хәтта гәүдә-сынында сөйләгән сүзләренә карата капма-каршы сурәт күреп, хан елмаеп куйды. Килен кызларча киенгән, гелән яшәреп, гүзәлләнеп киткән иде. «Шифалы сулар эчеп торадыр бу хатын, – дип уйлады Сәлим хан, хатирәгә бирелеп. – Туйбикә, мәрхүмә, гелән ошбу килен кебек назга сусагандай бөтерелеп йөрер иде. Гүзәл, гүзәл килен, ике углан табып үстерсә дә, егетләр күзе төшәрлек әле. Бәлкем, шуңа Хаҗи углан икенче хатынга өйләнергә теләмәгәндер, башкаларга җаны тартмыйдыр». Ә бит Сәлим хан өлкән угланына икенче хатынлыкка Пургас илтабарның кызын тәкъдим итеп караган иде, якын да килмәде. Пургас илтабар кызына өйләнгән булса өлкән угланы, кем белә, бәлкем, ул илтабар, Болгардан йөз чөереп, кенәз Андрейга сыенмаган да булыр иде. Хәер, белмәссең, Андрей кенәз Рокыяга өйләнде дә, оятын югалтып, Болгарга яу килде, шактый зыян китерде. Яшь кенәз Всеволод та янә безнең ыруга өйләнде, иллә аның да Болгарга күзе кыза икән, диләр. Хатын-кыз ни ул, күл буендагы камыш, кай тарафка җил иссә, шул якка авыша, әйе, кем ишеген ачып керсә, шуның җырын җырлый. Рокыя турында Сәлим ханның алай дип әйтәсе килми килүен. Кенәзне үтерүдә гөнаһы булмаса да, тату яшәмәгәннәр икән. Андрей кенәзне Болгарга яу килүдән тыеп торган. Яу чабып көн күрергә һәм аны кәсепкә әверелдереп яшәргә өйрәнеп киткән урыс кенәзләренә, аларга гына түгел, куштаннарга, дин әһелләренә, байларга хатын сүзен тыңлаган кенәз ярый торган буламы. Үтерәләр бичараны, һәм соңыннан бар гаепне Рокыяга япмакчы булалар. Бигрәк тә бу хәлгә дин әһелләре басым ясыйлар, чөнки Болгарда епископ Габбасны үтерәләр. Югыйсә милади белән 1175 елда булган яу башында Андрей Боголюб кенәз үзе килгән булыр иде.

Килене чыгып киткәч, Сәлим хан түр якка узды, мендәргә кырын төште. Янә килене килеп керде. Юлдан йончыгансыздыр, атам, дип, читекләрен салдырып алды, кулларын чайкатты, ул арада асраулары табын хәстәрләде. Сәлим хан, «әгузе-бисмилла» сын әйтә-әйтә, бөкләнеп утырган гына иде, ишектән Бачман баһадир иңде.

– Әссәламегаләйкем, олуг хан!

– Вәгаләйкемәссәлам, баһадир! – дип, Сәлим хан урыныннан купты, баһадирга кул бирде. – Йөзең качкан, кәефең дә юк сыман, баһадир, ни булды?

Бертын җавапсыз торгач кына, баһадир:

– Туптан атканнар иде, атым дулады, әллә кая алып китте, – дигән булды.

– Һе, туп дигәннәреннән аткач, минем атлар да дулады бит, баһадир! Алай да Ходай бар икән әле, үзе саклады, качкын Җик Мәргән коткарды. Мәргән дигәннән, баһадир, синең кул астындамы ул? Әйе, Тубыкбай зарыгып көтә аны. Әмир Хаҗи, баһадирым иттем, дип саташтыра. Үзем белән алып китәрмен, ахрысы, мин аны, баһадир! Әйдә, уз, утыр, чәйләп алыйк. Углан кая китте соң әле?!

Ул арада әмир Хаҗи әйләнеп керде.

– Хәзер кымыз булыр, – диде ул, баһадирга күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде.

– Җик Мәргән кайда болай озак йөри?

– Килер ул, атам, беркая да китмәс!

– Хуш, бик югалмасын, ул миңа кирәк. Тәтеш шәехне дә дәштеңме?

– Тәтеш шәехне дә дәштем, атам!

– Шәехең игелекле кеше дип җиткерделәр, әллә, мәйтәм, Бөек калага бирәсеңме үзен? Пәһлеван Мәхмүт тагын җибәрер әле. Рәхмәт аңа, Болгарны онытмый, якын итә.

– Әйе, якын итә, табибларны, галим-голәмәне, акыл ияләрен Үргәнечкә дәшә, ә безгә шәех-мәех, мулла-мунтагайны бире җибәрә, – диде әмир Хаҗи.