Выбрать главу

– Атам, син калама килеп зур гөнаһ кылдың! Каламны яндырырга керештең, кан койдың. Атам, синең моннан тизрәк китүең хәерлерәк булыр! Яныңдагы азатларыңны калдырырсың. Явызлык явызлык китерәдер. Җик Мәргән! Урап алыгыз, тулганага алыгыз хан азатларын!

Шулчак, егермеләп азаты белән чаптырып, Таймас меңбаш хан янына килде, аннан чатта тагын йөзләгән азат күренде. Сәлим хан кылычын суырып чыгарды:

– Азатларым, алга!

Суеш, кырыш китте. Әмир Хаҗиның атын кысрыклап, сарай диварына китереп сыладылар. Кемдер аңа сөңге атты, әмир чак кына тайпылып өлгерде. Шулай да хан азатларын Җик Мәргән ишләре урап алганнар икән инде. Сәлим хан уртада калган.

– Хан, атам, Җик Мәргән минем баһадирым, мин аңа ышанып гаскәрем тапшырдым! – диде әмир Хаҗи. – Бирелегез!

Өермәдәй килеп чыккан Баян баһадир азатларын күрми калдылар. Җик Мәргән азатлары икегә аерылды, берише Баян баһадирга каршы китте. Ләкин Баян баһадир аларны мәчет ягына таба чигенергә мәҗбүр итте, әмир Хаҗи мәргән янәшәсендә иде. Ул кылычын суырып чыгарды да:

– Ур-ра! Алга! – дип, Баян баһадирга ташланды.

Хан баһадиры туктап калды, ул нидер аңлап бетермәде, ахрысы. Шулчак, баш очында кылычын болгый-болгый, Сәлим хан якынайды. Хан артыннан Таймас меңбашлары иярде.

– Туктагыз, тукта! – дип кычкырды ул, тамагы җыртылыр дәрәҗәгә җитеп. – Туктагыз, кан коймагыз!

Кылыч-сөңгеләрен, чукмарбашларын әзер тоткан азатлар бер мәлгә тынып калды. Баян баһадир чаптырып хан янына килде.

– Хан, баш күтәрүчеләрне Кабан күле янына җыйдык. Әмерең бир! – диде.

Моны ишеткән Җик Мәргән чаптырып хан янына килде.

– Баян баһадир, син аларны азат итәрсең. Хәзер үк ямчың аша боерырсың да өйләренә кайтарып җибәрерсең! – диде.

Орыш, кисеш, чәнчешне күп күргән Баян баһадир тирә-якка күз төшереп алды һәм әмир өй түбәсендә җәясенә ук салып торган әмир азатларын күрде дә, янындагы таныш йөзгә игътибар итмәстән, ямчысын чакырып алды һәм кычкырып:

– Кабан күле буендагы баш күтәрүчеләрне өйләренә кайтарып җибәрергә! Хан әмере! – дип кабатлады, гәрчә хан аңа бу боерыкны бирмәсә дә.

Җик Мәргән Сәлим ханга карап алды. Хан, баһадирының әмерен раслап, ияк кенә какты.

– Хан! – диде Җик Мәргән. – Мин сезгә сөенче әйтәм. Янымда кем торуын күрәсезме? Апанай. Ул сезгә сөенче китергән. Урыс кенәзе Олы Оя Всеволод кул астындагы ишләре кыпчак ханы Янтак һәм энегез Мөхәммәтгалимбәк белән Болгарга яу чыккан. Кенәзләр Идел буйлап корабларда төшә, кыпчаклар яр буйлап түбәннән менә. Сезгә, хан, тизрәк Бөек калага кайтырга кирәк! Ашыгыгыз! Апанай, расла сүземне!

– Кодрәтле хан! – диде Апанай.

Шулчак Баян баһадир азатлары арасыннан берәү аны укка алмакчы итте. Иллә өлгерә алмый калды, үз аркасына ук килеп кадалды. Азат ияреннән сүзсез генә ишелеп төште. Сарай ишекләре ачылды, аннан утызлап укчы чыгып басты, җәя керешләре тартылган, хан җансакчыларына төбәлгән иде. Укчылар арасында Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә дә бар икән, ул алгарак чыкты да:

– Кергән капкадан чыгып китүегез хәерлерәк булыр, ханиям! – диде.

Ханның җансакчысы ирдәүкә кызны укка алырга итте, әмма өлгерә алмый калды, үз аркасына ук килеп кадалды. Сәлим хан хәтта аның ягына таба әйләнеп тә карамады, ат башын каерып борды да Нугай капкасына таба чапты. Аңа Баян баһадир азатлары иярде.

1980–1989