– Тиз булыгыз, бикәне дәшегез! – диде.
– Аһ Аллам, ни булды тагын? – дип килеп керде бикә.
– Бикә! – диде әмир Хаҗи, аңа карамый гына, акылдан шашкан берәүдәй. – Бикә, Гали углан исән, Үргәнеч мәдрәсәсендә мөдәррис.
Акбикә кинәт агарынып китте һәм янә әкрен генә ишелеп төшә башлады, әмма асраулар бикәләренә егылырга ирек бирмәделәр, кулларына күтәреп, хатын-кызлар ягына алып чыгып киттеләр. Кайдандыр кендек әби килеп керде, кызларны туктатып, бикәнең йөзенә дога укый-укый ачуташ суы бөркеде һәм, асраулар:
– Әбием, анда әмиргә әллә ни булган! – дигәч, түр якка ашыкты.
– Балакаем, ни булды? – диде ул, Тәтеш шәехкә игътибар итмичә, илбашының күзләренә карады.
Бикәнең һуштан язуын кендек әбинең беренче генә күрүе түгел иде инде, артык исе китмәде, ничек язган булса, шулай исенә дә килер, ә менә әмирнең төсе качып, агарынып утыруын әүвәл тапкыр күрүе иде. Әйе, хатын-кыз гел юктан да һуштан яза, аңа Ходай Тәгалә шулай язгандыр, күрәсең, ә инде ир-ат миңгерәүләнеп утырса, хәлләр яман: йә бер-бер нәрсә буласы, йә төннән көн туасы. Әнә шуны аңлап алды әмирне күрүгә күпне белгән кендек әби.
Ул арада Сәлим хан килеп керде һәм әмир янәшәсендә утыручы кендек әби янына килде дә:
– Сыз моннан, тиз бул, убырлы карчык! – дип ыслады.
Бүлмәдәге асрауларны һәм кендек әбине гүя җил алды. Тәтеш шәех исә, ике кулы белән авызын каплаган килеш, күзләрен шар ачып, калтыранып утыра бирде.
– Атам, Гали углан исән, исән! Үргәнечтә шаһ мәдрәсәсендә мөдәррислек итә, – диде әмир Хаҗи, һаман бер ноктага караган рәвештә.
– Суга батучы саламга тотынып булса да котылырга тели, ди, без дә шулай, углан! Син дә бу иблискә ышандыңмы? Ни сөйләгәнен беләме соң үзе? Күрәмсең, коты алынган, ниләр кылана…
Сәлим хан, өшеп киткәндәй, чапанына төренә төште.
– Олуг хан, олуг хан! – дип, Тәтеш шәех аның алдына килеп егылды, мәгәр Сәлим хан аны аягы белән тибеп кенә җибәрде.
– Ялганчы бушбугаз! Ат коерыгына тагарга кирәк үзен!
– Мин ялганчымы, олуг хан? – диде Тәтеш шәех һәм торып басты, хәтта башын чөя төшеп: – Мин беркайчан да, беркемгә дә ялганламадым!
Бу хәлгә Сәлим ханның күзләре акайды, ияге күтәрелде.
– Йә, йә, шәех, тагын ни әйтерсең?
– Кызыгыз Назлыгөлгә никахны мин укыдым, олуг хан! Мин! Үргәнечтә түгел, монда, Яңа Казанда!
Күз алдында таш ярылып су чыкса, бу хәтле шаккатмаган булыр иде Сәлим хан. Әле генә тел яшергән һәм идәндә аяк астында аунаган шәехнең кыланышына искитмәле иде, тәкәбберлек дисеңме үзендә, горурлык хисеме, һавалану чарасымы – солтаннардан алган диярсең. Бер дә рухы сынган кешегә охшамаган иде бу шәех. Ә бит яңа гына ханның аяк астында аунады.
– Кем белән, кайда укыдың Назлыгөлгә никахны, шәех? Ир-егете кем дип белик инде?
– Оста Дәүран, олуг хан! Кызың оста Дәүран кулында.
Сәлим хан башта ни әйтергә белми бүртенде, кызарынды, муен тамырлары кабарып чыкты, ахыр арыслан кебек бакырып җибәрде:
– Кем дидең? Кабатла, кабахәт, кем дидең?!
– Оста Дәүран, олуг хан, оста Дәүран! – диде тыныч кына Тәтеш шәех. Әйе, хәзер инде Тәтеш шәех гаять дәрәҗәдә тыныч иде, аңардан элгәреге курку качкан, ул һәр сүзен кисеп куйгандай, һәркем ишетерлек итеп әйтте.
– Ишеттеңме, углан, ишеттеңме, ни ди бу дивана! Ул минем бердәнбер кызыма колчура Дәүран белән никах укыган. Никах! Гали оныгым хакындагы хәбәре генә җитмәгән… Иллә кызым Назлыгөл хакындагы хәбәрең ялган булса, мин сине, беләсеңме нишләтәм, шәех?!
– Беләм, олуг хан!
– Ю-у-ук, белмисең, белмисең, шәех! Мин сине таштан аттырып үтертәм, таштан! Кайда җансакчыларым, кайда сез?! – Бүлмәгә ике хан җансакчысы йөгереп керде. – Хәзер үк миңа кала остасы Дәүранны китерегез! Хәзер үк!
– Атам, Назлыгөл чынлап та анда булса? – Әмир Хаҗиның һаман да хәле начар иде, әмма хан аны күрмәде, күрер халәттә түгел иде.
– Кызымны да, кызымны да! – дип кычкырды җансакчыларына Сәлим хан.
Акбикә керде, йөзе төнбоек чәчкәседәй саргаеп калган, күзләрендә яшь. Сәкедә утырган әмирне ул гүя күрмәде дә, Сәлим хан янына узды:
– Атам, олуг хан! Мин иртәгә үк Үргәнечкә китәм, фатиха бирегез.
Сәлим хан иңбашын сикертеп куйды, бер сүз дә әйтмәде, бары тик угланы әмир Хаҗи ягына сирпелеп кенә алды.
– Миннән фатиха, фатиха! – диде һәм бүлмәдән чыгып китте.
Атасы күздән югалгач, әмир Хаҗи да кузгалды, шәехне дә үз артыннан кул белән ишарә ясап кына әйдәде.
Күп тә үтми, ханның җансакчылары оста Дәүранны хан каршына китереп бастырдылар. Останың ике ягында ике сакчы, кыймылдарга да бирмиләр.
– Калдырыгыз безне! – диде хан, җансакчыларына кул селтәп.