– Төс-йөзгә, күрер күзгә кыяфәте, буй-сыны ниндирәк иде соң ул адәмнең? – дип сорады янә әмир Хаҗи.
Менә килеп капты. Атасы буларак үз угланын белә булса кирәк, төс-йөзен дә, буй-сынын да. Әйе, күзләре зәңгәр иде, чак кырын караган сыман тоелды, буйга озын да түгел, карсак та түгел, урта бәдәнле адәм иде шикелле. Чәче хәтердә калмаган, күрмәдем, чалмадан иде…
– Ике тамчы судай бер-берсенә охшаган кешеләр була, җәмәгать, минем ялгышып куюым да бар.
– Әйе шул, – дип, шәехкә ярдәмгә килде Сәлим хан. – Кеше белән кешене түгел, кайчак тау белән тауны да аерып булмый.
Әмир Хаҗиның тәхет бүлмәсенә Җик Мәргән килеп керде, Сәлим хан мәргәнгә таба борылды:
– Хуш килдең, Мәргән! Әйдүк, түрдән уз! Хода сиңа ике гомер бирдеме әллә, Җик Мәргән, дим?
– Олуг ханым, атам исән булган чакта булган булса, мин бу көнгә дә калмаган булыр идем. Атам-анам алдында кылган языгым юктыр, ханиям! Ике туган арасында ни булмас. Мин үземне ил алдында һәм хан алдында гөнаһлы санамыйм, ханиям!
– Хуш, мәргән, шулай да булсын, ди. Нигә соң абаң зарлана?
– Атам миңа васыять итеп калдырган җир кирәк абама, угланнарын өйләндерәдер, минем җирләрем бүлеп бирергә ният тотадыр. Бирсен, мин каршы түгел. Мин сыеныр урын таптым. Безнең ыру җир сөрмәде, икмәк икмәде, мал асрау белән көн күрде…
– Әмир Хаҗи, «Җик Мәргән – баһадирым» дидең бугай, шулаймы?
– Әйе, ул минем баһадирым, атам!
– Бачман баһадир, син кем инде хәзер?
– Җик Мәргән минем киявем, олуг хан! Яшьлек кыюлык билгеседер. Җик Мәргән җир эзләми, ил эзли. Һәм ул илне тапты – угланыгыз биләмәләредер. Тубыкбай баһадир белән мин үзем килешермен, олуг хан!
– Атам, Тубыкбай баһадир ялгыша. Ир кадерен – хатын, җир кадерен ир белер, ди. Тубыкбай энесенә җир бүлеп бирергә тиеш иде, – диде әмир Хаҗи.
– Тубыкбай баһадирга мин, углан, качкын энеңне тотып бирермен дип вәгъдә иткән идем. Хан сүзе аткан уктыр. Аткан укны кире кайтарып булмый.
– Ул аткан ук үз батырыгызга төбәлгән түгелме соң, атам?
– Ил батыры качкын була алмый, углан! Ил батыры йә орыш кырында ятып кала, йә илен саклый. Абыең Мөхәммәтгалимбәк нишләде? Әле булса тәхет турында хыяллана икән. Гаскәре белән Саксин каласы тирәсендә урала башлаган. Туган – туган белән, углан ата белән җир-су вә тәхет өчен орыша башласалар, кая тәгәрәр бу Болгар?!
– Язмыштан узмыш юктыр, атам! Язганны күрербез. Иллә әйтер сүзем әйтим: Җик Мәргән миндә калыр, атам! – диде әмир Хаҗи катгый төстә.
Сәлим хан куырылып киткәндәй булды, әмма угланы әмир Хаҗига кайтарып сүз катмады. Яңа Казанга явыз ният белән килсә дә, әлегә ул кунак иде. Кунак булсаң, тыйнак бул, гәрчә олуг хан булсаң да. Ә явыз ниятне явызлык кылганда гына тормышка ашыру мөмкин. Хикмәт, ни белән куәтләнә бара бу углан? Кем кодрәт биреп тора? Тәтеш шәехме әллә? Бик ихтимал ич! Белекле, яшь, ил дәрвишләре арасында дәрәҗәгә ия, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүттән фатиха алган зат.
– Углан, атаң турында яман уйламасаң иде, мин Җик Мәргәнне җәзалау ягында түгел. Бачман баһадирның сеңлесенә өйләнгән икән. Игелек аңарга. Минем бары тик бер хакыйкатьне беләсем килә: никахны кем укыды икән? Әйе, Тәтеш шәех, синме?
– Аллам сакласын, олуг хан, гөнаһка батасым килми! Мин укымадым никахны. Хак анысы, кызыгыз Назлыгөлгә…
Шәех шулай диюгә, Сәлим хан тәмам йөзгә алышынып, аңа таба кузгалды:
– Кабатла әле, кабатла, шәех?! Ни дидең?!
Тәмам коты алынган Тәтешнең кулыннан кымыз касәсе төшеп китте, әмир Хаҗиның чапан чабуына түгелде. Асрау кыз әмирнең чабуын сөртергә ташланды, ләкин юлына хан очрап, аңа килеп төртелде. Сәлим хан асрауны селтәп кенә җибәрде. Әмир Хаҗи да корт чаккандай сикереп торды, ул һичнигә игътибар итми шәехкә төбәлде. Тәтеш шәех, очкылык тоткандай ык-мык итте дә, соңгы чарасы иде бугай, авызын тотып, күңелем болгана дип, күрше бүлмәгә чыгып китте. Сәлим хан белән әмир Хаҗи һични аңламый күзгә-күз карашып алдылар, ул да түгел, әмир Хаҗи шәех артыннан юнәлде. Бүлмәгә килеп керүгә, ул шәехне урап алган асрауларны сибеп җибәрде дә шәехнең изүенә килеп ябышты:
– Нәрсә Назлыгөл, шәех? Никахны Назлыгөлгә кем укыды?! Кайда?!
Әмир Хаҗиның күзләре акайган, авызы кыйшайган, илбашы үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән иде.
– Әмир, угланың исән! Үргәнечтә мәдрәсәдә мөдәррислек итә. Бу хак, әмир! – диде шәех, ашыга төшебрәк. Шәех моңа чарасыздан барды, әмирнең акайган күзләрен күреп, коты алынудан.
Әмир Хаҗи шәехнең изүеннән җибәрде, агарынып, лып итеп шәех янәшәсенә сәкегә утырды. Бары тик бертын торгач кына, авызына карап торган асрауларга: