Выбрать главу

– Бәрәкалла, бәрәкалла, бик әйбәт, бик хуп! Елга – тугайсыз, кеше кардәшсез булмый. Вәзир Камай кая китте тагын? Ә шәехләр мәсьәләсендә, углан, җибәрсен, килсеннәр. «Дин тапкан – ил тапкан» дигәндәй…

– Вәзир Камайны кала тарханы кунакка алып китте.

– Хуш, тархан белән аралашуы әйбәт. Алай да монда булуы хәерлерәк булыр иде. Тынгысыз булды бу вәзир Камай да, һич янда тормас, китә дә югала.

– Атам, нигә кәтиб Хафизны алып килмәдегез? Минем аны бик тә күрәсем килә иде.

– Анаң җибәрмәде, Үргәнечтән китап сәүдәгәрләре киләсе диме шунда, Саксиннан килгән шагыйрь Габделгаләү белән очрашасылары бар диме. Мин ул Габделгаләүне сарайга алырга булдым әле, углан!

Шулчак Тәтеш шәех килеп керде:

– Әссәламегаләйкем, олуг хан!

– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! – диде Сәлим хан, янә утырган урыныннан күтәрелеп.

– Сау-сәламәт кенә килдегезме, ханиям?! Юлда бик кыен булмадымы? Яңгыр-мазарга очрамадыгызмы?

– Бәрәкалла, шактый ипле кеше булып чыктың бит әле син, шәех! Хуш! Кем шәкерте дип белик инде сине, шәех?

– Пәһлеван Мәхмүттә сабак алдым, олуг хан! Ул минем җизнәмдер.

– Йә, йә, бик хуп, бик әйбәт. Уй-ниятең ничегрәк инде? Әллә, мәйтәм, олуг хан сараена – Бөек калага күчәсеңме?

– Бөек калага кайтыр кешегез бар дип беләм мин, олуг хан! Пәһлеван Мәхмүттә сабак алып, күп еллар Олуг Мөхәммәтнең күренекле мәдрәсәсендә шәкертләргә сабак бирүче оныгыгызны әйтәм, олуг хан!

– Оныгым?! Сөбханалла! Бу ни дигән сүз инде, шәех? Аты, аты ничек ул мөдәрриснең?

– Аты Кол Галидер, олуг хан!

Сәлим хан, Кол Гали исемен ишетүгә, чак кына сикереп торып басмады. Әүвәл ул һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, әйе, барысы да ишеттеме, имеш, шәех хәбәрен? Ишеткән хәлдә нигә, әйтик, угланы берни дә дәшми? Ләкин Сәлим хан ялгыш уйлаган икән, шәех шулай диюгә, иң әүвәл әмир Хаҗи урыныннан кузгалды һәм, килеп, шәех алдына тезләнде:

– Кабатла, кабатла, зинһар, сүзләрең, шәех!

Тәтеш шәех, һични аңламый, тирә-ягына каранып алды. Ул бераз каушаган иде. Ләкин ни дә булса әйтер алдыннан, һич югы, азрак беләсе килә иде: нигә барысы да, хәтта ханга кадәр шаккаттылар? Әйе, ул Болгардан килеп, җизнәсе Пәһлеван Мәхмүттә сабак алып, менә ничә ел инде шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис булып торучы Кол Галине белә иде. Әмма моңа ник ул хәтле шаккатарга? Пәһлеван Мәхмүттә йөзләгән менә-менә шәех буласы мөридләр сабак ала. Бире килгәч, Тәтеш шәех кала нигезенә күмелгән хан оныгы турында хикәятләр ишетте, мәгәр ул аңа беркайчан да җитди хәл итеп карамады. Болгарда гына түгел, андый риваятьләр бар халыкта да тулып ята, ул уйдырмаларга җитди итеп карауны гомумән аңлап бетерми иде яшь шәех. Ә монда аның хәбәреннән соң барысының да күзләре акайды, җитмәсә, әмир Хаҗи каршына килеп тезләнде.

– Минем угланымны үз күзең белән күрдеңме, шәех?

Йа Хода, тагын ни әйтергә тиеш инде ул әмиргә? Дөресен сөйләп бер-бер тозакка эләгеп куймасын тагын. Кол Гали турында оста Дәүран өендә дә сүз кузгатканнар иде бугай. Менә бит син аны, әй!

– Йә, шәех, нигә телең йоттың, «ә» дигәч, «мә» дә диген инде! – Хан да урыныннан купты.

Тәтеш шәех тәмам курка калды.

– Арада чукраклар юк бугай! – диде әмир Хаҗи. – Барыгыз да ишеттегезме?

– Ишеттек, ишеттек! – диештеләр табындагылар.

Алгы якка Акбикә килеп керде, шәехнең авызына керергә торган әмирне күрде дә:

– Ни булды алай? – дип сорады.

– Углан исән, Гали углан табылды! – диде әмир Хаҗи, хатынына әйләнеп карамый гына, әйтерсең лә, әйләнеп караса, шәех әйтер сүзен яшереп куячак иде. Шулчак Акбикә «аһ!» итте дә бер якка ава башлады, аны Бачман баһадир тотып өлгерде һәм түр якка күтәреп алып чыгып китте, моңа берәү дә игътибар итмәде, бөтенесенең күзе шәехкә текәлгән иде. Шәех утырган җирендә борсаланып куйды, астындагы мендәрне җайлагандай итте. Җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт ялганлаган булса, ахыры ни белән бетәр бу хәлнең?

– Гали олан, диде бугай, остазым! Әйе, «Гали олан» диде. Иң галим мөдәррисләремнең берсе дип таныштырды.

– Башта Кол Гали дидең түгелме соң? Кол Гали?! Ә хәзер тагын Гали?!

– «Кол Гали» диде бугай шул, әмирем! Әйе, Кол Гали!..

– Кисеп кенә әйт әле, Тәтеш шәех! Пәһлеван Мәхмүт аңа Гали олан дидеме, Кол Гали дип дәштеме? – диде сабыры төкәнә башлаган Сәлим хан.

– Олуг остазыбыз Пәһлеван Мәхмүт шәкертләренә дә, мөгаллимнәренә дә, мөдәррисләренә дә атлары белән дәшми, хан!

«Димәк, – дип уйлады Тәтеш шәех, – җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт янында хан оныгы булмаган. Алай дисәң, нигә соң аңа җизнәсе Болгар ханының оныгы диде? Ә болар, авызлары белән кош тотарга җыенган бәндәләрдәй, аннан җавап көтә. Монда нидер булган, йә хан оныгын сөргәннәр, йә яшереп укырга җибәргәннәр… Тик кемнән яшерергә хан оныгы кадәр хан оныгын? Хан угланыннанмы, углан атасыннанмы? Шуны беләсе иде җавап биргәнче…»