– Әссәламегаләйкем, олуг хан! – диде оста, тыйнак кына баш иеп.
– Хуш, хуш, оста Алпар углы Дәүран, хуш! Йә, ни әйтерсең ханыңа?
– Әйтер сүземне җиткергәннәрдер инде, олуг хан! Кызганыч, каланы салып бетерә алмадым…
– Эһем, каланы матур суктыргансың, күзгә күркәм өйләр бар, мәчет тә күңелгә хуш килде, сарай да. Әй-әй-әй, атаң игелекле кеше иде, авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булгыры, ә менә син, хан кызын урлап, көчләп никах укыткансың, диләр. Хакмы шул?!
– Олуг хан!..
– Тик тор! Мин сөйлим. Телең тешлә! Никахны менә бу шәехтән укыттыңмы? Шулаймы, Тәтеш шәех?
– Көчләп, янап укыттырдылар, ханиям! – диде Тәтеш шәех.
– Никах укыган өчен уч тутырып алтын бирделәрме? Ни белән түләделәр, кем? Оста Дәүран, күпме алтын бирдең?!
– Мин шәехкә бер түгәрәк тә алтын бирмәдем, олуг хан!
– Кем бирде, кем мәҗбүр итте, шәех, никах укырга? Шәех, сиңа әйтәм, нигә телең йоттың?
– Алтынны Җик Мәргән бирде, ханиям! Ул көчләп илтте, ул укырга мәҗбүр итте.
– Әһә, димәк, Назлыгөлне качкын Җик Мәргән урлаган, син түгел? Тархан Әхмәт, Җик Мәргәнне дәшегез!
– Баш өсте, ханиям! Тиздән Җик Мәргән монда булыр.
– Тиз йөр, тархан! Вакытында килеп кердең. Тимерне кызуында сугасым килә. – Хан Тәтеш шәехкә таба борылды. – Йә, шәех, никах укыган өчен күпме алтын бирде качкын Җик Мәргән? Оныттың, санарга вакытың булмады? Һай, кем анда, Җик Мәргәнне дәшегез, дим! Тарханның качкын мәргәнне тапмавы бар…
Сәлим хан угланы әмир Хаҗи ягына карап алды, бераз аптырады, тик аңа әллә ни игътибар итмәде, угланы әмир Хаҗи, дөньядан ваз кичкән берәүдәй, тын гына утыра иде, гүя аңа биредә барган хәлләр кагылмый да иде.
– Олуг хан, шәехнең гаебе юктыр! – диде оста Дәүран.
– Юктыр, юктыр, сез, күрәм, барыгыз да әүлиялар, бер гаепсез изге җаннар! Тик менә җир ничек йөртә микән сезне! Ничек ярылып, убып алмый икән?! Җик Мәргән хан кызын урлый, оста Дәүран колчура башы белән аңа өйләнә, ә яшь шәех аларга никах укый. Шулайдыр бит? Әллә мин ялгышаммы?!
– Димәк, алтын биреп янаганнар, – диде Бачман баһадир.
– Булмады андый хәл, – диде шәех.
– Нинди хәл? – дип сорады Сәлим хан.
– Алтын белән янау…
– Мин сезне, барыгызны да бер бауга тезеп… – дип башлаган иде Сәлим хан, Акбикә килене аның аяк астына килеп егылды.
– Кылмагыз, атам, бу хатаны! Рәнҗетмәгез кыз баланы. Назлыгөл моны күтәрә алмас. Назлыгөлне мин үзем табармын.
– Ярый, килен, алып кил Назлыгөлне. Мин сиңа ышанам.
Акбикә чыгып киткәч, Сәлим хан яңа килеп кергән Җик Мәргәнгә төбәлде.
– Инде әйт, Җик Мәргән, ничегрәк урладыгыз хан кызын?
– Без аны урламадык, ханиям, ул үзе килде, – диде Җик Мәргән.
– Үзе килде! – дип шамакайланды хан. – Күл буена төшкәч, илтегез мине оста Дәүран янына, дидеме? Хан колы Дәүран янына, ә?!
– Без барыбыз да Алла колы, олуг хан! Аллаһы Тәгалә кешене кол итеп яратмый. Кешене ханнар кол итә, авыр тормыш, яман хәлләр.
– Әнә ничек икән! Ишетәсеңме, углан? Углан, дим?!
Әмир Хаҗи дәшмәгәч, Сәлим хан аңа кул селтәде.
– Олуг хан, сөнниләр колга кияүгә чыгуны да, кол хатын-кызга өйләнүне дә гөнаһ санамыйлар, – диде Тәтеш шәех.
– Останы акладык та ди, шәех! Тик кылган гөнаһың өчен сине кем хөкем итәр икән? Ни өчен димә, авызың ачсаң, языгың күренеп тора. Хан колы белән хан кызына никах уку язык түгелмени?!
– Гөнаһ түгел, ханиям! Аннары оста Дәүранны угланыгыз әмир Хаҗи коллыктан азат иткән иде инде. Шәригать, ханиям, сәхилек күрсәтүне хуп күрәдер. Оста – мөселман, ханнар кайчак кызларын кяферләргә дә кияүгә бирәләр.
– Әнә ничек сөйләшә башладың син, шәех! Сөбханалла-машалла, үлем алдыннан шулай гайрәтләнәме кеше. Сакчыларым, алып китегез шәехне! Зинданга, барысын да зинданга! Җик Мәргәнне дә, останы да! Иртәгә бөтен халык алдында хөкем итәрмен!.. Тукта, останы калдырып торыгыз! – диде хан.
Алып чыгып китеп барган останы яңадан хан каршына китереп бастырдылар:
– Яшь атны өйрәткәндә, иң әүвәл нишлиләр, оста!
– Тамга сугалар, олуг хан!
– Хак әйттең, оста, тамга сугалар. Атаңа суккан тамганы мин сиңа да суккан кебек идем, оста!
– Адәм баласына тамганы бер Хода гына сугадыр, ханиям!
– Хуш, хуш, оста! Атка тамга суккач, янә нишлиләр инде?
– Йөгән кигезәләр, ханиям!
– Ә син ул йөгәнне салырга исәбеңме? Мин кигезгән йөгәнне, дим?
– Ул йөгәнне ташлар көн безгә дә җитте, ханиям!
– Әһә, әнә ничек икән ул! Телең дә бик озын икән бит синең, оста!
Оста Дәүран дәшмәде, башын иде:
– Кичерегез мине, ханиям, кичерә алсагыз! Мин Назлыгөлне яратам, ул да мине…
Сәлим хан тәхет бүлмәсендәгеләргә күз йөртеп чыкты. Тышта ниндидер тавышлар ишетелә башлады. Сәлим хан ияк кагып кына ишек янында торган җансакчыларына карап керергә кушты. Җансакчысы ялт итеп әйләнеп тә керде.