Выбрать главу

Кенәзгә биш адым, өч адым калды, баһадирның йөрәге кага башлады. Кан-кызыл төскә буялган калкан һәм аның өстендә яткан кылыч тоташ бер төскә әверелде. «Бәхил бул, Чәчкәм, Тәңре безнең язмышларны үзенчә хәл итте. Баһадирың онытма, мин үлгәндә дә сине уйлап үләм. Безне аера алмаслар, без синең белән оҗмахта очрашырбыз. Без изге җаннар идек».

Соңгы мәлдә генә, кенәзгә ике-өч адым калгач, баһадир уң кулы Ташбулатка таба борылды, аңа таба атлады. «Мин сиңа бирмим кылыч-калканны, кенәз, үзем биргән кылыч белән үзең үк башым кисәр идең. Мин аны үземнең мәргәнемә бирәм. Синең шымчың булса, минем башым чабар, булмаса, сиңа ташланыр», – дип уйлады баһадир, торган саен йөрәге ярсына баруын тоеп.

– Уң кулым Ташбулат! – диде баһадир, мәргәнгә җитүгә.– Бу кылыч-калканны мин, каенатаң илен сакларсың, дошман белән дусны аерып чабарсың дип, сиңа бирәм. Игелекле итеп ал, мәргән!

Сынау үткән төбәкне чолгап алган алыплар җиңел сулап куйдылар. Уң кулы мәргән калкан белән кылычны баһадир кулыннан алды, артында басып торган җансакчысына тапшырды, үзе, колачын киң җәеп, баһадирны кочты.

Олуг кенәз кам таягын күтәрде, шаулаша башлаган алыплар шым булдылар.

– Баһадир, угорда гореф-гадәт болай ди: туфракны алсаң— син бу җиргә яшәргә килгәнсең, ипине алсаң – кунагым булырсың, кылыч-калканны алсаң – кылычтан китәрсең. Кылыч күтәреп килгән кылычтан китәр, ди угор. Син кылычны алдың, баһадир!

Сынау төбәген боҗрага алган угор алыплары сөңгеләренә ябыштылар, янә җәя керешләре тартылды.

«Менә үлем сәгате дә килде, һавада козгыннар юк… Аксакаллар ялгыша, козгыннар сизми калган орышлар да була икән», – дип уйлады баһадир, Ташбулатның җансакчысы кулында яткан кылычка күз төшереп алды. Әйе, аны тиз генә ала алмаслар.

Шулвакыт олуг кенәз аксакаллар белән нидер киңәшеп алды. Аннары ул янә кам таягын күтәрде.

– Бөек Болгарның Кубрат хан баһадиры Илбарыс! Ташбулат мәргән минем киявем булу сәбәпле, син сынауны дөрес уздың: кылычны, минем җирләрем, урман-суларым сакларга дип, аңа бирдең. Инде йола буенча, баһадир, яр башындагы тагын бер әйберне алып бир!

Баһадир җиңел итеп сулап куйды һәм зур-зур адымнар белән ярга таба атлады. Алар угор җирендә калмыйлар. Ул хәзер белә инде, туфракны алмас, ипине алыр. Баһадир ипине алды, әмма кире борылды, бер уч туфрак та эләктерде һәм кенәзгә китереп бирде.

– Син кунак, баһадир, – диде кенәз. – Иллә бер уч туфрак нигә?

– Бер уч туфрак уң кулым Ташбулатның угор җирендә калуын аңлатыр, олуг кенәз.

Кенәз бу җавапны, күрәсең, бөтенләй көтмәгән иде, кам таягын кисәк һавага чөйде.

– Аксакаллар, алыпларым, Бөек Болгар баһадиры Илбарыс минем иң олы кунагым булыр! – дип кычкырды.

Калганы бик тиз эшләнде. Кич белән кенәз сараенда зур мәҗлес булды. Мәҗлестә баһадир олуг кенәзгә Кубрат хан бүләген – көмеш чүлмәкне тапшырды. Кулына көмеш чүлмәкне алгач, кенәз, башта соклануын яшермичә, бик озак әйләндерә-тулгандыра карады, аннары баһадирга биленнән кылычын салып бүләк итте. Мәҗлестә грек эчемлеге юк, әче бал гына иде. Шушы әче балга өйрәнеп киткән грек Агасике варварларның гореф-гадәтләреннән исән калу хөрмәтенә күбрәк эчеп ташлаган иде. Ул, урыныннан торып, баһадир янына килде, сөенечен уртаклашты, аннары аш-су китерүче сары чәчле, зәңгәр күзле угор кызларын кочакларга үрелде. Әмма тегеләр, матур һәм буйсынучан елмайсалар да, җитез генә аның кочагыннан шуып чыктылар, серле елмаюлар ташлап, үз юлларына китеп бардылар. Агасике кенәз янына барырга кыяр-кыймас тора иде, эчеп алгач, аңа таба кузгалды, мәгәр кенәзнең җансакчылары аны ипләп кенә янәдән үз урынына китереп утырттылар. Мондагы мәҗлес тә, кенәз үзе дә, аның серле сынаулары да, сары чәчле кызлары да ошады аңа. Хак анысы: су буенда котны алдылар, аның каравы ахыры әйбәт – кунак итәләр.