– Йә, ни анда?
– Җыен җыелган, урам тулы халык, ханиям!
Оста Дәүранны алып чыкканда, Сәлим хан аңа карап калды һәм йөрәге кысылып куйды. Оста Дәүранның йөреш-кыяфәтендә Туйбикә гәүдә-сынын күреп, чак кына «киявен» яңадан чакырып алмады. Туйбикә, Туйбикә, син бит бу, холкың-фигылең, күр инде, төс-йөзеңә, хәтта гәүдә-сыныңа кадәр бу углыңа биреп калдыргансың икән ләбаса! Әллә соң син теләдеңме углың минем кызыма өйләнсен дип? Булмас, булмастыр синеңчә, Туйбикә! Сине яраткан идем, яраткан идем… Ә углыңны барыбер Бөек калага озатырга булыр. Юлда аны арба авыпмы, атлар дулапмы, качып баргандамы үтерерләр… Ул мине хур итте, рәнҗетте. Үлем аңа, үлем! Назлыгөл аны яңадан күрмәс. Башкача аннан котылыр чара юктыр. Назлыгөл кайгырыр-кайгырыр да онытыр. Үлгән артыннан үлеп булмый. Сөлек түгел, канына ябышмагандыр әле…
– Кем анда, кем?
– Мин бу, атам, мин! Атам! – дип, хан кызы Назлыгөл ханга таба ургылды. – Атам!
– Кызым, кызым, күз нурым, балакаем, Назлыгөлем!
Сәлим хан кызын кочагына алды да күз яше белән җылап җибәрде.
– Атам, сине күрер көнем дә бар икән. Анам исәнме, бире килмәдеме? Кендек әби ни хәлдә, кәтиб Хафиз мөгаллимем? Мине югалттыгыз, югалттыгыз… Атам, мин югалмадым, югалмадым.
– Югалттык, балакаем, югалттык! Иллә Ходай бар икән әле, бар икән. Йа Алла, күзләремә генә күренмисеңме, балакаем?
– Атам, Дәүран кайда? Кайда минем ирем?
– Дәүран – минем колым, балам! Кол кеше синең ирең була алмый.
– Ул – минем ирем, атам! Синең колың булса да, ул минем ирем, никахлы ирем!
Сәлим хан кулы белән кызының авызын каплады:
– Әйтмә алай, балакаем, әйтмә! Кешедән яхшы түгел. Син кем? Хан кызы! Мин аны зинданга яптырдым, балам! Ул сиңа тиң түгел.
– Атам! – дип, Назлыгөл атасы кочагыннан чыкты да, күз яшен дә сөртмичә, Сәлим ханга карады. – Атам, син аны чыгарырсың. Чыгарырсың ич?!
– Ханиям, атам! – диде Назлыгөл янына килеп баскан Акбикә. – Атам, Назлыгөлнең аңардан…
Сәлим хан аяк типте, ачу белән килененә карады:
– Тик тор, килен! Тик тор, дәшмә! Дәшкән – бер, дәшмәгән ике откан. Телең тешлә! Бар, Назлыгөлне үз ягыңа алып чыгып тор, тынычландыр. Иртәгә мин аның белән сөйләшермен.
Акбикә кисәк сыгылып төшкән Назлыгөлне иңеннән кочып алды да хатын-кызлар ягына алып чыгып китте.
– Казыйны дәшегез, казый керсен! – диде Сәлим хан.
Тәхет бүлмәсенә казый килеп кергәч, Сәлим хан чак кына торып басмады:
– Йа Алла, казый Нисбах?!
– Әссәламегаләйкем, олуг хан!
– Вәгаләйкемәссәлам, Нисбах! Син һаман исәнмени әле?
– Илдә чыпчык үләме, хан! Ә мин – кеше, адәм баласы.
– Хәтерем ялгышмаса, мин сине Гали оныгыма бәйләгән идем кебек?
– Ялгышмыйсыз, хан! Гали оланга беркеткән идегез. Иллә ул олан мәрхүм инде.
– Һе! Өең, атың-кураң да бармы?
– Угланыгыз әмир Хаҗига рәхмәт, казые итеп тота.
– Хуш, «дуга барда – дога бар» диләр. Җомгага да йөрисеңме?
– Йөрим, хан! Хөтбә әйткән саен иманым арта бара.
– Казый Нисбах, иртәгә хөкем мәйданына килерсең.
– Баш өсте, хан, килермен! Тик кемне хөкем итәргә исәбегез, хан?
– Анысы синең эш түгел, казый! Хан ни кушса, шуны кылырсың.
Казый Нисбах баш иде, Сәлим хан кул селтәде. Казый Нисбах артыннан ишек ябылгач, Сәлим хан үртәлгән бер рәвештә:
– Яман кешеләрне мин куам, син җыясың, углан, – диде.
– Казый Нисбах гадел вә белекле кешедер, атам! – диде, ниһаять, әмир Хаҗи, ләкин бер ноктага текәлгән килеш, әйтерсең атасы белән дә сөйләшми иде.
– Гадел кеше илдән качмый. Гали олан югалу белән, бу да юкка чыкты.
– Казый Нисбах, атам, синең тарафтан Гали угланга бәйләүле иде, үзе булмаса, атасына хезмәт итәрмен дип килүедер.
– Казый анаңа һәрчак каршы сөйләде. Хәер, яши бирсен. Калаңда урыслар да урам салып яталар икән.
– Урын җитәрлек, салсыннар. Мин аларга кибетләр суктырырга да рөхсәт бирдем.
– Кибетләр суктырт, чиркәү салдыртма. Елдан-ел мин шуңа инана барам: халык түгел, диннәр сугыша, диннәр җир бүлешә бу дөньяда.
– Халкы булгач, чиркәве дә булыр инде аның, атам! Халык имансыз булмый!
Сәлим хан янә, бер гаҗәпләнә төшеп, угланы әмир Хаҗига карап алды да, тәхеттән кубып, ишекле-түрле йөренергә кереште:
– Бер ханнан сораганнар, ди. «Кем белән табында утырасың?»– дип. Ул әйткән: «Мин кешеләр белән бер табында утырырга яратмыйм, чебеннәр булгач, бик җиткән», – дигән. Чебеннәр җыясың калаңа, углан, чебеннәр, җыен әтрәк-әләм синдә хәзер. Качкыны да, карагы да, казагы да, илдән куылган казые да…
– Атам, берәүдән: «Иң яман кеше кем?» – дип сораганнар, ди. Ише аңа әйткән: «Иң яманы җайлап әрли дә, рәтләп мактый да белми торган кешедер», – дип җавап биргән, ди.