Выбрать главу

– Чалбай хан эткә табына иде, алостаз Дәян, – диде, алостазны гаҗәпләндереп, Илтотар шаман.

– Мине беләсең, шаман!

– Беләм, алостаз Дәян, Төн илләре белән сәүдә итү өчен Кубрат хан атамны Өске Кирмәндә калдыра. Атам олуг ханга күп еллар хезмәт итте. Атам үлгәч, Кубрат ханнан ярлык алу өчен, Фанәгүргә юл чыккан идем, Чалбай ханга тап булдым.

– Шаман, минем иманым Тәңре, син үзең дә Тәңредән иман алган кеше, ничек эт башына табынган Чалбай ханга хезмәт иттең?

– Алостаз Дәян, минем теләгем изге иде: Чалбай ханны Тәңре йоласына тарту. Өлгерә алмадым, башын салды, – диде шаман һәм, күтәрелеп, ишеккә юнәлде, шунда кисәк туктап: – Баһадир, бер киңәшем бар сиңа: ышанма Рум тимерчесенә. Ул кеше сурәтенә табына. Кеше сурәтенә табынган кеше – кеше үтерер.

– Алостаз Дәян, шаманны мин синең карамакка тапшырам. Югалтма, ул кирәк миңа.

– Баш өсте, баһадир. Әйдә, – диде шаманга алостаз Дәян һәм якасыннан тотып алып чыгып китте.

Баһадир уң кулы Ташбулаттан төптимерчене чакыртты. Төптимерче, рөхсәт сорап, түргә узды.

– Илтотар шаман сиңа зарлана, Агасике.

– Яман кеше ул, баһадир. Хәйләкәр төлке. Төлке дә төлке, шаман да төлке. Кирмәндә йөздән артык грек яши, чиркәү кебек өйләре бар. Шунда изге йортка кереп, Христос сурәтенә әтәч канын сипте, мине Чалбай ханнан астыртмакчы итте. Һөнәрем генә коткарып калды: ханга моңа кадәр күзе күрмәгән матур хәнҗәр ясап бирдем. Шуннан соң гына ирек алдым.

– Шаманны нишләтергә киңәш итәсең?

– Ирек богаулаган – далада бозаулаган, баһадир. Яшәсен, грек туганнарым гына кимсетелмәсен.

– Мин аны тыярмын, төптимерче. Тынычланып кит…

– Игелекле бул, баһадир.

Агасике чыгып китәргә өлгермәде, түр якка эт тиресеннән сырма тегеп кигән, чәченә төрле төстәге чүпрәкләр таккан, теше коелып бетүдән ияге чыгып торган карчык килеп керде. Керде дә баһадирның аягына егылды:

– Баһадир, алма минем каравыш кызларым. Үзеңә буйсынырмын. Каравыш кызларың карап яшәрмен.

– Кем бу? – дип сорады Ташбулаттан Илбарыс.

– Убырлы карчык, багучы, юраучы, ырымчы кортка. Чалбайның каравыш кызларын карап торган.

– Чалбайның?! Багучы! Бакмый торсын әле. Әй, тор әле, убырлы карчык, аягыңа бас. Тыңла, каравыш кызларың минем алыпларыма кирәк. Мин аларны иртәгә алыпларыма кияүгә бирәм. Иртәгә Кызкуыш туе уздырабыз. – Нидер исенә төшеп, баһадир Ташбулатка күз кысып көлемсерәп куйды: – Сине дә кудыртырбыз, кортка.

– Куучы булса! – дип көлде Ташбулат.

– Ә шаман? Шаман үз көчендә кебек әле миңа, Ташбулат… Чыгар үзен, Ташбулат…

– Баһадир, ул Чалбай хан куйган эт башын сорый, – диде Ташбулат.

– Бир үзенә эт башын… Бетте, Ташбулат. Беркемне дә кертмә. Ял итәбез. Иртәгә җыен.

Өйдә берүзе калгач, баһадир ишекле-түрле йөри башлады. Мичтә күмер пыскый, шәмдәлләрдә май бетеп килә, ятарга вакыт. Баһадир Мангыш тархан сәкесенә менеп ятты, сәке башындагы кеш тиресеннән тегелгән юрганны өстенә япты. Ташбулат керде, идәнгә урын җәйде, ятты һәм шундук йокыга китте.

Ә баһадирны йокы алмады. Урман ягында бүреләрулаганы, аюлар үкерешкәне ишетелә – чалбайлыларның мәетләрен ботарлыйлар.

Йөрәк кысылып куйды. Чалбайлыларны да күмдерәсе булган. Өлгерә алмадылар…

Баһадир әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнеп ятты, йокы килми дә килми. Бер атнамы, дүрт-биш көнме, кайтыр атчабар, Кубрат хан хәбәр алыр! Өске Кирмән болгарлар кулында. Олуг хан грек сәүдәгәрләрен янә Өске Кирмәнгә җибәрер, Төн илләреннән алынган тауар төягән олауларны баһадир үзе каршы алыр. Өске Кирмәндә яңадан сәүдә эшләре җанланып китәр.

Йокыга талыр алдыннан баһадирның күз алдына хан кызы Чәчкә килде. Чәчкәнең зур күзләрендә тиңе булмаган матурлык, илаһи дөнья, бер Илбарыс кына аңлаган сер тулып ята иде. Чәчкәнең әнә шул серле карашын үзендә тою белән әллә нишләп китәр иде баһадир.

Илбарыс баһадир йокы аралаш каравыл торган алыпларныңтукмак тавышын ишетә, әмма тавыш ерагайганнан-ерагая бара иде…

– Баһадир, баһадир, уян, көн туа! – дип уятты аны уң кулы Ташбулат.

Илбарыс күзләрен ачты. Яктырып беткән иде инде. Сикереп торды, тиз-тиз киенде дә су буена йөгерде. Каравыл алыплар елга як капканы ачканнар, юынырга төшүче алыпларны куәтләп торалар. Баһадирны күрүгә шым булдылар.

Елга буенда халык күп иде инде. Барысы да юына, су чәчрәтеп уйныйлар, шаяралар. Баһадир өстеннән кыска күн сырмасын салды да тез тиңентен суга керде, ахылдый-ухылдый билгә кадәр юынды, аннары сөртенде, итек-сырмасын киде, кирмәнгә юнәлде.

– Хәерле иртә, баһадир!

– Хәерле иртә, Агасике!

– Баһадир әйбәт йокладымы?

– Бик әйбәт, Агасике.

– Адәмнәрне үтерә белгәч, җирләргә дә кирәк иде, баһадир. Аллаһы Тәгаләнең каргышы төшүе бар. Алла хакына боер мәетләрне җыярга…