Выбрать главу

– Кем кулы ясады бу сурәтне?

Патрикий Симеон кулларына карады. Олуг хан барысын да аңлады, янә елмаеп куйды. Патрикий Симеон ханнан мондый ягымлылыкны көтмәгән иде, күрәсең, тәхеткә якынрак килде. Әмма бик үк якын килергә аңа Кубрат ханның кавханы ирек бирмәде.

– Шуннан гына әйт сүзең, – диде кавхан, ишетелер-ишетелмәс кенә.

– Сөйлә, – диде хан, аның авыз ачып сүз әйтергә кыймый торуын күреп.

– Бу сурәтне чиркәүгә куярга булдык, олуг хан. Ханша Аппак бер дә Мәрьям анадан ким түгел икән…

Олуг ханның күңеле күтәренке иде, сынап патрикий Симеонга карады, үз итеп, авыз чите белән генә елмайды.

– Чиркәүгә куярга исәбең?

– Шушы атнада, олуг хан, синең изге теләгең искә алып, Фанәгүрдә яшәгән греклар (христианнар дияргә кыймады патрикий Симеон) чиркәү чаңын ишетәчәкләр. Бу икона Аппакка багышлап язылды, чиркәүгә куелыр, олуг хан. Аны карарга бөтен Фанәгүр…

– Рәсем миндә калыр, Симеон. Чиркәү өчен икенчене ясарсың.

– Син әйткән кылыныр, олуг хан. Өлгертә алсам… – Симеон ханга бил бөкте, чыгар ишеккә чигенә башлады.

– Истәлекче! – диде хан. – Утыр, яз. Христианнар саны белән алты йөз дә кырыгынчы елда, Тычкан елында, Фанәгүрдә чиркәү эшли башлады. Чиркәү башы Симеонга олуг хан Изге Христос рухы Болгарга килгән көнне чаң кагарга рөхсәт бирде.

Олуг хан янына кавханы килде, кыеп, сүз сорады, Кубрат хан аңа ияк кагып рөхсәт итте.

– Олуг хан, бу хәбәрне ишеткәч, төптәңре үзе яклы кавханнар белән сарайга килер. Тәгәрәп киткән йомгакны җебеннән тартып җыеп булмый.

– Килсен, – диде олуг хан, кавханы ягына карамый гына. – Килә бирсен. Ахыр чиктә греклар да болгарларны данлар, Кубрат ханны да.

Бүген, чынлап та, Кубрат ханның кәефе әйбәт иде. Иртәнге яктан гына аңа Илбарыстан хәбәр ирештерделәр: баһадир Өске Кирмәнне алган, Чалбай ханның башын кисеп, Фанәгүргә җибәргән. Баһадир үзе маҗарлар белән угорларга җыена икән.

Моннан өч-дүрт ел элек грекларга чиркәү салырга рөхсәт биргәч, хан янына төптәңре Ирсан килеп кергән иде. Ул, күрәсең, Кубрат хан моңа барыр дип башына да китермәгән иде. Шуннан түгәрәк бер нәтиҗәгә килде бугай төптәңре: хан чынлап та картайган, зиһене-акылы таркаулана башлаган. Әүвәл башта ул өлкән кавханнар белән сөйләшергә булды, һәммәсенә кереп, Кубрат ханның картаюын, зиһене чуала башлавын, аның урынына илханнарның берсен утыртырга кирәклеген сиздерде. Төптәңре Ирсанның, алай ук тәфсилләп сөйләмәсә дә, тел төбен аңлаган кавханнар теге якка да, бу якка да бер сүз әйтмәделәр. Өлкән кавхан гына, төптәңре белән килешкәндәй, ияк кагып утырды, мәгәр аның да кай якны яклавын аңлавы кыен иде.

Төптәңре Ирсан ни кылырга белми гаҗизләнде, гасабиланды. Шулай берничә көн үтте, ә ул арада кала уртасында диярлек чиркәү дивары өя башладылар. Греклар биналарны, аерата чиркәүләрне оста салалар, нык итеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Шуның өчен төптәңре тизрәк чарасын күрергә теләде. Ул көннәрдә төптәңре тәмам аштан калды, әмма һични кыла алмады. Күп уйлана торгач, сабыр итәргә булды. Әйдә, салсыннар чиркәүләрен. Салып бетерерләр, чаңнарын куярлар, иртәгә ачабыз дигәндә генә, илханнардан ут салдырыр, бөтен Фанәгүр болгарын котыртып, нигезен җир белән тигезләттерер. Әмма ул уйлаганча булмады. Әнә шулай ике ел узып та китте.

Кичә аңа таныш грек, иртәгә чиркәүне ачалар, Румнан килгән чаңнарны элделәр, диде. Бу төндә төптәңре бөтенләй йокламады. Әйе, бары бер көн. Кала уртасындагы чиркәү атна саен чаң кага башласа, болгарлар Тәңредән ваз кичәр. Чиркәү йоласы да, синагога йоласы да, Фанәгүрдә күренгәли башлаган ислам йоласы да болгарларга ят йола, барысы да кешене Алла колы дип бара. Ә кол кем? Кол – кеше күләгәсе, ике аяклы хайван. Юк, болгар беркайчан да кол булмас, Тәңре йоласы аны кол итмәс. Төптәңре болгарларны гадел юлга төшерергә тиеш. Кешене кеше итүче йола – Тәңре йоласы…

Шулай уйланып утырганда, төптәңре янына Илбарыс баһадирдан кайткан атчабар килеп керде. Сөенче әйтте. Төптәңре атчабарның учына ике алтын салды.

Илханнар барысы да Фанәгүрдә. Хәзер үк барырга да аңлатырга, үгетләргә, сорарга, үтенергә. Җәйләүләрен, ыстанкалаларын саклап калырга телиләр икән, бүген төнлә үк чиркәүне җир белән тигезләсеннәр. Шунсыз аларга җир дә, ил дә, җәйләүләр дә юк, чиркәү белән бергә үзләре дә империя канаты астында калырлар. Башкалабыз Фанәгүр әкренләп Византия империясенә әверелер.