Выбрать главу

Йөзгә-йөз килеп орышырга вакыт җитте. Баһадирның кулына сөңге бирделәр. Чалбай ханның бәге аны һаман күздән ычкындырмаган икән, янына ук килеп җитте. Һәм сөңгесен ташлады, баһадир чак кына ат өстенә ятып өлгерде, аның колак төбеннән выжлап сөңге узды. Янәдән иярендә сынын турайтты баһадир. Бу юлы бәкнең кулында кылыч иде инде.

Чалбай ханның бәге, акыра-бакыра, Илбарыска ташланды. Бәк кылычын селти, баһадир янына тизрәк килеп җитә алмаудан гаҗизләнә кебек иде.

– Кубрат хан угланы Илбарыс, котыл!

– Үзең котыл, бәк!

Кылычка кылыч бәрелде. Икенче тапкыр әйләнеп килделәр. Янә кылычлар чалышты. Өченчегә әйләнеп килгәндә, баһадир кисәк ат корсагы астына төште, бәк бушка селтәнде. Ат астыннан чыгып өлгергән баһадир бәкнең йөзенә чапты. Әмма бәк тә аңа орынып өлгергән иде, баһадирның калкан чите уелып очты.

Чалбай хан бәге иярдән ычкынды, гөрселдәп җиргә төште, яман тавыш белән акырып җибәрде. Бу тавышболгарларның алдыра башлаган вакытына туры килде. Чалбайлыларның күбесе тарлавык бугазында ятып калган иде. Исәннәрен болгарлар кысрыклый башладылар. Анда да, монда да болгар алыплары алдыра торгач, «ур-ра!» тавышлары ешрак ишетелде.

Баһадир иярдә калды, әмма кулында кылычы юк иде, үрелеп, сул ягына – ияренә таккан ятаганын алды.

– Ур-ра, ур-ра, болгарлар!

Чалбайлылар кача башлады, ә шунда аларның атлары аяк асларына очлы ыргаклар ташладылар. Кача башлаган чалбайлыларның атлары баш аша мәтәлде, ә аты егылганда, сикереп төшеп йөгереп китәргә өлгергән чалбайлыларны укчылар уктан ала тордылар.

Шунда берсе:

– Аһ, атакай, алдадылар безне болгарлар! – дип кычкырды.

Исән калган чалбайлылар, тарлавыктан качып котыла алмасларын абайлап, кире борылдылар. Моны күреп, баһадирның уң кулы Ташбулат, сул кулы Илбәк җәяләрен алдылар. Ни төз атсалар да, өч-дүрт чалбайлы болгарларга җиттеләр. Берсе баһадирга сөңгесен атты. Сөңге калканны тиште, алай да көбә күлмәкне тишә алмады, баһадир атыннан егылды. Ташбулат җирдә яткан баһадирга ташланды. Атыннан сикереп төшүгә, ул баһадирны аягына бастырды.

– Чалбайлылар кача, баһадир, җиңдек! Яраландыңмы?

– Зыян юк. Атка, атка атландыр мине. Мин исән. Ярам…

Ташбулат баһадирны атына атландырды. Баһадир чалбайлыларны куып барган болгарлар артыннан чапты.

Чалбайлылар арасында:

– Кардәшләр, атакай, без биреләбез! – дип кычкыручылар табылды.

Икенчеләре:

– Капкага! Капкага чабыгыз! – дип, аларга куәт биреп өлгерде.

Чалбайлылар:

– Биреләбез! – дип кычкырсалар да, ярсынган болгарлар тиз генә тыела алмадылар, дошманны чаптылар, кистеләр, арканга алып, сөйрәп киттеләр. Шул чакта капкалар ачылды, чигенгән чалбайлыларны уртага алып, коралланган өске кирмәнлеләр килеп чыктылар. Чалбайлылар, төркем-төркем килеп, коралларын ташладылар. Баһадир янына алостаз Дәян килде.

– Баһадир, капканы төптимерче Агасике ачты, – диде.

Капкадан хатын-кыз, бала-чага – дала көтүчеләренең, Чалбай хан әсир иткән кабилә-ыруларның туганнары чыктылар. Иң алдан колгага ат койрыгы таккан шаман атлый. Шаман туры баһадир янына килде дә җиргә хәтле баш орды.

– Кубрат ханның батыр баһадиры, бала-чага, кыз-хатыннарга тимә, иш табалганын ишле итәрсең, таба алмаганын каравыш итеп, Фанәгүргә озатырсың.

– Алостаз Дәян, шаманга аңлат, бала-чагаларга да, кыз-хатыннарга да тимибез, кызларын каравыш итмибез. Шаманны күздән ычкындырма, миңа шаман исән кирәк! – диде.

Шулай дип боерды да баһадир атын ачык капкага куды.

Соңыннан барысы да беленде: ахыр чиктә, котылу нияте белән, Чалбай хан, төркем җансакчыларын ияртеп, яшерен капкага ташлана. Әмма аларның капканы ачып чыгулары була, Чалбай хан каршына Мангыш тархан килеп баса. Мангыш тархан җан ачудан Чалбай ханга сөңге белән кадый, шунда Чалбайның бер җансакчысы тарханга пычак атарга өлгерә.

Яшерен капканы эзләп килгән Илбарыс баһадир күкрәгенә сөңге кадалган Чалбай ханны күреп йөзен чытты. Чалбай хан җан ачысы белән ике куллап сөңгегә ябышкан, гүя күкрәген тишеп чыккан сөңгене суырып алырга тели иде. Көтмәгәндә аркасына пычак аткан кешене дә күрмичә җан биргән Мангыш тархан чалкан килеп төшкән, колач җитмәстәй каен төбендә ята. Биредә кыска гына вакыт эчендә чалбайлылар белән болгарлар арасында суеш-кисеш, кадаш булып алган. Болгарлардан яралылар шактый, берсе яраланган беләген әрекмән яфрагы белән бәйләргә маташа. Чалбай ханның бер төркем алае урманга качып өлгергән икән, аларны Адай куа киткән.