Выбрать главу

Олуг кенәз аягүрә басты. Кулында – агач җам, җам алтын тасмалар белән билләнгән. Агасике дә торып басты, мәҗлескә күз ташлады. Вәт хикмәт, әгәр дә мәгәр туган иле Румда хатыны, балалары булмаса, ике дә уйламый ул шушы варварлар илендә калыр иде. Агасикенең янәшәсендә алостаз Дәян утыра. Төптимерче бу кешене яратып бетерми. Артыгы белән күп белә, акыллы. Акыллы – акыллыны, җүләр җүләрне яратмас, ди. Хәзер дә ул аңа ләм-мим сүз әйтмәде. Ә бит сөйләшәсе килә.

– Кунаклар! – диде олуг кенәз. – Ышбу җамнарны кунаклар хөрмәтенә эчеп куйыйк. Мин ышандырам болгар баһадирын: кичекмәстән угор сәүдәгәрләре Өске Кирмәнгә юл чыгарлар.

Барысы да эчеп куйдылар. Ашчылар ризык-нигъмәт китерә башладылар. Иң түргә, кенәз белән баһадир каршына, ат башы китерелде. Ат башы – йола билгесе.

Балны артыграк эчеп алган Агасике:

– Бу дөньяда бердәнбер Алла – Изге Христос, – дип атылып чыкты.

– Юк! – диде аңа каршы моңа кадәр дәшми-тынмый утырган алостаз Дәян. – Тәңре – бердәнбер Алла. Дөньядагы бөтен җан иясен Тәңре яраткан.

– Юк! – дип, кай тарафтандыр килеп чыкты угорлар шаманы.

Моңа кадәр күренмәгәч, барысы да шаманга борылып карадылар.

– Юк, Агасике, Алла бер Изге Христос кына түгел, бер Тәңре генә дә түгел, дөньядагы һәммә җанны аю яраткан. Ул бар нәрсәгә дә ия, урманга да, елга-суларга да.

Олуг кенәз кулын күтәрде, тынычланырга кушты.

– Мин сезгә бер сорау бирәм, Агасике, алостаз Дәян, хөрмәтле шаманым. Ярый, дөньядагы барлык җан иясен Изге Христос, Тәңре, аю яратты ди. Әмма Христосны, Тәңрене, аюны кем яратты икән?

– Алла, – диде грек Агасике.

– Тәңре, – диде болгар Дәян.

– Аю, – диде угор шаманы.

Олуг кенәз кам таягын күтәрде:

– Агасике, моны ничек исбат итә аласың?

– Олуг кенәз! Аллаһы Тәгалә барлык җан иясен булдыргач, адәм баласын ясый, дөньяда йолалар күбәеп киткәч, Аллаһы Тәгалә Изге Христосны халык арасына җибәрә. Изге Христос ялгышкан халыкларны изге юлга төшәргә өнди. Аны явызлар тоталар да, агачтан тәре ясап, кул-аякларыннан кадаклыйлар. Христос җан бирә, әмма ул үлми, җаны күккә аша.

– Күрдеңме инде, грек Агасике, күк-кояш икән бит олуг Тәңреләрнең олугы! – дип сикереп торды алостаз Дәян.

– Кояшны да, айны да, дөньядагы бар нәрсәне дә аю яраткан. Кояшны, айны ул күлдән алып күккә ата, – дип, үзенекен тукый шаман.

Олуг кенәз уйга калды. Аюны, җир-күкне кем яраткан? Алла, ди Агасике, Тәңре, ди болгар Дәян… Алланың үзен кем яраткан икән соң?.. Кеше үземе?.. Әйе, катмарлы, һәркем үз Алласын мактый, һәркемгә үз Алласы, үз йоласы кадерле.

Кубрат хан угор җирләрен яулагач, олуг кенәз илендә Тәңре йоласына димләргә берәүне калдырды. Ә инде ул димләүче халыкны көчләп үз йоласына табындыра башлагач, угорлар аны, кул-аякларын бәйләп, урманга илтеп ташладылар. Алар аңа болай диделәр: «Синең йолаң өстен икән, аю сиңа тимәс, инде йолаң ялган икән, аю сине ашар. Исән кайтсаң, йолаң кабул итәрмен, аю ашаса, бигайбә, Тәңрең кичерер». Тәңре динен угорлар арасында таратырга калдырылган болгарны урманда аю ашады. Шул хәлдән соң угорлар үз йолаларында калырга булдылар. Кубрат ханга бу хәбәр барып җитсә дә, угорларга алай җибәрмәде. Бер сүз белән: «Аюга табынган угорларга төптәңре җибәрмәгез, табынсыннар үз йолаларына», – диде. Кубрат ханның бу сүзләрен, әлбәттә, олуг кенәзгә җиткергәннәрдер, бәлкем, шуңа болгарларны якты йөз белән каршы алгандыр кенәз.

Болгарларны олуг кенәз Сура елгасына кадәр озата килде. Елгага җиткәч, баһадир атыннан төште, кенәз янына килде, бил бөгеп, аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте.

Олуг кенәзгә баһадир ошады, күрәсең, атыннан төште дә муенына таккан аю сурәте төшерелгән, алтын җепләр белән чигелгән бөтиен кунак муенына такты.

– Ак юл сиңа, баһадир. Бөти сине төрле афәтләрдән саклар, – диде.

12

Соңгы ике елда греклар, урам-урам булып, Фанәгүргә күчеп утыра башладылар. Греклар – оста һөнәрчеләр, кулларыннан килмәгән нәрсә юк, җимеш үстерәләр, эчемлек ясыйлар, икмәк игәләр. Элек утрак болгарлар кырларына арыш, арпа, тары, карабодай гына чәчәләр иде, греклар аларга бодай алып килделәр. Әйе, греклар – бар яктан да оста халык. Әмма алар яу чапмадылар, җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрүне яратмадылар, Фанәгүргә килә башлагач та, грекларның бу гадәтләре Кубрат ханга ошады. Белгәннәрен эшләсеннәр, матур-матур әйберләр ясасыннар, таратсыннар Болгарның данын – сәүдә итсеннәр. Соңгы вакытта болгарлар да җәйләүләргә бик йөрми, кайберләре греклар кебек үк утрак яши башлады. Аерма шунда гына иде: болгарлар Тәңрегә табынса, грекларның яше-карты сурәткә табына. Әйдә, табына бирсеннәр.

Көннәрдән бер көнне Кубрат ханга патрикий Симеон килеп керде. Кич иде инде, кояш баеп килә, әмма сарайда якты иде әле. Дин әһеле килеп керде дә ханга баш орды, аннары ияреп килгән колына табгач ефәгенә төргән әйберне сүтәргә кушты, хан каршына куйдырды. Каршындагы кол тотып торган сурәтне күрде дә Кубрат хан, әкрен генә тәхетеннән күтәрелә башлады. Искитәрлек хәл иде! Аңа ханша Аппак карап тора. Ул шулхәтле чын һәм ихлас итеп ясалган ки, гүя, авызын ачып, ханына дәшәр сыман иде.