– Һе, углан, мактаргамы миңа сине, яманларгамы соң?
– Мактауга мохтаҗлыгым юктыр, атам! Ә менә яманлаганыңны күп күрдем, шөкер итәрлек булды. Хәер, «яманланган эзләнер, макталган тезләнер» ди иде минем шәех.
– Углан, бер хикмәт иясе: «Акылы таза кешенең тәне дә таза булыр», – дип әйтеп әйткән. Икенче берәү исә аңа: «Юк, хәзрәт, теше таза кешенең генә тәне таза булыр», – дигән. Син кайсы хаклы дияр идең, углан?
– Икесе дә, атам! Акылы таза кешенең тәне дә, теше дә, зиһене дә таза буладыр. Карт кешенең акылы да зәгыйфьләнер, теше-тәне дә таза булмастыр.
Сәлим хан арлы-бирле йөрүеннән туктады, бүлмәдәгеләргә күз төшереп алды, һәммәсенә дә чыгып китегез дип ишарәләде. Шуннан соң гына угланы янәшәсенә килеп утырды.
– Углан, оныгым Гали хакында халык телендәге риваять хак булса, исән-имин илгә кайтса, Болгар тәхетенә ул утырыр. Казый Нисбахны Үргәнечкә җибәр, син теләгәннең барысын да башкарыр: хәтерем ялгышмаса, уттан исән, судан коры чыга торган кеше иде.
– Шулай итәрмен, атам! – диде әмир Хаҗи, рухы сынган рәвешен хәтерләтеп.
Шулчак сарайга аның җансакчысы килеп керде. Керде дә түргә узды, әмирнең аягына егылды:
– Әмирем, Бачман баһадир, ышанычлы меңбашларын алып, Нугай капкасыннан чыгып китте.
Аталы-уллы хан белән әмир күзгә-күз карашып алдылар, әмма икесенең берсе сүз катарга базмады.
– Янында хатын-кызлар да бар идеме?
– Күрмәдем, әмирем!
– Күзле бүкән, югал сарайдан!
Җансакчысы артыннан ишек ябылгач, Сәлим хан сорап куйды:
– Бу ни була инде, углан? – Хан көенергә дә, сөенергә дә белмәде. – Бачман баһадир кая китә, туган ягы Саксингамы, әллә Бөек калага, олуг хан кул астынамы? Китүе ихлас булса, кирмәндә күп азат калмаячак сыман.
– Бачман баһадир Саксин каласына китәргә күптән сорап йөри иде инде, атам! – диде, ниһаять, әмир Хаҗи.
– Үпкәләгәндер. Баһадир кадәр баһадирны зинданга яптыр инде…
– Бу хәл бары тик миңа гына кагыла, атам! Баһадирның китү сәбәбе башкадыр.
– Кем син, әмирме? Куа кит, җит, орыш!
– Юк, атам, мин аның белән орышырга теләмим. Бачман баһадир колчура Дәүран түгел. Колчура Дәүранга да мин кул күтәрмәдем.
– Хуш, углан, сабыр итик. Саксин каласы Каф тау артында түгел, ачыкларбыз, – диде хан һәм иснәп куйды.
Гади генә әйткәндә, бу хәлгә хан шат иде. Әмир Хаҗи нык терәге булган Бачман баһадирны югалтты. Киткән кошлар кире кайтса да, аккан бозлар кире кайтмый. Әйе, Бачман баһадир ким дигәндә өчтән бер гаскәрен алып киткәндер әле. Димәк, угланны буйсындыру, каласыннан куып чыгару җиңелрәк булачак. Син миңа баш бирми башладың, углан, ә Ходай Тәгалә моны теләми. Әнә бүген Бачман баһадирны югалттың, иртәгә Җик Мәргәнең чыгып качса… Ходай бар ул, углан, бар! «Бирәсе колына чыгарып куяр юлына» диләр.
Сәлим хан урамдагы шау-шуга уянып китте. Юрган башын кайтарып, ишек катында басып торучы җансакчысына эндәште:
– Нинди тавыш анда? Бар әле, белеп кер!
– Мин сезне күптән көтәм инде, ханиям! Кичә кичтән үк җыенга җыелган халык оста Дәүранны зинданнан чыгарыгыз дип тавышлана. Кичә тархан Әхмәт «Иртәгә барысы да хәл ителәчәк» дип тынычландырып җибәргән иде, таң белән янә килеп тулганнар – мәйданда алма төшәрлек урын да калмаган.
– Тархан Әхмәт ни карый? Ул да андамы?
– Аны тыңламыйлар да, ханиям! Сезне, әмир Хаҗины сорыйлар.
– Мине нигә сорыйлар дип беләсең инде? – диде тора-тора Сәлим хан.
– Олуг хан кунак кеше, кунак кеше булса да, олуг хан, олуг хан булса да, аның монда ни эше бар, кунак кешенең, диләр.
Сәлим хан, сәерсенеп, җансакчысына карап алды:
– Кара халык – кара сарык, һәй, кем бар анда! Киемнәрем китерегез, таз-комган!
Кулына таз-комган тоткан, иңенә чигүле сөлге ташлаган асрау керде.
– Йә, йә, якынрак кил, котың алынмасын, мин кеше ашамыйм, – диде Сәлим хан, асрау кызны күз-баштан уздырып. – Кем җибәрде сине? Атың бармы?
– Асрау мин, ханиям! Атым Зәмзәмбикә.
– Зәмзәмбикә! – диде Сәлим хан, кызның гәүдә-сынын янә бер күздән кичереп, бит-кулын юды, асрауның иңендәге сөлгене алгач: – Исемең матур, татлыдыр. Үзең дә шулай татлысыңдыр әле?
– Татлы булып кына кияү чыкса икән ул, ханиям! – диде кыз, чүгә төшеп, ихлас күңелдән елмайды.
– Сөбханалла, сөбханалла, кияүгә чыгасың киләме?
– Нинди хатын-кыз кияүгә чыгарга теләмәс икән, ханиям!
– Чык минем вәзиремә. Үзем димлим. Кыяфәте килешсезрәк, иллә аю түгел, адәм баласы. Аюга да кияүгә чыгалар.
– Бикә җибәрсә, чыгар идем, ханиям! – диде асрау, бер дә исе китмәгәндәй.
Сәлим хан янә асрауга күз төшереп алды. Гәүдәгә тутырган тавык кебек таза, биле булмаса да, күкрәкләре Аллага шөкер, бүрек хәтле. Вәзир Камай өчен тугандыр бу фәрештә. Әллә соң өйләндеримме үзен? Үзе кайда икән соң, кайда йөри икән күзле бүкән? Кичә булып кичә күренмәде. Сәлим хан җансакчысына карады: