Выбрать главу

– Хан, оста Дәүранның кылган языгы юктыр! – диде казый.

– Алыгыз моннан бу күзле бүкәнне! – дип кычкырды җансакчыларына Сәлим хан, казый Нисбахка бармак белән төртеп күрсәтеп. – Зинданга, зинданга үзен!

– Атам, тыел! – диде әмир Хаҗи һәм ханга таба ымсынып куйгандай итте, ләкин аны каяндыр килеп чыккан җансакчысы туктатты:

– Кирәкмәс, әмирем!

Сәлим хан берәүне дә күрмәде, берәүне дә тыңларга да теләмәде, останың кулларын бәйләргә кушты һәм җәлладка:

– Җәза шул аңа, шул! Чап башын, юкса үзеңнекен чаптырам! – дип җикерде.

Ул арада давылбазчылар дөңгер кага башладылар.

Сәлим хан аста торучы меңбаш Таймаска үзләре генә белгән ишарә ясады, шундук мәйданга егермеләп кеше күтәрелде. Җәллад аларның берсенә дә игътибар итмәде, ул үз эшен әйбәт белә иде, күрәсең. Останың күзен бәйләде дә салкын ташка башын салырга кушты. Шуннан соң гына ханга карады. Янәсе, мин әзер, әмерең бир, хан! Шул мәлдә җәлладның аркасына ук кадалды, җәллад капчык кебек бер якка ава башлады. Ниндидер мизгелдә генә югалып калган Сәлим хан ишелеп төшкән җәлладның кулыннан кылычын тартып алды да кизәнде. Кылычка ук тигәнне, кулыннан кылычның ычкынып киткәнен Сәлим хан сизми дә калды. Оста янына җансакчысы килде, тегенең күзен бәйләгән чүпрәген йолкып атты, кулларын чиште. Шулчак мәйданда Зәйтүнә пәйда булды, ул оста Дәүранның кулыннан алды да мәйданнан сикереп төште. Аңа карусыз буйсынган оста аның артыннан ташланды, һәм күз ачып йомганчы алар халык арасына кереп эределәр.

– Тотыгыз, тотыгыз үзләрен! – дип кычкырды әле булса исенә килә алмый торган Сәлим хан.

Ләкин аны берәү дә тыңламый иде инде. Каршы өй түбәсендә Җик Мәргән күренде.

– Сәлим хан! – дип кычкырды ул, бугаз җыртып. – Сәлим хан, кузгалма!

Меңбаш Таймас кешеләре уратып алган Сәлим хан каршы өй түбәсендәге Җик Мәргәнне күрде. Җик Мәргән җәясенә ук элгән, керешен тарткан. Хан белә иде: кирәк икән, кешенең күзенә тигезә ала мәргән. Үзе бирде мәргән атын һәм бик белеп, кеше күзенә тигезә алуына инанып.

– Кан коймый гына каладан чыгып китсәгез иде, олуг хан!

– Коралга! – дип кычкырды Сәлим хан һәм үзе оранчы артына посты.

Шул мәлдә үк оранчының күкрәгенә мәргәннең угы кадалды. Меңбаш Таймасның азатлары ханны, каплап, әмир өенә алып керделәр. Сарай ишекләре бикләнгәч кенә, Сәлим хан меңбаш Таймаска кызы Назлыгөлне һәм асрау кыз Зәмзәмбикәне Кабан күле буена алып төшәргә кушты, ә үзе яшерен юлдан Арча капкасына юнәлде.

Меңбаш Таймасны гади киемгә киенгән азатлары Кабан күле буендагы чатырына китереп җиткергәндә, көн төн вакытыннан авышып бара иде инде. Чатырына керүгә, түр якта, үзенең мендәренә кырын төшеп, кымыз чөмереп яткан вәзирен күрде дә Сәлим хан яшелле-зәңгәрле тавыш белән бакырып җибәрде:

– Хайван, капкорсак, бирән беткән, мин анда кыл өстендә йөрим, ә ул кымыз чөмереп ята. Яу, яу чык калага! Халык баш күтәрде. Асарга, кисәргә, турарга, ут салырга калага, ут!

Вәзир Камай ничек торганын, ничек чатырдан чыгып киткәнен, күл буенда балык тотып утырган Баян баһадир янына ничек килеп җиткәнен сизми дә калды. Ул тотлыга-тотлыга баһадирга хан әмерен җиткерде. Ә үзе хан атын һәм үз атын чатыр янына алып килде.

Баян баһадир җитәкләгән гаскәр Нугай капкасына ташланды һәм кирмәнне камауга ала башлады. Арча капкасында дистәләгән ясавыл гына торып калган икән, аларны чәнчеп-кадап, хан гаскәре Арча капкасы аша калага тула башлады. Китте калада гаебе булганны да, булмаганны да кадау, кисү, укка алу. Әмир Хаҗи урамына хан гаскәренең ертавыл азатлары килеп кергәч кенә, халык тарала башлады. Монда халык сарайның ишекләрен ваткан, өелешеп эчкә кереп бара иде инде. Урамны иңләп килгән хан азатларын күрде дә халык качарга кереште. Кай арададыр бирегә килеп җиткән Сәлим хан ат өстеннән:

– Турарга, тапарга, чәнчергә! – дип акырып торды.

Урам үле гәүдәләр белән чуарланды, чыр-чу, аһ-ваһ килә-килә, халык йортларга тулды, биек коймалар аша ишегалларына сикерде. Күп тә үтмәде, хан азатларына таш ява башлады, каршы чыгучы – коралланырга өлгергән кала кешеләре күренде.

Сәлим хан угланы әмир Хаҗи сараена җитте. Ханның ике ягында ике җансакчысы, аларның кулларында кисәү агачлары, ханның бер сүзе белән өйләргә ут сала башлаячаклар иде. Ул да түгел, Болак буе ягында ишелеп, күккә күтәрелеп килгән төтен күренде. Утсыз төтен булмыйдыр, Сәлим хан як-ягына күз ташлады. Ут салырлар, Назлыгөлне алып чыгып өлгерделәрме? Меңбаш Таймас алып китәргә өлгермәгән хәлдә ошбу өйдә үз кызын да яндырачак иде. Хәзер инде Сәлим хан угланы әмир Хаҗи һәм килене Акбикә турында уйламады. Кылынасы кылынган иде, баш киселгәч, бүрек турында кайгыртмыйлар.

Кинәт сарай капкалары ачылды, хан азатлары каршында Бачман баһадир азатлары пәйда булды. Алар күп, ишегалды тулы иде. Хан янында йөзләп азат калды, Баян баһадир төп көче белән Болак буйларын яндырып йөри. Бачман баһадирны китте диделәр, ә ул монда. Димәк, угланы алдаган булып чыга. Сәлим хан бертын ни кылырга белми торды. Орышу турында сүз дә булырга тиеш түгел иде. Бачман баһадир аларны сытып-изеп китәчәк. Ул арада кай тарафтандыр атка атланган угланы әмир килеп чыкты. Әмир атын юырттырып атасы янына килде: