Выбрать главу

Илбарыс бу турыда бер тапкыр гына уйламый. Чынлап та, кемне күмделәр икән? Бәлкем, бу курганда бабабыз Атилла алыплары ятадыр!.. Алай дисәң, Атилла Ерак Көнбатышка китеп барган, дип сөйләнде төптәңре.

Кинәт Илбарысның күз алдына Мангыш тарханның курганы килде. Мангыш тархан белән болгар алыпларын да бик кадерләп, яннарына коралларын, ризыклар куеп, хәтта атларын да куеп күмделәр. Теге дөньяда да ат кирәк бит кешегә. Җәяү йөрмәс бит анда, ди төптәңре.

Баһадир урман кырына җитте, ап-ак каеннарны күрде дә таң калды. Матур булып тезелеп киткән иде каеннар. Түзмәде баһадир, урманга кереп, берничә каенны сыйпап карады. Итил буенда яшәгән төркиләр бу агачны «каен» диләр, ә кайберәүләре «аккаен» ди. Аккаен, Аппак. Матур исем. Әллә соң ханшаның исемен шушы агачтан алганнармы?.. Кубрат хан сараенда Аппакка ияреп килгән җитен чәчле кызлар булды. Соңыннан ханша аларны берәм-берәм болгарларга кияүгә биреп бетерде.

Борылды да баһадир алыплары янына кайта башлады. Шунда ул елга буена килеп чыкты. Елга буенда ике-өч хатын кер чайкый иде. Баһадирны күрделәр дә, чырылдап, куаклар арасына кереп постылар. Баһадир адымын кызулата төште. Хатыннар кер чайкый, димәк, якын-тирәдә генә җәйләү йә торак өйләр бар…

Шунда аның янына Ташбулат йөгереп килде.

– Синең кашкаң утлап йөри әнә, баһадир.

– Мин атым эзләмим, Ташбулат. Әйт әле, Ташбулат, нинди халык яши бу төбәктә?

– Баһадир, шуны да белмисеңме? Без Болгар җәйләүләрендә. Туры маҗарларга китәбезме?

– Әйе, Ташбулат. Боерык бир, атларны иярләгез, кузгалабыз.

Баһадир кашкасына тавыш бирде:

– Бах-бах! Кашкам! Фию-ю!

Хуҗасының сызгыруын ишетүгә, кашка, томырылып, иясе янына чабып килде.

Кузгалып киткәч, Дәян белән рәттән баручы шаманны куып җитте баһадир.

– Илтотар шаман, нигә бу якта күптөрле агач үсә икән? Җәйләү чоры узгач, биредәге болгарлар малларына ни ашаталар?

– Үлән чабалар, аны киптереп, җыеп өяләр, баһадир. Болгарлар моны угорлардан өйрәнде, баһадир. Кешеләр җыеп ашаган үләннәр дә күптөрле: кузгалак, юа, әче какы, суган, кәбестә, балтырган, тагын әллә ниләр шунда. Урман-әрәмәләрдә күптөрле җимешләр, җиләк өлгерә. Шомырт, балан, миләш, гөлҗимеш, әллә ниткән җир гөмбәсе… Үләсе килми кешенең.

– Шаман, Төн илләрендә җәй бик кыска була, диләр. Алар ни ашыйлар соң?

– Болан сыеры ите, балык. Кан эчүчеләр дә бар.

– Канны нигә эчәләр? Ант иткәндәме?

– Канны тешләре коелмасын өчен эчәләр, баһадир. Кан эчмәсәләр, аларның тешләре чери.

– Хатын-кызлар ни ашый?

– Ир-ат ни ашый, шуны ашый, баһадир.

Илбарыс аръякта поши күрде, урман сыерын шаман да күреп алды.

– Тиздән кичүгә җитәбез, аръякка чыгабыз, анда күп очрый урман сыеры, баһадир. Маҗарларның җәйләүләре аръякта.

– Шаман, синең белмәгәнең юк. Шаман түгел син, чәчән. Әйт әле, шаман, син миннән куркасыңмы?

– Хаким иткән – хөкем иткән; тели икән, адәм затын ятим иткән, баһадир.

– Син шаман гына түгел, Илтотар, син чәчән-шаман. Мин сине хөкем итәргә җыенмыйм. Киресенчә, мин синең ярдәмеңә мохтаҗ, шаман. Бу яклар минем өчен ят. Биредәге кешене урман-сулар урап алган. Ә мин далада үскән кеше. Далага чыгуга, мин шашам, эчемлек эчкәндәй исерәм. Биредә мин үземне начар хис итәм, шаман.

– Өйрәнерсең, баһадир. Әнә тәүге болгарлар өйрәнделәр бит. Килгән мәлдә Кубрат хан калдырган баһадир да, зуррак аланга килеп чыгуга, күкрәген тутырып сулыш алыр идедә, җилләнеп, атын чаптырып китәр иде. Соңга таба урман-болыннардан кайтып кермәс булды, һавасы шифалы, ди торган иде. Әнә әйбәтләп тирә-ягыңа кара әле, баһадир. Очар кошлар бала чыгара. Көзен җылы якларга китсәләр дә, яз янә әйләнеп кайталар. Мин сине аңладым, баһадир. Сагышланудан бу. Илеңдә сөйгәнең калгандыр, шуңа күңелең барсын да күрә. Тынычлан, баһадир. Ул бары тик бер сине ярата. Беләм, куркуың бар. Үтәр ул. Уйла, уйла, баһадир, җирең турында, кызың турында, илең турында уйла. Чалбай хан әнә кая күзе карый, шунда яу чапты. Чапты-чапты да әнә эзләгәнен тапты. Җире барның— иле бар, иле барның— өе бар, өе барның – көе бар, көе барның— җөе бар, җөе барның – туе булыр, туе барның— улы булыр, улы барның— кызы булыр, кызы барның— тозы булыр, тозы барның— йөзе булыр, йөзе барның— күзе булыр, күзе барның— сүзе булыр, сүзе барның – теле булыр, теле барның— сере булыр, сере барның – уе булыр, уе барның— юлы булыр, баһадир. Нык басып йөр, җәйләүләр Кубрат ханныкы.